Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
26.04.2024
Тукай премиясе лауреатлары игълан ителде
Казан Кремлендә Татарстан Рәисе резиденциясенең Тантаналар залында Тукай премиясе лауреатлары игълан ителде.
Быел Тукай премиясе шагыйрь Ләис Зөлкарнәйгә, сынчы Кадим Җәмитовка, ТР Дәүләт хоры җитәкчесе Миләүшә Тәминдаровага һәм язучы, тәрҗемәче Борис Вайнерга бирелде.
25.04.2024
Казанбашта Гариф Ахунов укулары узды
Укулар Гариф Ахуновның купкырлы шәхес булуын исәпкә алып, төрле юнәлешләрдә оештырылды.
“Туган ягым чишмәләре” темасына рәсем ясау; туган як турында шигырь иҗат итү, Гариф Ахунов иҗаты буенча фәнни- тикшеренү эшләре язу, укытучылар өчен осталык дәресләре күрсәтү юнәлешләренә эшләр кабул ителде. Конференциядә чыгыш ясаучыларның хезмәтен мәртәбәле жюри бәяләде.
24.04.2024
Концлагерьда туган Исмәгыйль Габидуллин: «Андый хәлләр башка кабатланмасын иде»
Мин Исмәгыйль абый үз кулы белән язып биргән истәлекләрне укыгач, аның турында сезгә дә язарга булдым.
Яңа Ашыт авылы тарихын, аның кешеләрен барлый башлагач, концлагерьда туган Исмәгыйльне беләсеңме, дип сорадылар. “Ишетеп кенә беләм”, - дип җавап бирдем. Яңа Ашытта мәчет ачканда кайткач, менә бит Исмәгыйль, дип безне таныштырдылар. Мин аннан үзе, гаиләсе, авылдагы тамырлары турында язып бирүен үтендем. Менә ул дәфтәр минем кулымда. Яңа Кенәр Сабантуена үзе кайтып, миңа тапшырып китте. “Сеңлем, безнең турында да белсеннәр, тормышның кадерен белсеннәр, андый хәлләр башка кабатланмасын иде”, - дип тапшырды ул аны миңа.
23.04.2024
“Татарстанның мәдәни башкаласы“ республика бәйгесен Арча районы башлады
Узган ел шул исемдәге бәйгедә Арча районы Гран-при иясе булган иде. Җиңүче буларак, быел да аны безнекеләр башлады.
Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасында үтте ул. Районнан җиде зур автобуска төялеп дүрт йөздән артык үзешчән барды. Балалар дә, яшьләр дә, өлкәннәр дә бар иде. Гаилә елы буларак, күп балалы гаиләләр дә чакырылган һәм алар сәхнәгә чыкты.
22.04.2024
Райондашлырыбыз гаиләләре белән шашка уйнады
«Гаиләбез белән шашка уйныйбыз» турниры гаилә елы уңаеннан уздырылды
20 апрель көнне Арча укучылар сараенда районыбызның иң оста шашка уйнаучылары көч сынашты. "Гаиләбез белән шашка уйныйбыз" турниры район мәгариф идарәсе һәм «Укучылар сарае» тарафыннан оештырылды.
21.04.2024
Тирә-юнебез чиста, матур булсын!
Районда чисталык, төзекләндерү, яшелләндерү икеайлыгы бара.
1 апрельдән 31 майга кадәр. Җир өсте кардан ачылгач, бар чүп-чар күренә башлый. Тизрәк аларны җыештырып алырга иде. Арчада һәм авылларда хезмәт коллективлары, шәхси, күп фатирлы йортларда яшәүчеләр өмәләргә чыктылар. Чүп-чарны җыялар, тырмалыйлар, эрергә өлгермәгән карларны тараталар.
20.04.2024
Яңа Кенәргә көрәшчеләр җыелды
2010нчы елгы яшүсмерләр һәм алардан кечерәк яшьтәгеләр көрәште.
Казаннан спорт комитетыннан Марсель Таһиров кайтты. Идеясе һәм иганәчелек итүчесе Яңа Кенәр мәчете. Оештырып йөрүчеләрнең берсе - ветеран педагог Ришат Садыйков.
19.04.2024
Күршең шундый булсын!
Рүзәл Баязит улының үзенең дә юбилей көннәре – автотранспорт предприятиесен җитәкли башлавына 40 ел тулган.
Ике җитәкчегә дә район халкы өчен бик тә кирәкле оешмаларны таркатмый саклап кала алулары өчен рәхмәт. Бүген дә автобуслар төгәл сәгать кебек йөреп тора, МСО осталары күп фатирлы йортлар, клублар төзи. Алар төзегән биналар районыбызны, шәһәребезне бизи.
18.04.2024
Арча педагогика көллиятендә кунаклар
«Әлифба» музеенда әлифбачы Рәмзия Вәлитованың 110 еллык юбилеен билгеләп үттеләр.
Музей җитәкчесе Дамир Таҗиев юбилейга алдан әзерләнде. Әлифбачылар Рәмзия Вәлитова һәм Сәләй Вәгыйзовның укучыларын юбилейга дәште. Кайбычтан да килделәр.
Рәмзия Гыйләҗетдин кызы Вәлитова (кыз фамилиясе Баязитова, ире буенча Вәгыйзова) 1914 елның 29 мартында Стәрлетамак шәһәрендә 4 балалы гаиләдә туган.
17.04.2024
Арча районында Гаилә елына багышланган “Гаиләле ШТК” лигасының беренче туры узды
Район мәдәният идарәсе авыл җирлекләре арасында “Шаяннар һәм тапкырлар клубы” форматындагы уеннарга старт бирде
26 марттан 11 апрельгә кадәр Гаилә елына багышланган “Гаиләле ШТК” лигасының беренче туры узды.
16.04.2024
Арчада 17 ел (1989-2006) редактор булып эшләгән Тәлгать Кавиевич Гомәровны юбилее белән котлыйбыз
17 ел редактор! Авыр хезмәт. 90нчы еллар. 21нче гасыр башы еллары. Матбугатка илдәге сәясәт белән бергә атларга кирәк. Кимчелекләрне, тормыштагы уңай күренешләрне күрергә, аларны газета битләрендә яктыртырга, район җитәкчелеге белән килешеп эшләргә кирәк. 90нчы еллар СССР таркалган еллар, базар реформалары, тирән, икьтисади һәм сәяси кризис кичергән еллар.
15.04.2024
Нәсел җебем синдә, Арча!
22апрель көнне Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында «НӘСЕЛ ҖЕБЕМ СИНДӘ, АРЧАМ!» дип аталган Арча сәнгать осталары концерт-тамашасы узачак.
14.04.2024
Чисталык ике айлыгы бара
1 апрельдән 31 майга кадәр районда чисталык, төзекләндерү, яшелләндерү айлыгы бара. Кыштан язга чыкттык. Карлар да эреп бетте диярлек. Җир өсте кардан ачылгач, бар чүп-чар күренә башлый. Тизрәк аларны җыештырып алырга иде. Бүген Арча шәһәр советы башлыгы урынбасары Гүзәлия Нигьмәтҗанова, Арча шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлназ Ибәәтуллина белән рейдка чыгып кердек. Элеккеге еллар белән чагыштырганда Арча күпкә чистарды. Капка төпләренә теләсә нәрсә куймый башладык. Үз тирәбезне җыештырабыз. Чисталыкка ни җитә!
13.04.2024
“Җидегән чишмә“ белән “Яшьлек“ артистлары очрашты
Халыкара театр көне уңаеннан китапханә хезмәткәрләре педагогика көллиятендә “Театр-сихри дөнья” дип исемләнгән әдәби-музыкаль чара уздырды. “Җидегән чишмә“ Арча халык театры һәм педагогика көллияте каршында эшләп килүче “Яшьлек“ театр студиясе артистлары очрашты.
12.04.2024
Пөшәңгәрдә бердәм халык
Пөшәңгәр авылы халкының бердәмлеге һәм тырышлыгы нәтиҗәсендә бик күп эшләр башкарылган.
Махсус хәрби операция барган зонадагыларга гуманитар ярдәм җибәрүгә яшьләр генә түгел, өлкәннәр, балалар да актив кушылган.
Без Пөшәңгәр күпфункцияле үзәкнең сәнгать җитәкчесе Илүзә Шәвәлиева белән сөйләштек.
11.04.2024
Наласа авылы мәчетендә матур бәйрәм булды
Бик матур бәйрәм булды биредә. Гает намазына мәчет тулып халык килде. Читтә яшәгән авылдашлары да кайткан. Соңыннан Фәридә Галиуллина үзе дини белем биргән өченче, дүртенче, бишенче сыйныф укучылары катнашында һәм Зөфәр хәзрәт Нәҗметдинов ярдәме белән балалар өчен бәйге рәвешендә чара үткәрде. Катнашучылар башваткычлар чиште, дини сорауларга җавап эзләде, дини сүзләр язды, татар халкының дини йолаларын күрсәтте. Азан әйтү, барлык нечкәлекләрен күрсәтеп намаз уку, сүрәләр уку бәйгеләре булды. Мәдрәсәдә укучылар гына түгел, тамашачы балалар да катнашты. Әти-әниләр хуплап, алар өчен җан атып торды.
10.04.2024
Өченче тапкыр киттеләр
Ташкичүдән Тәнзилә Вәлиева белән Гөлфия Мәгъсумова өченче тапкыр махсус хәрби операция барган зонага гуманитар ярдәм илтә китте. Бу хакта безгә Тәнзилә ханым юлга чыгар алдыннан хәбәр итте.
Бу юлы без дүрт машина белән барабыз. Бер КамАЗ һәм өч җиңел машина. Бер җиңел машинаны госпитальдә калдырачакбыз, - диде ул.
09.04.2024
«Сөембикә» финалда!
Арчадан Илһамия Гыйлаҗиева җитәкчелегендәге "Сөембикә" бию коллективы Мәскәүдә булып, "Танцуй, Россия" дип аталган бәйгедә җиңү яулап кайтты. Анда бөтен Россиядән бию коллективлары җыелган.
Биючеләребез башта Сочида чыгыш ясап, ярымфиналга үткән. Һәм ярымфиналда уңышлы чыгыш ясап, финалга чыккан. Хәзер аларны тагын Мәскәү көтә.
08.04.2024
Арча Мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Ләйлә Хәкимова: «Максатыбыз – яшь алмаш әзерләү»
Арча Мәдәният йортында “Сәхнә арты” проектына старт бирелде
27 март ел да Халыкара театр көне буларак билгеләп үтелә. Осталык дәресләре, очрашулар, тәҗрибә уртаклашу... Проектның максаты шундый үзенчәлекле юл белән халык театрына яшь алмаш әзерләү.
07.04.2024
Арчалар Яшел Үәннән 11 алтын, 6 көмеш, 7 бронза медаль алып кайтты
Үткән якшәмбедә “Арча” спорт комплексында таэквондо белән шөгыльләнүче балалар Яшел Үзән районы Осиново бистәсенә ярышка бардылар. “Мангуст” спорт клубының республика турниры булды.
06.04.2024
Арча интернатыннан да яхшысы юк!
Арчаның өлкәннәр һәм инвалидлар интернаты ачылганга 22 ел
Туган көнне матур итеп билгеләп үттеләр. Казаннан Татарстан Республикасы җыр һәм бию ансамбле кайтты. Арчаның “Рус җыры” ансамбле, район ветераннар советы рәисе Рәмзия Хәмидуллина бер төркем ветераннар белән килде.
05.04.2024
Сез булганда гына өйләребез ямьле, сыйларыбыз тәмле
2024 ел Русиядә Гаилә елы дип игълан ителде. Гаиләле кешенең күңелендә һәрчак җылылык бөрки. Һәрбер гаиләнең истәлекләргә бай үткәне, буыннан – буынга күчкән гореф – гадәте була. Учакны гел дөрләтеп торган гаилә башлыгы үзенең бар тырышлыгын гаиләсенә бирә. Әлеге кайнарлыкны суытмый, күмерен чәчми – түкми саклаган гаиләнең йөрәге дә була.
04.04.2024
Райондашыбыз Габдрахман бабайга 102 яшь тулды
Симетбаш авылында туып-үскән райондашыбыз, Бөек Ватан сугышы ветераны Габдрахман ага Сафинга 31 мартта 102 яшь тулды. Ул хәзерге вакытта Казанда улы Габделнур гаиләсендә яши.
04.04.2024
Питомник клубында дини кичә үткәрелде
Плодосовхоз авыл клубында, Рамазан ае хөрмәтенә мөнәҗәтләр, вәгазьләр, догалар кичәсе үткәрелде.Питомникта яшәүче Гөлчәчәк абыстай үзе, аның шәкертләре, Питомник халкы һәм "Яшь йөрәкләр" халык вокаль ансамбле катнашты.Кичәне Гөлчәчәк абыстай дога белән башлап җибәрде, Дания апа,Фирәүзә апа, Саймә апа, Фәүзия апалар дәвам иттеләр.
03.04.2024
Арчаның яшь талантлары Йошкар-Оладан уңышлар белән кайтты
30 март көнне Йошкар-Ола шәһәрендәге Татар мәдәнияте республика үзәгендә “Чулпан” балалар иҗатының III Төбәкара биеннале узды.
Конкурста Арча сәнгать мәктәбе укучылары да актив катнашты һәм уңышларга иреште.
02.04.2024
Шушмабаш мәктәбендә түгәрәк өстәл артында һөнәр алу турында сөйләштеләр
Шушмабаш мәктәбендә “Шәхес тәрбияләүдә мәктәп һәм гаилә бердәмлеге” дигән темага түгәрәк өстәл оештырылды
Шушмабаш мәктәбенә килеп керүгә истәлек такталарына күз төшә. Алар берничә. Яңа куелганы – Шушмабаш мәктәбендә 1968-1978 елларда укыган Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Габделхәй Кәримовка багышланган.
01.04.2024
Адиләнен чираттагы җинүе. 8 нче медаль!
Укучылар сараенда шашка ярышллары булды. Тренер Хәйдәр Зәйнуллин хәбәр итә.
Укучылар арасында шашка буенча 2 нче этап район ярышларында 2015-2017 нче елгы ин кечкенэ яшьтэге кызлар торкемендэ Арчанын 6 нчы мэктэбеннэн Адилэ Хэбибуллина кабат район чемпионы исеменэ лаек булды. Бер атна элек ул шахмат буенча да беренче урынны алган иде. Шашка- шахмат буенча ул район ярышларында 8 тапкыр катнашты, 6 тапкыр чемпион калды́, 2 тапкыр 2 нче урынны алды. 2 нче сыйныф укучысы очен бик зур нэтижэ бу.
31.03.2024
Мәдәният хезмәткәрләре – ифтарда
27 мартта Ташкичү Мәдәният йортында беренче тапкыр Арча районы мәдәният хезмәткәрләренең ифтар мәҗлесе үткәрелде. Анда барлыгы 40тан артык кеше катнашты. Бу хакта гомуми җыелышта авыл клуб учреждениеләре җитәкчеләре үзләре тәкъдим итә. Арча Мәдәният йорты җитәкчесе Рамил Мөхетдинов күтәреп ала. Ташкичү Мәдәният йорты җитәкчесе Гөлфия Мәгъсумова белән сәнгать җитәкчесе Тәнзилә Вәлиева үзләрендә үткәрергә теләк белдерә. Барысы да күчтәнәчләр белән килгән иде.
30.03.2024
Арча районындагы дини яңалыклар
Мөхтәсибкә таныклык бирелде.
Әмир хәзрәт Миңнемуллин Иҗтимагый совет рәисе белән очрашты. Надия Мифтахетдинова мөхтәсибәт эшен югары бәяләде һәм район мөхтәсибенә Иҗтимагый совет әгъзасы таныклыгын тапшырды.
30.03.2024
Урта Пошалым сәхнәсендә шаянлыкта һәм тапкырлыкта көч сынаштылар
Арча районында Гаилә елына багышланган шаяннар һәм тапкырлар бәйгесе башланып китте
ШТК (КВН) Лигасы ике турда уза. Дүрт авыл җирлегендә уздырылган сайлап алу этапларыннан соң, район мәдәният йорты сәхнәсенә иң көчле командалар чакырылачак.
28 март көнне шаян һәм тапкыр райондашларыбыз Урта Пошалым мәдәният йортына җыелды. Үрнәк, Төрнәле, Күлтәс, Казанбаш, өч Пошалым, Иске Кырлай һәм Апаз авыл җирлегеннән "Каен тузлары", "Безнекеләр", "Чыбык очы туганнар", "Әп-әз" командалары чыгыш ясады.
30.03.2024
Арчада Саха республикасы (Якутия) укытучылары кунак булып китте
Саха республикасы делегациясе Арчага гел килеп тора. Бу юлы укытучылар килде балаларга белем бирү, уку шартлары, дәүләт телләрен укыту, белем бирүдәге яңалыклар белән кызыксындылар
Арчага бер төркем Якутия укытучылары – Якутск С.Ф.Гоголь исемендәге педагогика көллиятенең директор урынбасары Норгустана Иванова һәм әлеге көллият базасындагы башлангыч мәктәп укытучылары килде.
29.03.2024
Арчада Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен ифтар мәҗлесләре үткәрелә
Арча рухи-мәгърифәт үзәгендә уразаның беренче көненнән ифтар мәҗлесләре үткәрелеп килә.
Шуларның берсендә безгә дә катнашырга туры килде. Ул көнне ифтар ашын Рәшит улы Рәдис үткәрде.
28.03.2024
Чиканаслар сәхнәдә
Ана һәм хатын-кыз. Бу ике төшенчә бер-берсеннән аерылгысыз. Хатын-кызның бөтен матурлыгы ана булуда шул.
Чиканас мәдәният йортында үткән спектакльдә үзешчән артистлар тамашачыларга менә шуны җиткерергә тырышты.
27.03.2024
Арча районында Гаилә елына багышланган шаяннар һәм тапкырлар бәйгесе башланып китте
"Гаиләле ШТК"да районыбыз авыл җирлекләре гаиләләре үзләренең иҗади сәләтләрен шаянлык һәм тапкырлык аша күрсәтә. ШТК Лигасы ике турда узачак. Беренче тур авыл җирлекләрендә барса, финал өлеше Арча мәдәният йортында уздырылачак. Сайлап алу турлары Яңа Кенәр, Урта Пошалым, Утар Аты, Иске Чүриле авыл мәдәният йортларында үтә. Барлыгы 18 команда катнашыр дип планлаштырыла.
26.03.2024
Ачык дәрес
Ветеран укытучы, җитәкче урыннарда эшләгән Шәфигулла Гарипов яза.
Ачык дәресУкытучылар белән очрашканда гел мәктәп тормышы турында сөйләшәбез, ә ул бүтәнчә була да алмый. Алар күбрәк аттестация үтүләре, төрле конкурсларда катнашулары, шул максат белән ныклап хәзерләнеп ачык дәрес бирүләре турында сөйлиләр. Шул вакытта минем дә, уйламаганда, төшемә дә кермәгән көнне ачык дәрес биргәнем исемә төшә, хәтеремдәге истәлекләр яңара.
25.03.2024
Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы - 2024
«Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы-2024» Бөтенроссия һөнәр бәйгесе Казан шәһәренең «Адымнар - белемнәргә һәм татулыкка юл» полилингваль комплексы базасында узды. Дүрт көн барды. Татарстан Республикасының төрле районнарыннан килгән 20 укытучы дәрес, сыйныф сәгате, осталык дәресе, методик остаханәләр күрсәтеп, төрле яклап сыналдылар. Әлеге бәйгедә Арча 7нче мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шәфигуллина Лилия Әгъзәм кызы "Һөнәренә тугрылык өчен" номинациясендә җиңү яулады.
24.03.2024
Арча агросәнәгать көллиятенә 80 ел
Һөнәр уку йорты күпме белгечләр әзерләп чыгарган!
23.03.2024
Арчада фатирник форматындагы әдәби-музыкаль чара узды
22.03.2024
Якташыбыз Татарстан Язучылар берлеге рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнә (ВИДЕО)
Татар теле өчен җанатып яшәгән райондашларыбыз белән горурланабыз.
Курса разьездында яшәүче Әнисә Әхтәмова "Татар сүзе" Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесендә үзе язган шигырьне сөйләп, жюри рәисе, Татарстан язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулланың Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Котлыйбыз!
21.03.2024
Кайтмый калсам, көтәрсеңме?
“Җидегән чишмә” Арча халык театры яңадан сәхнәдә. Алкышларга караганда спектакль премьерасы уңышлы да үтте.
Бу юлы коллектив театр сәнгатен яраткан, шул ук вакытта бик таләпчән Арча тамашачысына Илдар Юзеевның “Кайтмый калсам, көтәрсеңме?..” исемле моңсу комедиясен тәкъдим итте.
20.03.2024
Арчада тернәкләндерү үзәгенә йөрүче балалар өчен «Сәламәтлек чаңгысы» чарасы узды
20 март көнне Арчаның үзәк стадионында районның инвалидлар җәмгыяте һәм "Өмет чаткысы" тернәкләндерү үзәге белән берлектә чаңгы ярышы узды. "Сәламәтлек чаңгысы"нда ("Лыжня здоровья") әлеге үзәктә дәваланучы балалар катнашты. Балаларга чаңгылар спорт мәктәбе карамагындагы "Чаңгы базасы"ннан бирелде.
19.03.2024
Арчалыларны Нәүрүз бәйрәменә чакырабыз
Бәйрәмгә килсәгез, үкенмәссез: бәйрәм концерты карап, халык уеннарында, мастер-классларда гына катнашып калмыйча, әле генә табадан төшкән тәмле коймак, кайнар чәй белән дә сыйлана алачаксыз.
18.03.2024
«Колакта әле дә шартлау авазы яңгырый»
Ташкичүдән мәдәният хезмәткәрләре Гөлфия Мәгъсүмова белән Тәнзилә Вәлиева махсус хәрби операция барган зонада булып кайтты.
Шушы көннәрдә алар район газетасы һәм “Арча“ радиосында кунакта булып китте.
17.03.2024
Элекке данны кире кайтарырга!
“Ак барс“ агрокомплексы“ ширкәтендә 2008 елда 1200 баш сыерга исәпләнгән сөтчелек комплексы ачылу тантанасы әле бүген дә күз алдында.
Анда Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев, башка бик күп кунаклар катнашты. Тантана барышында яшенләп, күкрәп болыт килде, чиләкләп яңгыр коя башлады. Минтимер Шәрипович шунда сыер савучы хатын-кызларны түрәләр өчен әзерләнгән палатка эченә чакырып алды. Тантананың калган өлеше онытылса да, күпләр әлеге вакыйганы бүген дә искә алып сөйли.
16.03.2024
Сайлаулар: тарихка күз салыйк...
Гөберчәк М.Мәһдиев музее җитәкчесе Халидә Габидуллина сөйли.
- Элек тә сайлау көнен бәйрәм рухында үткәргәннәр. Ул көндә дус-туган, яшьтәшләр бергәләп, матур киемнәр киеп, сайлауга барганнар. Моны раслаучы берничә фото Мөхәммәт Мәһдиев музее фондында саклана. Рәхимҗанов Гәрәй өйдә сайлаучылар янына ящик белән китеп бара. Гәрәй абый заправщик, склад мөдире колхозда. Ул вакытта Куйбышев ис.колхоз. 1975-1980 еллар.
15.03.2024
Искәндәр Юзаев: «Зыянны киметү өчен әзер булырга кирәк»
Су басу чорында гадәттән тыш хәлләр министрлыгының гамәлләре, ничек әзер булырга һәм бу чорда үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында Арча районындагы янгын - коткару бүлеге начальнигы Искәндәр Илнар улы Юзаев белән әңгәмә кордык.
14.03.2024
Арчада «Балкыш» фестиваленең зона этабы узды
Арча район Мәдәният йортында ветераннар арасында һәвәскәр башкаручыларның «Балкыш» VIII республика фестиваленең зона этабы узды.
Чарада Арча, Әтнә, Теләче, Биектау, Балык Бистәсе районнарыннан килгән үзешчән артислар, иҗат коллективлары катнашты.
13.03.2024
Айваннар бәйрәм итә белә (ВИДЕО)
Бик күңелле булды, дип хис-тойгыларның чик-чамасы булмады. Бәйрәмгә чакырып торганда кырык эшеңне 40 якка ташлап барырга кирәк. Синең өчен бәйрәм оештыралар бит!
12.03.2024
Илһам һәм Шәүкәт Вәлишиннар: «Башкала сәхнәсендә чыгыш ясау безнең өчен үзе зур дәрәҗә»
Илһам Вәлишинның үзе иҗат иткән (сүзләре дә, көе дә аныкы) “Яшьлегем урамнары” җырын (Илһам гитарада уйнап җырлады, Шәүкәт илһамланып баянда уйнады) тамашачы яратып кабул итте.
Бу талантлы якташларыбыз белән без “Арча” радиосында очраштык һәм үзебезне кызыксындырган сорауларга җавап эзләдек. Беренче булып безнең әлеге җырның тарихы турында ишетәсе килде.
11.03.2024
Арчабызга 4 Россия чемпионы кайтты!
8-9 нчы март көннәрендә Казанның "Ак барс" көрәш сараенда 13-14, 15-16, 17-18 яшьлек егетләр арасында көрәш буенча Россия беренчелеге узды.
10.03.2024
“Балкыш” – ветераннар өчен чын бәйрәм
Быел да үзешчән башкаручы ветераннар, пенсионерлар арасында “Балкыш” республика фестиваленең район туры булып үтте.
Катнашучыларның һәрберсе сокланырлык чыгыш ясады, көчле алкышларга лаек булды. Әмма бәйге булгач, алар арасыннан да иң яхшыларны гына сайлап алырга туры килде. 23 февраль Ватанны саклаучылар көне уңаеннан район Мәдәният йортында үткәрелгән концертта без аларның чыгышларын карап, хозурланып утырдык.
Нәрсәсе белән мәхәббәт яулый ветераннарыбыз? Алар бөтен йөрәкләре, күңелләре, җаннары-тәннәре белән бирелеп чыгыш ясый. Җиңү дә кирәк, сүз дә юк. Әмма алар, беренче чиратта, ул хакта уйламый, бөтен булган хис-тойгыларын тамашачыга җиткерергә тели. Менә шуның белән күңелне биләп ала, үзенә тарта.
09.03.2024
Якташыбыз татар бәлеше белән мәскәүләрне шаккатырды
Арча станциясендә яшәүче Марина Минһаҗева федераль каналларның берсендә баручы “Битва шефов” кулинар шоуда катнашты. Сайлап алу турында ул шефларны татар халкының милли ризыгы – бәлеш белән шаккатырды.
08.03.2024
8 нче март – Халыкара хатын-кызлар көне белән!
8 март – Халыкара хатын-кызлар көне – иң якты, матур бәйрәмнәрнең берсе. Язның беренче бәйрәме уңаеннан кояш кебек ягымлы, игелекле, аяз көн кебек якты күңелле, чәчәктәй гүзәл затларыбызга күңел түреннән чыккан ихлас котлау сүзләрен һәм иң изге теләкләремне җиткерәм.
07.03.2024
«Казан арты» музеенда МХОда катнашучыларның әниләре, хатыннары белән очрашу узды
Язның иң матур бәйрәме – 8 март Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан музеебызда махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызның әниләре, тормыш иптәшләре белән җылы очрашу оештырылды.
06.03.2024
«Арча йолдызлары-2024» бәйгесе җиңүчеләре бүләкләнде
“Созвездие-Йолдызлык” ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең зона турлары алдыннан районыбызда “Арча йолдызлары” район бәйге-фестивале үткәрелә
4 март көнне район мәдәният йортында "Арча йолдызлары-2024" бәйгесенең гала-концерты узды. Сайлап алу турларында лауреат исеменә лаек булучы йолдызчыклар бүләкләнде биредә.
05.03.2024
«Казан арты» музеенда Хәмит Латыйповның «Тукайга багышлау» исемле күргәзмәсе ачылды
Бу юллар шагыйрь һәм рәссам Хәмит Нәҗип улы Латыйповныкы. Аның иҗатында киң далада искән җилләр дә, хыял канатларында очкан яшьлек тә, күк катындагы бәхет тә, куе карурман эчендәге серлелек, саф һәм тыйнак ярату һәм, әлбәттә, һәр картинасында фәкать шагыйрь-рәссам гына тудыра алырлык сихри моң бар. Ул моңда халкыбызның шанлы тарихы, авыр, сикәлтәле язымышы, куе төсләр белән генә бирелгән матурлык һәм киләчәккә өметне күрәбез.
04.03.2024
Наласа яшьләре көрәшчеләргә велосипедлар да бүләк итте
Күптән түгел яшүсмерләр арасында “Ялкын“ журналы призына көрәш бәйгесендә безнең район командасы 1нче урын яулады.Үз үлчәү авырлыгында Әнгам Мөхетдинов (Наласа), Ислам Искәндәров (Арча) батыр калдылар.
Укучы яшьләрнең бу зур уңышы. Һәр җиңү – ул зур тырышлык нәтиҗәсе. Әмма һәр спорт төрендәге кебек, көрәштә дә даими шөгыльләнүдән тыш, ярышларда катнашып тәҗрибә туплау да мөһим. Бу уңайдан безнең яшь көрәшчеләребез бик бәхетле. Соңгы елларда нәкъ менә яшүсмерләр арасында районда көрәш бәйгеләре даими үткәрелеп тора.
02.03.2024
Иң хөрмәтле кешеләр сез!
Узган атнада район Мәдәният йортында күңелләргә хуш килерлек тантана булды
2023 ел Россия Федерациясе Президенты В.Путин Указы белән “Укытучы һәм остаз“ елы дип игълан ителгән иде. Әлеге тантанада районда шушы елда мәгариф өлкәсендә башкарылган эшләргә йомгак ясадылар, алдынгы педагогларны, игелекле остазларны бүләкләделәр.
02.03.2024
Якташыбыз Гафур Каюмов тууына 65 ел (1959-2018)!
Гафур Каюмов 1959 елның 2 мартында Татарстан АССРның Арча районы (хәзерге Яңа Кенәр авыл җирлеге) Яңа Сәрдә авылында туган. Яңа Кенәр мәктәбендә укыган. 1979 елда Казан театр училищесында актерлык осталыгы бүлегенә укырга керә. Укуын тәмамлауга, аны Республика күчмә театрына эшкә чакыралар. 1990 елдан 1997 елга кадәр ул – Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты.
01.03.2024
Казан артистлары Арчаның өлкәннәр һәм инвалидлар йортында
Бүген, 1 март көнне ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле солистлары Арча өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында бәйрәм концерты белән чыгыш ясады. Артистларның чыгышын, һәрвакыттагыча, өлкән тамашачылар җылы кабул итте һәм көчле алкышларга күмде
29.02.2024
Арчаның В.Ф.Ежков ис. 1 мәктәбе шаккатырмый калмый
1нче мәктәптә Гаилә елына багышланган күргәзмә белән таныштык, аннан актлар залында концерт карадык. Искиткеч булды бу чаралар. Мәктәп директоры Эльмира Нәзыйховна Сафина үзе дә күргәзмәне яратып һәм сокланып карады. Менә бит, нинди безнең әти-әниләр һәм балалар!
28.02.2024
Габделхак Касыймовны котлыйбыз
«Гостехнадзор»ның Арча районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторының хезмәте югары бәяләнде.
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов коллегия утырышында "Гостехнадзор"ның Арча районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Габделхак Касыймовка озак еллар агросәнәгать комплексында намуслы хезмәте өчен Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Д.Патрушевның Рәхмәтен тапшырды.
27.02.2024
Фәрит Минхаиров: «Туризм - күп җанатарлар җәлеп итми торган спорт төре»
Минхаировның "Минем тормышымда туризм" китабының презентациясе булды.
Фәрит Фәтхи улы - спорт туризмы буенча легендар тренер, ул соңгы 50 елда 9 спорт мастерын һәм чаңгы туризмы буенча спорт мастерлыгына 14 кандидат әзерләүче шәхес. Ул бу өлкәдә эшләгән хатирәләре белән уртаклашты һәм үз китабыннан хикәяләр укыды.
26.02.2024
Кубок Субаш Аты командасында
Олимпия уеннарына тиң финалда 3:2 исәбе белән өч ел рәттән чемпион булган Хәсәншәех командасын отып Субаш Аты хоккейчылары район башлыгы кубогын яулады.
Бу кечкенә генә Субаш Аты өчен чын мәгънәсендә зур җиңү. Шуңа җиңүчеләрне котларга бозга бөтен авыл халкы чыкты дисәң дә була.
25.02.2024
Арчада «Запорожец»ларда ярышлар булды
"Запорожец" машиналарында ярышлар үткәрү Арчада матур традициягә әверелде. Ел саен февраль ахырында оештыруда ул. Көннең нинди булуына карамастан, халык та күп җыела. Бүген дә бик күп килгәннәр иде.
24.02.2024
Айван авылында Рамил Әскаров истәлегенә волейбол ярышлары булды (ВИДЕО)
Айванның яшьләр командасы, Айванның "Ветераннар-1", "Ветераннар-2" командалары, Казанның 183 кимназиясе һәм Арча үзәк хастаханәсе командалары ярыша. Ярышлар каты бара. Уңышлар телик үзләренә. Нәтиҗәләр. Айван авылының "Ветераннар-1" командасы 1нче, Айванның яшьләр командасы - 2нче, Арчаның ЦРБ командасы 3нче, Казан командасы 4нче, Айванның "Ветераннар-2" командасы 5нче урынны алды.
23.02.2024
Егетләр көч сынаша
Кәче мәктәбендә Ватанны саклаучылар көненэ карата "Ягез эле, егетлэр!" конкурсы уткэрелде. 5-9 нчы сыйныф егетлэреннэн торган "Батырлар" һәм "Патриотлар" командалары турникта тартылу, идәннэн этелу, аркан тартышу буенча һәм төрле эстафеталарда көч сынаштылар. Молодцы, егетләр!
22.02.2024
Район Мәдәният йортында Укытучы һәм остаз елы тәмамлануга багышланган тантана булды
22 февральдә район Мәдәният йортында Укытучы һәм остаз елы тәмамлануга багышланган тантана булды. Анда район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов катнашты.
21.02.2024
«Наласа азаны» бәйгесе үтте
" Наласа мәчетендә "НАЛАСА АЗАНЫ" бәйгесен уздырдык. Әлеге чарада катнашучы һәркемгә олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Марсель Әхмәдуллин һәм Марсель Вагыйзовка Аллаһның рәхмәте булсын! Алар бәйгедән соң балалар белән осталык дәресләре дә үткәрделәр, азанны дөрес, тәҗвидле, төгәл, аһәңле әйтергә өйрәттеләр.
20.02.2024
Арчада Халыкара туган тел көнен билгеләп үттеләр
Бүген Арчаның “Казан арты” тарих-этнография музеена килгән кунаклар “Тел бистәсе” әдәби-акыл уенында көч сынашты. Әдәбиятыбыз ядкәрләре, “Кызык кадак”, тизәйткечләр әйтү, тел чарлау, фал ачу кебек туган телебезнең байлыгына нигезләнгән күңелле уеннар әлеге бәйгедә катнашучыларның күңеленә хуш килгәндер, мөгаен.
19.02.2024
Лицейда очрашу
Арчаның Г.Курсави исемендәге күппрофильле лицеенда җирле иҗатчылар белән нык истә кала торган, чын мәгънәсендә җанлы очрашу булып узды. Мин нәниләр өчен язган шигырьләремне укыганда балалар хисләнделәр, фикерләрен белдереп, үзләре дә катнашып утырдылар. “Селкетеп” дигән шигырьнең эчтәлеге буенча физзарядка да ясап алдык. Марсель Шәрәпов баянда уйнап җырлады, аңа укучылар кушылды.
18.02.2024
Замананың шаян әдибе Носыда
7 нче февраль көнне Шушмабаш мәдәният йортында Шушмабаш җирлегенә кергән китапханәләр, мәктәп белән берлектә Татарстан Язучылар берлегенең Шәйхи Маннур, Абдулла Алиш, Муса Җәлил премияләре лауреаты, әдип Ләбиб Лерон белән очрашу узды.
17.02.2024
Хәтер кыясы мәңгелек
акытны туктатып булмый- ул гел алга бара. Әфганстан сүзе күпләрне бүген дә йокыларыннан куркытып уята. Төзәлмәслек күңел ярасы, ачы хәсрәт китереп, бик күп яшьләребезнең гомерен өзеп, тарихка кереп калган Әфганстан җиреннән, хәрби көчләрнең чыгарылуына быел 35 ел тулды. Шул уңайдан Шекә авыл китапханәсендә, киң катлам укучылар өчен, “Хәтер кыясы мәңгелек” дип исемләнгән чара узды.
16.02.2024
Юбилеең белән, Роза апа!
Роза апа бөтен гомерен мәдәният өлкәсенә багышлаган шәхес. Аның тормыш юлы да гыйбрәтле. Кыю характеры, үҗәтлеге нәтиҗәсендә ул бөтен кыенлыкларны җиңеп чыга ала. Заманында Арча Мәдәният йортын җитәкләде, аны гөрләтте ул. Роза апа кул астында эшләп, аннан үрнәк алган һәм бик күп нәрсәләргә өйрәнеп калган өлкәннәр дә, яшьләр дә котлады ул көнне Роза апаны.
15.02.2024
Бүген Арчада әфганчылар җыелды (ВИДЕО)
Башта Арча үзәгендәге Әфган сугышынды һәлак булучыларга куелган һәйкәл янына җыелдылар. Район башлыгы Илшат Нуриев та килде. Һәйкәлгә чәчәкләр салдылар. Арча сәнгать мәктәбендә матур һәм дулкынландыргыч очрашу булды. Район үзешчәннәре эчтәлекле концерт куйды. Сугыш һәм тынычлык, әниләр турындагы җырларны күз яшьләрсез тыңлап та булмый...
