События

Яңа Кенәрдә Садиковлар гаиләсе кубогына волейбол ярышлары узды 23.11.2023

Яңа Кенәрдә Садиковлар гаиләсе кубогына волейбол ярышлары узды

Узган якшәмбе, 19 ноябрь көнне Яңа Кенәр авылының мәктәп спортлар залында ел да уздырылып килүче традицион Садиковлар гаиләсе кубогына волейбол ярышлары узды.

Әлеге уеннарның оештыручысы һәи иганәчесе – Яңа Кенәрдә гомер итүче Садиковлар гаиләсе. Әлфинур һәм Ришат Садиковлар һөнәрләре буенча икесе дә укытучылар, Яңа Кенәр мәктәбендә балаларга белем һәм тәрбия бирделәр. Үзләре кебек тырыш өч уллары һәм оныклары бар. Елга ике тапкыр спорт бәйрәмен оештыручы бу гаиләгә ярышларда катнашучылар һәм спорт сөюче җирле халык рәхмәтле.

Быелгы сезондагы беренче уеннарда Яңа Кенәр, Саба, Биектау Казаннан алты команда катнашты. Министрлар кабинеты, Татар радиосы ди-джейлары, Садиковлар гаиләсе, “Кедр”, Саба һәм Биектау командалары кызу уеннар күрсәтте. 

Спорт бәйрәмен Ришат Садиков, килгән һәр командага уңышлар теләп ачып җибәрде. Яңа Кенәр авыл җирлеге башлыгы Әгъзәм Гайфуллин бирегә җыелганнарны Арча район башлыгы Илшат Нуриев исеменнән сәламләп, Садиковлар гаиләсенә рәхмәт сүзләрен җиткерде.   

Гадел хөкемдарлар һәм җанатарлар, уенчыларга көч биреп һәр уенны игътибар белән күзәтте. Кызу уеннардан соң, җиңүчеләр түбәндәге тәртиптә билгеләнде: 1 урын – Министрлар кабинеты, 2 урын – Биектау командасы, 3 урын – Яңа Кенәрнең “Кедр” командасы. Җиңүчеләргә кубоклар, медальләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Ришат Садиков, үз чиратында, килгән һәр командага һәм мәктәп җитәкчелегенә зур рәхмәтләрен җиткерде


Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/iaza-kenarda-sadikovlar-gailase-kubogyna-voleibol-iarysla...


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение