Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
18.08.2023
Төзегәннең киләчәге бар
15 августта район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов белән шул объектларда булдык.
Мәдәният өлкәсенә килсәк, быел Сөрде мәдәният йорты ныклап төзекләндерелә. “Гранд-Мастер“ ширкәте биредә эшләрне төгәлләп килә, тышта территорияне төзекләндерү белән мәшгульләр. Шәп чыккан, балкып тора мәдәният учагы!
17.08.2023
Шәхесләр белән бизәлә туган як тарихлары
“Казан арты” тарих-этнография музее “Туган ягым - яшел бишек” проекты кысаларында оештырылган “Шәхесләр белән бизәлә туган як тарихлары” исемле күргәзмәне велоэкскурсиядә катнашучы яшьләргә тәкъдим итте. Күргәзмә районыбыз үсешенә зур өлеш керткән, күренекле Арча ягы шәхесләренә багышланган. Велоэскурсиядә катнашучылар , шулай ук оештыручылар күргәзмәне зур кызыксыну белән карадылар.
16.08.2023
“Оялмыйча йөзгә кадәр яшә инде”
Асия апаның күзләре күрә, колаклары ишетә, аяклары йөри, әлегә кадәр хәтердән зарланмаган, соңгы вакытта гәҗит укый алмый башлаган, шуның өчен борчыла.
Шекә авылында яшәүче Асия апа Шәйхиевага йөз яшь тулды. Олы юбилеен ул балалары, оныклары, оныкчыклары, туганнары арасында билгеләп үтте.
15.08.2023
Бар бала да букчалы булды
Апаз урта мәктәбендә “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!“ акциясе кысаларында матур кичә үтте.
Бирегә быел Апаз авыл җирлегендәге мәктәпләргә беренче сыйныфка керәчәк балалар, аларның ата-аналары чакырылган иде.
14.08.2023
Киләчәктә дә бергә булыйк
2023 елның икенче яртыеллыгына “Арча хәбәрләре” район газетасына 3233 кеше язылды. Бу узган елның икенче яртыеллыгына караганда күпкә артык.
13.08.2023
Арча стадионында физкультурачылар көне билгеләп үтелде
Бу бәйрәм профессиональ спортчыларныкы гына түгел. Аны иртән йөгерүчеләр дә, гимнастика белән шөгыльләнүчеләр дә, велосипедта йөрүчеләр дә билгеләп үтә ала. Россиякүләм Физкультурачы көне быел 12 августка туры килде
12.08.2023
Күлтәснең Күлтәсие бар!
Татар халкының йөзек кашлары булган язучыларыбыз Габдулла Тукай, Галиәсгар Камал, Гомәр Бәширов, Сибгать Хәким, Гариф Ахунов, Мөхәммәт Мәһдиев, мәгърифәтчеләр Габделнасыйр Курсави, Шиһабетдин Мәрҗәни белән беррәттән атала торган тагын бер якташыбыз бар әле безнең. Сүз Шәмсетдин Күлтәси турында бара һәм, дөресен әйткәндә, аның кем икәнлеген белүчеләр аздыр.
11.08.2023
Арчалар сәяхәттән кайтты
Укытучылар, тәрбиячеләр, техник хезмәткәрләр... Ташламалы юлламалар белән автобуста Мәскәүгә, Санк-Петербургка, Төньяк Кавказга, самолетта Абхазиягә, теплоходта Түбән Новгородка, әле яңа гына автобуста Чабаксарга бардылар.
10.08.2023
Рәмзия - районда бердәнбер хатын-кыз комбайнчы
Арча районындагы бердәнбер хатын-кыз комбайнчы «Ташкичү» ширкәтендә эшли.
8 августта район башлыгы урынбасары Алсу Мөхәммәтова, район хатын-кызлар Советы рәисе Альмира Гатауллина Рәмзия Хәбибуллина белән басуда очраштылар. Альмира Гатауллина аңа Рәхмәт хаты, бүләкләр тапшырды.
Рәмзия ире Рәдиф белән озак еллар комбайнда эшли. Аларның бергә гаилә коруларына 35 ел тулды. Киләсе елга икесенең дә юбилейлары булачак.
09.08.2023
Истәлек тактасын ачу
Арчаның халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинаты хезмәткәрләре һәм РСФСРның атказанган халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү хезмәткәре Фәтхрахман Хәкимовка багышланган истәлек тактасын ачу чарасы узды.
08.08.2023
Айван авылында «Авылым кичләре». Кайтып киләм авылыма.... Туган өем тарта мине...
Айван мәдәният йорты бакчасында авылдашлар җыелды. Арча станциясеннән дә килгәннәр иде. Авылдашлар күп җыелды. Афәрин, оештыручылар! Гомер буе мәдәният өлкәсендә эшләгән Гөлзилә Миңнуллинага, Айван мәдәният йорты җитәкчесе Ләйсән Ялаева һ.б. рәхмәт. Шундый матур, дулкынландыргыч очрашу булды. Казаннан артистлар да кайткан иде. Авылым кичләре Рәдиф Исмәгыйлев башкаруында "Айваным" җыры белән башланып китте. Бәйрәмне җыр, бию ансамбльләре дәвам итте.
07.08.2023
Югары Пошалымда яшәүче Рөстәм Зыятдинов: «Булышырга авылның мулласы гына килде, башка кеше күренмәде»
Югары Пошалым авылында яшәүче Рөстәм Зыятдинов башка беркемгә дә ошамаган, шуңа аны төрле кеше төрлечә кабул итә.
Мин үзем, мәсәлән, андый кешеләргә хөрмәт белән карыйм. Узган ел мин аның турында: “Кайберәүләр кебек диванга кырын ятып, көнбагыш чертләтеп, телевизор карап ятса ни була инде? Юк, һаман нәрсәдер җитми аңа”, – дип язган идем.
06.08.2023
Арчада узган велосәяхәттә 100дән артык кеше катнашты
21 июль көнне шәһәрдә велосәяхәт узды. Аның максаты шәһәрдәге велосипедчылар өчен яңа юлларны сынап карау, Арчаның тарихы һәм бүгенгесе белән якыннан танышу, аның үсешен күзаллау иде.
Ул көнне тагын бер кат велосипедта йөри алмавыма үкендем. Балачакта өйрәнергә мөмкинлек булмады, яшьлектә булганыннан да файдалана алмадым, хәзер терсәкне тешләргә соңарып барам бугай инде. Үзем ул көнне велосипедчылар арасында булып, андый тәэсирләрне кичерә алмасам да, кызыгып читтән күзәтү дә ниндидер бер рәхәтлек бирде.
06.08.2023
Безнең Ленар – чемпион!
Безгә бирү өчен, дип уйламагыз тагын, республика күләмендә 26 июльдә узган бәйгеләрдә яулап алган бүләкләре ул аның. Дәү кубок, чемпион тасмалары, Рәхмәт хатлары, медальгә кадәр бар.
Фотога төшкәндә дә үзенең кочагына гына сыймады, аңа район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек бүлеге киңәшчесе Роберт Хәйретдинов ярдәмгә килде.
05.08.2023
Мөрәледә яшәүче Әлфия апа Җәләлиева йөз яшьлек юбилеен билгеләп үтте
Узган атнада Мөрәледә яшәүче Әлфия апа Җәләлиеваның йөз яшьлек юбилеен билгеләп үттеләр. Йөзьяшәр әбине котларга Рәхмәт хатлары һәм истәлек бүләкләре белән район башлыгы Илшат Нуриев килгән иде.
04.08.2023
Ялга кайткан райондашларыбыз белән очрашу
Арча район башлыгы Илшат Нуриев 4 августта мобилизация буенча махсус хәрби операциядә катнашучы, хәзерге вакытта ялга кайткан райондашларыбыз белән очрашты.
Очрашуда район хастаханәсе, социаль яклау бүлеге, хәрби комиссариат, “Сугышчан туганлык” оешмасы җитәкчеләре катнашты.
03.08.2023
Афәрин, авылдашлар!
- Авылдашыбыз Рөстәм Зыятдинов елганы бияп, күл ясады, балыклар җибәрде, - дип сөйләде Гөлгенә. - Күлнең суы ага торган итеп эшләнде. Бүген дә анда эш бара. Авылдашлар Рөстәм Зыятдинов белән Нуриев Фирдинат кул тирәсендәге юлга асфальт җәяләр. Шулкадәр әйбәт итеп басма ясап куйганнар. Күпме хезмәт! Афәрин! Аллаһның рәхмәте булсын сезгә, авылдашлар!
02.08.2023
Урам халкы чаң суга
Илфат Шакиров: “Юл һәлакәте булып берәр кеше үлсә, шунда ук программа да барлыкка килә, акчасын да табалар”.
Арчаның Вахитов урамында район һәм шәһәр җитәкчеләре бер төркем халык белән очрашып, аларның зарын тыңлады.
01.08.2023
«Каурый каләм»нәр «ТатАрчаҖәй» ял итү аланында
Арча үзәк китапханәсе каршында эшләп килүче "Каурый каләм" иҗат берләшмәсе әгъзалары Арча педагогия көллиятендә "ТатАрчаҖәй" ял итү аланында ял итүчеләр белән очрашты. Бу аларның анда беренче генә булулары түгел. лагерьның беренче сменасы барышында да бик матур кичә үткән иде. Һәм яңадан безнекеләр төрле төбәкләрдән килеп ял итүче егет һәм кызларны үзләренең чын татар телендәге иҗатлары белән таныштырды.
28.07.2023
Арчадан «Әлифба» командасы беренче урынга лаек булды
Болгар шәһәрендә «Ага Базар» Халыкара этномәдәни фестиваль кысаларында «Аулак өй – көрәш» Төбәкара проектының финал ярышлары узды.
«Аулак өй – көрәш» төбәкара конкурсы милли мирасны баету һәм популярлаштыру, татар халкының үзенчәлекле мәдәниятен пропагандалау һәм саклау максатыннан ел дәвамында үткәрелә.
27.07.2023
Ташкичүдә «Сөлгеле капка» фольклор фестивале узды
Арча районы Ташкичү авылында «Сөлгеле капка» ачык фольклор фестивале узды. Фестивальда катнашу өчен төрле төбәкләрдән 84 коллектив гариза биргән.
«Сөлгеле капка» фольклор фестивале безнең районда икенче тапкыр үткәрелә. Узган елны 48 гариза килгән булса, быел гаризалар саны 80нән артык. Гаризалар төрле өлкәләрдән һәм якын тирәдәге Мамадыш, Питрәч, Теләче, Саба, Әтнә, Биектау районнарыннан килде.
26.07.2023
Арчада «Автоледи - 2023»тә кем җиңде?
22 июльдә Арчада хатын-кыз машина йөртүчеләр арасында «Автоледи - 2023» осталык ярышлары булды.Катнашучылар юл хәрәкәте кагыйдәләрен ничек белүләрен һәм фигуралы йөрүдә дә күнекмәләрен исбатладылар.
25.07.2023
Юбилеең белән!
Районыбызның иң абруйлы хуҗалык җитәкчеләренең берсе Рөстәм Габдуллаҗан улы Хәйруллинга 60 яшь тулды. Аны юбилее белән котларга район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин, хезмәттәшләре, дуслары килде. Район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Абдуллин юбилярга район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатын тапшырды.
24.07.2023
Кубок – Кырлайда!
Узган шимбәдә узган киңәшмәдә терлекчелектә беренче яртыеллыкка һәм июнь аена йомгак ясадылар. Район башлыгы Илшат Нуриев җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды. Күчмә кубокка “Кырлай” ширкәте лаек булды. “Яңарыш” ширкәте икенче, “Северный” ширкәте өченче урында.
23.07.2023
Катык эченнән акча эзләдем. Аны табуы бик җиңел, алу кыен икән
Питрәч урманы ул көнне гөрләп торды. Җыр-бию тынмады, уеннар, ярышлар алышынды, рәхмәт хатлары ияләрен тапты.
Узган җомгада Питрәчтә журналистлар Сабантуе булды. Быел ул икенче тапкыр үткәрелә. Узган ел Сабада булган иде.
22.07.2023
Арчада зона киңәшмәсе
21 июльдә "Игенче" ширкәте базасында игеннәрне урып-җыю, көзге чәчү һәм башка мөһим эшләргә багышланган семинар-киңәшмә булды. Анда ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары Дмитрий Яшин, Рафаэль Фттахов, район башлыгы Илшат Нуриев 11 районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре җитәкчеләре, хуҗалык җитәкчеләре, белгечләр катнашты.
21.07.2023
Арча буйлап велоэкскурсия үтте
Бүген Арчада велоэкскурсия булды.Анда велосипедта йөрергә яра канике йөздән артык кеше катнашты. Өлкәннәр, яшьләр, балалар да бар иде Спорткомплексы яныннан башланвп китте һәм шәһәрнең күп урыннарыннан үтеп, стадионда тәмамланды ул. Анда инде бергәләп коймак белән чәй эчтеләр. Шәһәр белән дә таныштылар, энергия дә тупладылар.
20.07.2023
Арчада «Автоледи-2023» бәйгесе була
Ул 22 июль көнне узачак. Үзләрен сынап карарга телүче хатын-кыз транспорт белән идарә итчеләрне көтәләр. Бәйге иртәнге тугызынчы яртыда башлана. ДОСААФ оешмасы территориясендә узачак.
19.07.2023
Алар бер-берсен бер күрүдә ошаталар
Шушмабаштан Рәмзия белән Габделфәт Кәримовларны балалары Арчага кунакка чакыра. Район Мәдәният йорты янында очрашырбыз, диләр. Менә алар Мәдәният йорты янына килеп туктадылар. Ашыкмый гына машинадан төштеләр. Ә аларны каршы алучы юк... Килеп җитмәделәрме икән?! ЗАГС мөдире Фәридә Бәхтиярова яннарына килеп, исәнләшеп, әйдәгез эчкә керәбез, дип дәште. Аптырашып иярделәр...
16.07.2023
Бергә яшәүләре бик күңелле
Парлап яшәүләре бик күңелле
Авыл җирлекләрендә яшәүче гаиләләр арасыннан 18 гаиләне сайлап алганнар икән, димәк, алар мондый зурлауга лаек.
10 июль көнне район башлыгы Илшат Нуриев һәм аның хатыны Гөлнур ханым районның иң күркәм гаиләләрен тантаналы кабул итте.
15.07.2023
Журналистлар сабантуенда
Кичә Питрәчтә журналистлар Сабантуе булды. Җигелгән атта җырлап, биеп күңелле итеп бирнә җыйдылар. Һәр редакция үз бирнәсен әзерләп килгән иде. Артистлар күңелне ачты. Урман уртасындагы аланда уенлы, ярышлы, көрәшле бәйрәм гөрләде.
14.07.2023
Урак өсте башлана
14 июльдә “Игенче” ширкәте базасында игеннәрне урып-җыюга багышланган семинар-киңәшмә булды. Анда район башлыгы Илшат Нуриев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин, хуҗалыклар җитәкчеләре, баш агрономнар, баш инженерлар, төрле хезмәтләр вәкилләре катнашты.
13.07.2023
Тренер Газинур Юнысович укучысы Алмаз белән горурлана
Арчадан Алмаз Закировны мәктәп елларыннан беләбез. "Арча"спорт комплексында таэквон-до секциясендә шөгыльләнде. Тренеры Газинур Юнусович Борханов. Без Алмазның җиңүләре турында язып тордык. Татарстан, Россия, Европа чемпионы! Әтисе Илфат Закиров районның таэквон-до федерациясе рәисе. Аның ярдәмен һәрчак тоеп торалар. Алмаз Арчаның 1нче мәктәбен алтын медальгә тәмамлады. Аның исеме районның "Йолдызлар аллеясы"на кертелде. Әле яңа гына Казанның Архитектура-төзелеш университетын тәмамлады. Кызыл дипломга!
12.07.2023
Сагынып гомер иттем
Җан авазы. Арчада яшәүче Роза Шәйхетдинова яза.
САГЫНЫП ГОМЕР ИТТЕМ
Бу көннәрдә март аеның җылы кояшына, йомшак тәңкә карларына, ак бураннарына да сөенеп, якты дөньяга аяк баскан һәр иртә - кичемә шатланып яшәп ятам. Бу язны бик сагы нып, көтеп алдым.Яшь тә үзенекен итәдер инде, көздән үк кәефсезләнеп йөрдем дә, урын га ук ятып, озак кына авырып алдым. 38,5 градус температура белән ята идем, өй теле фоны чылтырады, барып трубканы алдым.
11.07.2023
Без бүген «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән Айрат Әүһәдиев гаиләсендә булдык
Яңа Иябашта Айратның хатыны Алсу, кызлары Адилә, Алия, Әминә каршы алды безне. Бик ачыклар. Өйләре ялт иткән. Айрат бөтен нәрсәне үзе эшли икән. Төзелештә эшләгән. 43 яшьтә. Ә Алсу өйдә балалар белән. Кечкенәсе 5 яшьлек Әминә әтисенең фуражкасын киеп "Россия" дигән җырны да җырлап күрсәтте. Айрат апрельдә ялга кайтып киткән. "Китәргә бер атна калгач, кулы шеште, - дип сөйләде Алсу. - Әйдә больницага дигәч, юк бармыйм, барсам, мине монда калдыралар, мин анда кирәк, минем анда иптәшләр, диде.
10.07.2023
Арчага эшлекле сәфәр белән кунаклар килде
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин хәбәр итә.
Тыва Республикасы Хөкүмәте Рәисе Урынбасары Алик Кертик-оолович Монгуш һәм авыл хуҗалыгы министры Алдай-Мерген Алдандайович Ховалыг Арча районына эшлекле сәфәр белән килделәр. Кунаклар Яңарыш агрофирмасында терлекләрне ашату, тәрбияләү технологияләре һәм терлекчелектәге программалар белән таныштылар, азык әзерләү үзәгендә булдылар. Ихлас кооперативында һәм Арча сөт заводында сөт кабул итү пунктын карадылар, премикслар һәм сөт продукцияләре эшләү линияларының эшчәнлеге белән таныштылар.
09.07.2023
Арчада гаилә көне уңаеннан гаиләләр ярышты
Җомга кичендә Арча стадионында гаиләләр катнашында “Бергә күңелле” исемле гаилә марафоны үтте. Ул Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган иде.
Арчаның 1, 2, 6нчы мәктәпләреннән, 5нче гимназидән килгән 18 гаилә бергә төрле кызыклы ярышларда катнашты. Әтиләр дә, әниләр дә, балалар үзләре дә стаионны гөрләтте. Рәсем дә ясадылар, велосипедта да ярыштылар, гаиләләренә кагылышлы кызыклы сорауларга да җавап бирделәр һ.б. Районыбызның үзешчән сәнгать осталары үзләренең матур җырлары белән куандырды.
08.07.2023
Мөселман яшьләре ял итте
Узган атнада иң зур бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан гаете көннәре иде. Шул уңайдан Яңа Кенәр мәчете әһелләре, авылның битараф булмаган мөселманнары зур спорт чарасы һәм балалар өчен күңелле ял уздырды.
Авыл мәктәбенең спорт мәйданнарында ярышлар барса, аерым мәйданчыкта кечкенә балалар өчен дини уеннар узды. Балалар өчен тәм-томнар, уен чаралары һәм корбан итеннән пешерелгән пылау белән кайнар чәй – бар да бушка иде.
07.07.2023
Арча сыеры вице-чемпион!
"Кыр-2023" Бөтенроссия көне кысаларында нәселле сөтле сыерлар үрчетү буенча конкурс җиңүчеләрен билгеләделәр. Кыр көне "Казан Экспо" халыкара күргәзмә үзәгендә үтте. Өч призлы урын билгеләнде. Гранд чемпион - Яшел Үзән районы "Идел артында нәсел эше". Чемпион - Мөслим районы "Август Мөслим". Вице- Чемпион Арча районы "Яңарыш" хуҗалыгы. "7 төрле параметрлар буенча бәя бирелде, - диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин. - "Яңарыш" агрофирмасы сыеры 3 урынны алды. Көнгә 40 литр (бер савуга 2 чиләк!) сөт бирә. "Яңарыш" агрофирмасы көнгә уртача һәр сыердан 32 литр сөт сава". Котлыйбыз!
06.07.2023
Югары Пошалымда 12 сыер калган..
5 июльдә өч Пошалым авылының пайчылар җыелышы булды. Урта Пошалым мәдәният йортына күптән моның кадәр халык җыелганы юк иде, диләр.
Җыелырлык та шул. 2019 елда инвестор килгәндә 607 сыеры булган “Төрнәле-Пошалым“ ширкәтендә бүген нибары 63 сыер калган, атаклы Югары Пошалым фермасында нибары 12 сыер басып калган. Алары да юкка чыгачак.
Күпме терлекчесе, механизаторы булган хуҗалыкта шундый хәл. Булдыра алганнар Шурабашка кадәр барып эшләргә мәҗбүр. Ә без һаман авыллар нигә бетә, дип аптырап йөргән булабыз.
05.07.2023
Арча районы атлары Малмыжда җиңеп кайтты
"Айзат Сәләхов" фермер хуҗалыгының ике аты Киров өлкәсе Малмыж районы Калинино авылында үткән сабантуенда ярышта катнаштылар. Ярышта барысы 38 ат катнашкан. Чиста токымлы айгырлар ярышында (2 км) А. Сәләхов аты Адмирал 1нче килә. Бияләр арасында шулай ук А.Сәләхов аты Каталия бил кушаматлы ат финишка беренче килә. Финалда Адмирал шулай ук беренчелекне бирми. Ә Каталия бил өченче нәтиҗәне күрсәтә. Җайдаклары - Сергей Изосимов һәм Зөлфәт Рамазанов. Котлыйбыз!
04.07.2023
Көллияттә чыгарылыш кичәсе
Арча агросәнәгать көллиятендә чыгарылыш кичәсе үтте. Тантана Мәдәният йортында үтте. Егетләр һәм кызларны көллият директоры Зөлфәт Дәүләтбаев котлады. Яшьләргә яңа тормыш юлына ачкыч - дипломнар тапшырылды.
03.07.2023
Гореф-гадәтләр елы уңаеннан арчалар Казан Сабантуенда никах күренешен тәкъдим итте
Никахтан соң яшьләрне уфалла арбасына утыртып, аерылмыйча яшәгез, дип кияү мунчасына озаттылар.
Нәкъ элеккечә килеп чыкты ул. Мулла никах укыды, кода-кодагыйлар җырлашып бүләк алышты, аннан яшьләрне (Илназ Абзалов белән Ләйлә Хәкимова) кияү мунчасына озаттылар. Безнекеләр ишегалдына кергән республика Рәисе Рөстәм Миңнехановны кияү ягыннан төп кунак итеп каршы алдылар.
02.07.2023
Арчалар Мәскәүдә икенче тапкыр чемпион булдылар
Арчаның 6нчы мәктәбе командасы (тренеры Фәнил Һидиятуллин) Мәскәүгә тэг-регби ярышында катнашып, чемпион булдылар. 2012-2013 елгы укучылар. 5 А сыйныфыннан Дина Абдеева "Иң яхшы уенчы" исеменә лаек булды. Котлыйбыз! Финалда алар Яр Чаллы командасы белән уйнап, өстен чыктылар. Яр Чаллы командасы 2 нче урында, Ростов командасы 3 нче урында.
30.06.2023
Арчалар уңыш яулый
Ит терлекләре буенча "Пионер" хуҗалыгы зоотехнигы-селкционеры Стройнова Светлана Юрьевна республикада 2нче урында. Котлыйбыз!
В Республиканском конкурсе среди зоотехников-селекционеров мясного скотоводства специалист ООО "ПХ Пионер" Стройнова Светлана Юрьевна показала второй результат. Поздравляем!
29.06.2023
Арчалар теплоходта сәяхәткә чыгып киттеләр
Район мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмасы әгьзалары - укытучылар, тәрбиячеләр, техник хезмәткәрләр өч көнлек сәяхәткә чыгып киттеләр. Безнең районнан барысы 19 кеше. Бүген юлга кузгалдылар. 30 июнь көнне Түбән Новгород шәһәренә килеп җитәселәр. Теплоходта күңелле. Программа эчтәлекле төзелгән. Концертлар, караоке, кино, мастер-класслар... Новгордта тагын сәяхәтләр оештырылачак. Күңелле яллар телибез!
28.06.2023
Татарстан прокуроры Арчаның элекке прокуроры Мөбәрәк Әшрәповны 95 яшьлек юбилее белән котлады
Арчага Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков килде. Ул прокуратура органнары ветераны Мөбәрәк Әшрәповны 95 яшьлек юбилее белән котлады, аңа «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медален тапшырды. Юбилярны бүләкләү турындагы Указны 2023 елның 26 июнендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалады.
27.06.2023
Дус яшик, тату яшик, матур яшик
Кыз озатасы өйнең капкасы төбенә кадәр ачык. Аны озатырга күршеләр, туганнар җыелган, урам буйлап җырлап “Яшь йөрәкләр” килә
Урам буйлап килгән кияү машиналарын бөтен тирә-як каршы алды.
Ничек “Яшь йөрәкләр” вокаль ансамбле анда килеп чыккан? Бу хакта без җитәкчесе Нәсимә Гарифуллина белән сөйләштек.
26.06.2023
Район күген балкытучы йолдызларыбыз бүләкләнде
Район Мәдәният йортында “Сәләтле балачак – 2023” дигән исем астында халыкара, бөтенроссия, республика олимпиадаларында җиңү яулаган һәм призлы урыннар алган укучыларны бүләкләү тантанасы узды.
2022-2023 уку елында районыбыз мәктәпләрендә укучылар төрле дәрәҗәдәге фән олимпиадаларында барысы 136 призлы урын алган, шуларның 12се – җиңүче, 124е – призер. Әлеге укучылар район Мәдәният йорты сәхнәсен балкытты.
25.06.2023
Бүген якташыбыз Гыймаев Илшат Сәхап улының туган көне - 60 яшьлек юбилее!
Бүген, 25 нче июнь көнне, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Гыймаев Илшат Сәхап улының туган көне - 60 яшьлек юбилее!
Илшат Сәхап улы Гыймаев 1963 елның 25 нче июньдә ТАССРның Арча районы Иске Муй авылында туа.
25.06.2023
Авыз тутырып “әти“ дип әйтә алсаң иде...
22 июньдә илебез Хәтер һәм кайгы көнен билгеләп үтте
82 ел элек немец фашистлары СССР чикләрен үтеп кереп, тыныч йоклап яткан кешеләр өстенә бомбалар яудыра башлыйлар, халкыбыз өчен Бөек Ватан сугышы башлана.
Арчаларга бу коточкыч хәбәрне радио җиткерә. Сугышның беренче көнендә үк 1905-1918 елларда туган хәрби бурычлыларны мобилизацияләү турында Указ игълан ителә. Фронтка озатулар башлана. Китүчеләр үзләрен аямыйча Ватанны сакларга ант итәләр. 1941 елда хәрәкәттәге армиягә авыл хуҗалыгында, оешма, предприятиеләрдә эшләүче ир-егетләрнең яртысыннан артыгы алына.
24.06.2023
Арчалар Казан Сабантуенда
Бүген Арча район Мәдәният йорты хезмәткәрләре, районыбызның сәнгать осталары Казан шәһәрендә узучы Сабантуй бәйрәмендә чыгыш ясады. Кунакларга "Никах" йоласын күрсәттеләр.
23.06.2023
Кечкенә авыл халкының бердәмлеген күрсәткән зур чара узды
Узган якшәбедә 56 хуҗалыгы булган район чигендә үк урнашкан Югары Оры авылында әнә шундый чара булып узды.
Кечкенә авыл халкының бердәмлеген күрсәткән зур чара ул. Беренче тапкыр гына түгел, ел да үткәрелеп килә. Һәм моны оештыруда төп рольне 28 ел Югары Оры клубы мөдире булып эшләгән Мөнирә Вәлиева башкара. Кызы Лилия һәм ире Назыйм булышлыгы белән.
23.06.2023
Мәчетләрдә рухи-сәламәтләндерү курслары
Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән Арча районы территориясендәге (шәһәрдә, авылларда)күп кенә мәчетләрдә Ислам динен өйрәнү буенча рухи-сәламәтләндерү курслары уза.
Малайлар һәм кызлар берничә көн дәвамында дин нигезләрен, тәһәрат алырга һәм намаз укырга өйрәнәләр, ата-аналарга һәм өлкәннәргә карата булган игелекләр турында беләләр. Шулай ук, саф һавада актив уеннар уздырыла. Бу балаларга сәламәт яшәү рәвешенә мәхәббәт тәрбияләү өчен уңай мөмкинлек.
22.06.2023
Җиңү паркында хәтер көне үткәрелде
Сугыш башланганга 82 ел. 22 июнь таңы кешелк җәмгыятен тетрәткән көн. Кичен шәмнәр белән Җиңү паркына җыелдылар. Мәгариф, мәдәният хезмәткәрләре, Форпост, яшьләр бүлеге, район ветераннар советы - бар да паркта иде. Сугышта әрәм булган солдатларны, сугыш ветераннарын тскә алдылар. Алар рухына дога укыдылар. Сугыш чоры балалары Илдус абый Сәгьдиев, Рая апа Фәтхуллина да килгән иде. Алар сугыш афәте турында сөйләделәр, ил-көннәребез тыныч булсын дип теләделәр.
21.06.2023
Арчада сәләтле укучыларны котладылар
Район Мәдәният йортында районыбызның иң сәләтле, иң тырыш укучылары җыелды. Биредә “Сәләтле балачак – 2023” дигән исем астында халыкара, бөтенроссия, республика олимпиадаларында җиңү яулаган һәм призлы урыннар алган укучыларны бүләклү тантанасы узды.
20.06.2023
Арча Укучылар сараеның яшь туристлары 10 чакрымнан артык юлларны җәяү үтә
Яшь туристлар уку елын тәмамлап, җәйге походка чыктылар
13 июньдә тренерлар Ленар Сафин һәм Л.Камалетдинова җитәкчелегендә балалар Арчадан Чокырча авылына кадәр араны җәяү үттеләр.
Юлда педагоглар урамнар, биналар тарихы турында сөйләделәр. Балалар таныш урыннар турында яңалыклар белделәр. Поход кысаларында мәктәпнең туган якны өйрәнү музеенда булдылар.
19.06.2023
Бу – киләчәктә эшкә урнашу мөмкинлеге дә
“Өмет чаткысы” балаларны тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр быел да призлы урыннарны яулады.
Алар “Абилимпикс” инвалидлар өчен һөнәри осталык чемпионатында катнашты һәм уңышлы чыгыш ясады.
Үзәктә сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле балалар белән эшләүгә зур игътибар бирелә. Белгечләр бик көчле. Һәрберсе үз вазыйфасына намус белән, күңел биреп карый. Әмма балалар, өстәвенә, сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле булганнар белән эшләүгә ул гына җитми. Монда һәрберсенә шәхси якын килергә, аларның укытучысы, тәрбиячесе генә булып калмыйча, киңәшчесе, хәтта сердәшчесенә әверелергә, кызыксындыра белергә кирәк.
19.06.2023
Югары Пошалымда авылым кичләре
Югары Пошалымнан Гөлгенә Гыйниятова сөенеп хәбәр итә.
- Авылдашларны, дусларны, сыйныфташларны очраштыра торган кич, - ди Гөлгенә. - Илдус һәм Гөлсинә Саттаровалар оештырды. Казаннан артистлар да кайтты. Авылыбызның иганәчеләре ярдәм итте. Бик күңелле булды.
18.06.2023
30 ел элек...
30 ел элек Арчада тарихи вакыйга була. Бу турыда мәчеттә укытучы Зәбидә Гаяз кызы Шакированың истәлек язмасын тәкьдим итәбез.
17.06.2023
Бүген Сикертәндә шаулап-гөрләп сабантуе үтте
Казаннан "Ак Барс" Холдинг компаниясе" акционерлык җәмгыяте генераль директоры Егоров Иван Михайлович урынбасары белән кайтты. Арчадан район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин катнашты. "Ак Барс" агрокомплексы җитәкчесе Шәйдулла Сәләхов ачып җибәрде. Сабантуйны Казан артистлары алып барды. Ат чабышы, төрле уеннар, җыр-биюләр белән бик күңелле үтте милли бәйрәм.
16.06.2023
Якташыбыз Марат Готыф улы Әхмәтовны туган көне белән котлыйбыз!
Бүген, 16 июнь көнне якташыбыз Әхмәтов Марат Готыф улының туган көне! Арча якташлыгы Сезне ихлас күңелдән туган көнегез белән тәбрик итә. Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез. Туачак таңнар һәрвакыт нурлы, күк йөзе һәрвакыт аяз булсын. Сезгә алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә, яңадан-яңа үрләр яуларга язсын!
15.06.2023
Дилбәр кабат беренче урынны алды
Шашка буенча куп тапкырлар район чемпионы, шашка буенча Ашытбашта уткэрелгэн "Төньяк балкышы" зона республика ярышлары жинучесе, Арчанын 1 нче мэктэбенен 5 нче сыйныфын тэмамлаган Дилбэр Ризванова Шэмэрдэн сабантуенда шашка буенча кабат беренче урынны алып кайтты. Котлыйбыз!