14.02.2024
Район мәдәният йорты хезмәткәрләре «Арча» радиосы белән берлектә «Гашыйклар тукталышы»н уздырды
Гашыйклар көненә багышлан «Гашыйклар тукталышы» проекты быел Арчада икенче тапкыр оештырылды
Мәдәният йорты хезмәткәрләре очраклы рәвештә туры килгән алты кешене истәлекле бүләк биреп куандырды бүген. Бүләк алу өчен көн дәвамында "Арча" радиосын тыңларга һәм алып баручы әйткән урынга беренче булып барып җитәргә генә тиеш иде.
13.02.2024
Райондашларыбыз «Ел укытучысы-2024» конкурсының зона этабында катнашты
10 нче февральдә «Ел укытучысы-2024» конкурсының зона этабы узды. Конкурс сынаулары үз эченә «Дәрес фрагменты» һәм «Мастер - класс»ны алган иде.
Инглиз теле укытучысы Кәбирова Ләйсән Ильяс кызы һәм башлангыч сыйныфлар укытучысы Сәйфетдинов Ришат Фәннур улы жюри әгъзаларын һәм башка конкурсантларны үзләренең искиткеч энергетикасы, һөнәр белән мавыгулары, стандарт булмаган фикерләүләре белән таң калдырды.
12.02.2024
Урта Курсада күпләр бүләк алды
Узган шимбәдә Урта Курса авыл җирлегенә кергән авылларда яшәүчеләрнең җыены булды. Анда район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов катнашты.
Җыелышта хуҗалык белгечләре, ширкәт җитәкчесе, авыл җирлеге башлыгы башкарылган эшләр турында чыгыш ясадылар.
11.02.2024
Рафаил Төхфәтуллинның тууына 100 ел
Шул уңайдан Арча үзәк китапханәсендә китапханәчеләр, мәдәният хезмәткәрләре, укытучылар, “Каурый каләм” әдәби-иҗат төркеме белән матур бер искә алу кичәсе булды.
09.02.2024
Укыган догалар аларның рухларына барып ирешсен
Арчадан әфганчы Илнур Яруллин хәзерге вакытта яңадан махсус хәрби операция барган зонада. Үз төркемендә мәгълүматлар җибәреп бара.
Луганскида госпитальдә булды, егетләребез, командирлары белән очрашты, аралашты. Хәзерге вакытта ул Ростовта. “Ниһаять, бүген йокладым. Алда бик авыр эш көтә. Аннан юлга чыгам. Йөк белән”, – дип язган иде.
09.02.2024
Райондашыбызга дәрәҗәле исем бирелде
Күпьеллык намуслы хезмәте өчен "Арча муниципаль районы идарәче компаниясе" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директора Әһлиев Илдус Коттус улына "Татарстан Республикасының атказанган торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирелде.
08.02.2024
Яңа Кенәр мәктәбендә футбол буенча осталык дәресе үтте
«Без 2022 елда Россия футбол берлеге тарафыннан оештырылган “Мәктәптә футбол” (“Футбол в школе”) проектында катнашкан идек», дип хәбәр итте районыбызның Яңа Кенәр мәктәбе директоры Хәмбәл Зарипов
Яңа Кенәр җирлеге физкультура-спорт юнәлешендә элек-электән алга киткән төбәк. Әле дә биредә төрле ярышлар, спорт чаралары еш үткәрелә. Волейбол, хоккей, милли көрәш, гимнастика буенча түгәрәкләр дә даими эшләп килә. Регби буенча укучылар командасы Россия күләмендә уздырылган ярышларда катнашып, призлы урыннар да яулады.
07.02.2024
Түбән Оры мәдәният йорты җитәкчесе Ләйсән Бәйрәмова авыл халкына рәхмәтен белдерә
Түбән Оры авылы халкы мобилизациянең беренче көненнән үк махсус хәрби операция зонасындагы егетләргә ярдәм күрсәтә.
“Мәдәният йорты җитәкчесе Ләйсән Бәйрәмова оештыра бу эшне. Авыл халкы бик теләп кушыла. Искиткеч актив, олы җанлы, изге күңелле кешеләр яши биредә. Аңа һәм барлык авыл халкына газета аша рәхмәт җиткерергә иде”, – дип шалтыратты безгә Яңа Кенәрдән волонтер Вагыйзә Әгъләмова.
06.02.2024
«Пошалым чаналары-2024» фестивале кунакка чакыра
Тиздән фестиваль янә кунаклар җыярга әзерләнә. Шул хакта Пошалым чаналарын дөньяга танытучы Рөстәм Закиров белән әңгәмә кордык.
05.02.2024
Һәммәсенең теләге бер: тиз арада солдатларыбыз җиңү яулап исән-имин өйләренә әйләнеп кайтсын
Тиз арада солдатларыбыз җиңү яулап исән-имин өйләренә әйләнеп кайтсын. Ә әлегә һәркем кулыннан килгәнчә хәрбиләргә ярдәм кулы сузарга тырыша. Бу сүзләр социаль челтәрдә Шекә авыл китапханәсе төркемендә күзгә чалынды. Китапханә җитәкчесе Гөлшат Локманова белән элемтәгә кердек.
05.02.2024
Арчаның “Нур” балалар һәм яшүсмерләр телестудиясенә 15 яшь
Бүгенге көнгә кадәр “Нур”лылар тарафыннан 300 телепрограмма, 1000 телесюжет, 25 кыска вакытлы фильм, 20 социаль ролик, 3000 интервью эшләнгән.
04.02.2024
«Арча Арена» боз сарае бүген ничек яши?
Без “Арча Арена” Боз сараендагы хоккейчылар уңышларын ишетеп, күреп торабыз. Хоккей гынамы, ял көннәрендә кичләрен тимераякта дәртле музыкага күмәк шуулар яшьләрнең очрашу урынына әйләнде, хәтта ул хәрәкәтле, фигуралы шуулар дискотеканы хәтерләтә.
03.02.2024
Чиканас авылы халкы махсус хәрби операция барган зонага өченче тапкыр ярдәм җибәрде
Чиканас халкы элек-электән ярдәмчел, миһербанлы. Ветеран укытучы Рәйсә Мөхәммәтҗанова гел шулай дия торган булган.
Махсус хәрби операция барган зонадагы якташларыбызга ярдәм итүгә дә алар бердәм кушылды.