14.06.2023
Район медицина хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр
Һөнәри бәйрәмне район мәдәният йортында билгеләп үттеләр." Районда 600 медицина хезмәткәре эшли", - дип сөйләде район үзәк хастаханәсе баш табибы Рифат Идрисов. Медицина хезмәткәрләрен район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илшат Әхәтович котлады. Бәйрәм хезмәт алдынгыларын котлаулар, концерт номерлары белән бик матур барды.
13.06.2023
45 елдан соң очрашу
"45 елга бер очрашу, - диде ул. - Мзктәбебезгә, укытучыларга баш иеп рәхмәт әйтергә килдек". Очрашу күңелле һәм бик дулкынландыргыч була. Кочаклашып күрешәләр, күзләргә яшь бөртекләре бәреп чыга...Кыр казлары кебек кайтты минем сабакташларым, ди Фаил Заһидуллин. Зәйнәп апа яныннан китәсе дә килми. Аның янында рәхәт. Әни кочагындагы кебек хис итәсең үзеңне, диләр сыйныфташлар. Зәйнәп апа Гатауллина рус теленнән укыткан. Математика укытучысы Сания Зиннәтова белән. Укытучы янында шундый рәхәт... Бу бит балачак белән күрешү!
12.06.2023
Альберт Ситдыйков икенче ел рәттән Сабантуйның абсолют батыры булып калды
Быелгы район Сабантуйның баш батыры булып яңадан Яңа Кишет пәһлеваны Айрат Ситдыйков калды.
Ул финалда 95 кг кадәрле үлчәүдә батыр булган Илшат Идиатовны җиңде.
11.06.2023
Халык уеннары, спорт ярышлары, җыр-моң: Арчада Сабантуй гөрли
Берәүләр Сабантуйга көрәш, ат чабышы карарга дип килсә, икенчеләр, бигрәк тә балалар, күңел ачу ягын карый.
Арча стадионында күңелле уеннар, япорт ярышлары белән үзешчән артистларның җыр-моңнары астында Сабантуй гөрли. Берәүләр Сабантуйга махсус көрәш карарга дип килсә, икенчеләргә халык уеннары, спортчыларга – спорт ярышлары, ә сәнгать сөючеләргә – җыр-бию кызык. Сабантуй мәданында һәркем күңеленә хуш килгәнен таба ала.
10.06.2023
Арча район Мәдәният йортында «Мөнәҗәтләр — рухи мирасыбыз» бәйгесенең йомгаклау этабы узды
Район Мәдәният йорты Наласа авылы мәчете белән берлектә «Мөнәҗәтләр — рухи мирасыбыз» проекты белән ТРның гражданлык җәмгыятен үстерүгә грантлар бирү бәйгесендә җиңү яулады
Бәйге мәдәният идарәсе муниципаль учреждениесе, район Мәдәният йорты, Наласа авылы мәчете һәм Арча мөхтәсибәте белән берлектә оештырылды. Бу юнәлештәге узган елдан башланып киткән зур хезмәт район өчен горурланырлык нәтиҗәсен күрсәтте.
09.06.2023
Терлекчелектә эшләүчеләргә бүләкләр
Арча район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин 8 июньдә “Тукай“, “Кишет“ ширкәтләренең терлекчелектә эшләүче хезмәт алдынгылары Флера Вәлиевага, Гөлүсә Шерматовага, Айсылу Исмәгыйлевага, Венера Сафиуллинага, Әлфия Галәветдиновага, Зөлфирә Әхмәтшинага вымпеллар, акчалата бүләкләр тапшырды.
08.06.2023
“Ак чәчәкләр” волонтерлар оешмасының беренче хезмәте уңышлы булды
Балаларны яклау көнендә Арчада узган Хәйрия чарасыннан җыелган акчалар “Өмет чаткысы” тернәкләндерү үзәгенә бирелде. “Ак чәчәкләр” волонтерлар оешмасы вәкилләре әйтүенчә, чаралардан җыелган акча 121 мең 431 сумны тәшкил итә.
07.06.2023
Арча муниципаль районы Сабан туе программасы
Арча шәһәре, үзәк стадион
Кунакларны каршы алу
Милли йортларда фольклор күренешләр
Пролог «Милләтебез күрке - Сабантуй»
06.06.2023
Атлас Солтанов: «Эшләмим икән – яшәмим»
“Әти-әни эшкә өйрәтте һәм гомер-гомергә хезмәт юлыннан атлыйм, чөнки эшсез торырга яратмыйм”, – ди ул.
Аның белән без Арчаның Ямашев урамындагы остаханәсендә очраштык. Үзенең фатиры бар. Әмма остаханә ясауны күздә тотып, әлеге иске генә йортны сатып алган.
Берничә ел хуҗасыз торган йорт хезмәт күп сорый. Ничә ел эшкәртелмәгән бакча бик күп вакытын алган. Йорт эчендә, ишегалдында да башкарасы эшнең чиге юк. Шуңа карамастан, Атлас Солтанов монда үзен патшалыгында итеп тоя. Күп хезмәт куясы барлыгы аны бөтенләй дә куркытмый.
05.06.2023
Арча Укучылар сараенда узган тантанада яшь иҗатчылар белән беренче утырыш булды
24 майда Арча Укучылар сараенда “Алтын каләм” республика балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестиваленең район этабын йомгаклау тантанасы узды.
28 ел дәвамында әлеге фестиваль республикабызның иң талантлы, оста һәм максатчан яшь журналистларын бергә туплый. “Алтын каләм”гә эләгү өчен әлеге өлкәнең һәр тармагын энәсеннән-җебенә кадәр белергә кирәк. Бары зур хезмәт һәм тырышлык аша гына фестивальдә җиңү яуларга була.