Өченче тапкыр инде бөтен Чиканас халкы бер булып, иң кирәк әйберләрне җыеп, туплап, үз исемнәреннән ярдәм оештырып җибәрә.
02.02.2024
Арчада “Студентлар десанты” Бөтенроссия акциясе узды
Акция барышында Арча районы буенча бүлегенә Арча гуманитар-техник техникумы студентлары килде.
Россия Эчке эшләр министрлыгының бүлек җитәкчесе урынбасары-шәхси состав белән эшләү бүлеге җитәкчесе полиция капитаны Римма Нурмөхәммәтова эчке эшләр бүлегенең ветераннар советы рәисе Һашим Гарапшин, ЮХИДИнец имтиханнар бүлеге җитәкчесе полиция капитаны Радис Гарифуллин, полиция капитаны Ранил Шәмсетдинов, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча дәүләт бюджет идарәсенең Арча районы буенча бүлекчәсе җитәкчесе Энҗе Мөхәммәтҗанова белән берлектә студентлар алдында чыгыш ясады.
01.02.2024
Рәхмәт сезгә авылдашлар!
Бүген Иске Айван авылы китапханәсе каршында эшләп килүче авылыбызның "Ак калфак" татар хатын - кызлары иҗтимагый оешмасының чираттагы җыены бераз икенче төрлерәк узды. Махсус хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы ир - егетләребезгә ярдәм йөзеннән (80 йомыркадан) кулдан кисеп өй токмачы кисү өмәсе оештырдык.
31.01.2024
Арчадан Илдус Сәгъдиевка орден тапшырылды
Арча педагогика көллияте җитәкчесе Гөлнара Гарипова белән сөйләшеп алдык.
- Казаннан кайтып килеш. Укытучылар һәм остазлар елының йомгаклау чарасы булды, - диде ул. - Бүген бездә зур бәйрәм. Татарстан Республикасы Рәисе хезмәт ветераны, районның шәрәфле гражданины Илдус Сәгъдиевка Дуслык ордены тапшырды. Үзе мактау сүзләре дә җиткерде."Без аның белән Арчада бергә эшләдек. Ул педучилище директоры, мин райпо рәисе идем. Мин аны бик яхшы кеше, яхшы оештыручы буларак беләм", - диде ул.
30.01.2024
Бүген якташыбыз, Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты Айдар Фәйзрахмановның туган көне!
Бүген, 30 гыйнвар көнне якташыбыз Айдар Фәйзрахмановның туган көне! “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасы Сезне туган көнегез белән котлый!
Айдар Файзрахманов (Айдар Фәйзрахманов) 1955 нче елның 30 гыйнварендә Татарстан республикасының Арча районы Урта Бирәзә авылында туа. Кечкенәдән җырчы булырга тели. Мәктәпне бетерүгә, Айдар Казан дәүләт гуманитар-педагогика университетына укырга керә, 1976нчы елда аны уңышлы итеп тәмамлый. Соңыннан Казан Дәүләт кончерваториясенә кереп, аны 1981нче елда бетерә.
29.01.2024
Югары Оры клубында
Югары Оры авыл клубында мәктәп балалары һәм яшьләр арасында шашка ярышы булып үткән. Андый чара биредә ел дә үткәрелә икән. Традициягә әверелде. Балалар дә бик телә катнаша.
28.01.2024
Яңа Кенәрдә гаилә спорт фестивале узды
Бүген Яңа Кенәр авылында ТР Хоккей федерациясе тарафыннан оештырылган "Әтиемне, әниемне һәм хоккейны яратам" дип исемләнгән гаилә спорт фестивале узды.
Фестиваль ачылышында Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриев, ТР Хоккей федерациясенең башкарма
директоры Кирилл Голубев катнашты.
27.01.2024
Соңгы могиканнарның берсен котладык
Иске Кырлай авылына легендар шәхес Миннефәр Дәүләтбаевны 75 яшьлек юбилее белән котларга бардык
Таза, матур йортның капка төбендә юбилярның улы, районда билгеле, абруйлы шәхес Зөлфәт көтә иде.
– Элекке вакыт булса “Бу йортта атказанган колхозчы Миннефәр Әсхәдулла улы Дәүләтбаев яши“ дигән язу булыр иде, – дим.
26.01.2024
Арчаның 7 нче мәктәбендә олимпиада җиңүчеләрен һәм призчыларны котладылар
24 декабря в МБОУ «Арская средняя общеобразовательная школя №7» прошла церемония награждения победителей и призёров муниципального этапа Всероссийской олимпиады школьников. Здесь чествовали тех, кто стремится к знаниям, кто осознает важность получения качественного образования. Это, несомненно, "золотой фонд" школы, её гордость!
25.01.2024
Гомәр Бәширов укулары
Арчаның 7нче мәктәбендә үтте. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Шәмсетдинова яза.
24 гыйнварда Арчаның 7нче мәктәбендә Татарстанның халык язучысы Гомәр Бәшировны искә алу, аның иҗатын өйрәнү һәм олылау максатыннан II районара Г.Бәширов укулары үтте. Олуг язучыбыз татар халкының озак гасырлар тупланган бай һәм катлаулы юлында онытылмас урын алган якты янучы йолдызларыбызның берсе, күренекле татар язучысы, фольклорчы, Гаяз Исхакый, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты.
24.01.2024
«Балкыш» балкуын дәвам итә
"Балкыш" фестиваленең район этабы бара. Хәсәншәех Мәдәният йортында Шушмабаш, Үрнәк, Апаз авыл җирлекләре үзешчәннәре чыгыш ясады. Искиткеч чыгышлар, талантлы өлкәннәребез сокландыра. Берсеннән берсе осталар, сәхнәдә суда йөзгән кебек тоталар үзләрен. Молодцы.
23.01.2024
«Балкыш» фестивалендә (видео)
Төбәк Чокырча авылында яшәүче Гөлфия Рысаева нәфис сүз сөйли. Әнгам Атнабаев язган «ХӨББЕНИСА ӘТӘЧЕ» поэмасын.
Гади генә сөйләү түгел бу. Театральләштерелгән сөйләү. Республика күләмендәге фестивальнең район этабында оста итеп чыгыш ясап, Гөлфия Рысаевая диплом белән бүләкләнде.
22.01.2024
Арча районында кар көрәү өмәсе узды
Бүген, 22 гыйнвар көнне, иртәдән оешма, учреждение, предприятие территорияләрен, җәяүле йөри торган урыннарны чистарту максатыннан өмә уздырылды. Эшкә һәркем көрәкләр алып килде.