04.06.2023
Ямьле май аенда Равиловлар алтын туйларын билгеләп үтте
Бу көнне аларга кунакка якын туганнары, дуслары, күршеләре килгән иде. Район хатын-кызлар советы җитәкчесе Альмира Гатауллина, ветераннар советы җитәкчесе Рәмзия Хәмидуллина Мөршидә ханым белән Хәйдәр әфәндене гомер бәйрәмнәре белән котладылар, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырдылар. Ә без “алтын” пар белән үткәннәрне барладык.
03.06.2023
Сөрде авылында беренче тапкыр дини сабантуй узды
1 июнь Балаларны яклау көне уңаеннан, "балаларга бер көнлек лагерь үткәрәсем килә иде әле " дип мөрәҗәгать итте Суфия ханым Сабирова. Уйламаганда авыл өчен дә, кайткан кунаклар, балалар өчендә зур бәйрәм булды ул көн.
Бәйрәм балаларның беренче ял көннәре, җәйнең беренче көне белән котлау белән башланып китте. Аннан без мәдәният хезмәткәрләре балаларга яңа торле кызыклы уеннар уйнаттык. Сабантуй рухы булсын дип элекеге бабаларыбыздан килгән уеннарныда онытмадык: чүлмәк вату, капчыкта сикерү, кашык бн су ташу...
02.06.2023
Сугыш ветеранына күрсәткән кадер-хөрмәт
Иске Йорт авылында яшәүче кадерле әтиебез Равил Шәяхмәт улы Фазлыев Җиңү бәйрәменнән соң авырып китте. Әти безнең сугыш ветераны. Төнлә ашыгыч ярдәм бригадасы чакырттык. Рәхмәт төшкерләре, бик тиз килеп җиттеләр. Беренче ярдәмне күрсәттеләр һәм район хастаханәсенә алып китәргә тәкъдим иттеләр. Әмма әтиебез риза булмады. Икенче көнне табиб Ринат Хәстиев белән сөйләштек. Ул, шул ук көнне килеп, әтине карады. Һәм район хастаханәсенә дәваланырга барырга кирәклеген әйтте. Ринат Мирбатович баш табибның поликлиника буенча урынбасары Азат Вафин белән сөйләшеп, әтине район хастаханәсенә салырга булдылар. Әтине хастаханәдә сугыш ветераннары бүлмәсенә урнаштырдылар, дәвалаучы табибы - Ринат Мирбатович булды. Без медицина хезмәткәрләре эшеннән бик канәгать калдык.
01.06.2023
Районыбызның яшь хәбәрчеләре Сабадан җиңү яулап кайтты
29 май көнне Саба яшьләр үзәгендә 15нче тапкыр уздырыла торган Казан федераль университетының милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Васил Заһит улы Гарифуллин исемендәге «Серле каләм» иҗат бәйгесенең йомгаклау тантанасы гөрләде.
31.05.2023
Алар китап та укый, музейларга да йөри
Арча үзәк китапханәсенең балалар бүлегендә матур чара булды. "Мәдәни көндәлек" проекты җиүчеләрен һәм китап күп укучыларны хөрмәтләп үттеләр. Чарада район мәдәният бүлеге җитәкчесе Илфар Әюпов катнашты.
30.05.2023
Арчалар Актаныш районына «Сенаж көне»нә бардылар
Арча районыннан район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин җитәкчелегендә бер төркем семинарга барды. Алдынгы хуҗалык җитәкчеләре дә барды. Әлеге семинарда нигездә сыйфатлы һәм җитәрлек күләмдә сенаж әзерләү турында сүз барды. Семинарда Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров катнашты.
30.05.2023
В Татарстане проходят съёмки татарского фильма «В мае сорок четвёртого»
В Атнинском и Арском районах Татарстана проходят съёмки полнометражного фильма по одноименной повести народного писателя Татарстана Нурихана Фаттаха «Кырык дүртнең май аенда» («В мае сорок четвертого»). Администрации Атнинского и Арских районов оказывают большую поддержку съёмочному процессу. Премьера фильма состоится в марте 2024 года.
29.05.2023
Арчада сабанчылар ярышты
Арча районы Гарипов Хәлим фермер хуҗалыгы базасында сабанчылар арасында район күләмендәге ярышлар узды. Анда төрле хуҗалыклардан 17 механизатор һөнәри осталыкта көч сынашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча беренче урыннны "Казанка" агрофирмасыннан Ингел Шәрипов яулады. Икенче һәм өченче урыннарны "Кырлай" белән "Игенче" агрофирмалары механизаторлары бүлеште.
28.05.2023
Якташыбыз Нурзадә Вәлиуллинаны туган көне белән котлыйбыз!
Бүген, 28 май көнне, якташыбыз, Татарстан Республикасының атказанган артисты (2019), җырчы, автор-башкаручы, Нурзадә Фирдинант (Рәдиф) кызы Вәлиуллина туган көне! Арча якташлыгы Сезне чын күңелдән туган көнегез белән тәбрик итә!
26.05.2023
Александр Далматов «Кырык дүртнең май аенда» фильмының кайбер серләрен ачты
Татарстанның халык язучысы Нурихан Фәттахның «Кырык дүртнең май аенда» әсәре буенча нәфис фильмда төп рольләрнең берсен 9 айлык Хәсән Биктаһиров башкара.
«Безнең фильмда Хәсән героиняның улы Ирек ролен башкара. Ул Камал театры актрисасы Гөлчәчәк Гайфетдинованың улы. Гөлчәчәк үзе Кәшифә ролен башкара», - диде фильмның режиссеры Александр Далматов.
Фильмда катнашучы иң өлкән яшьтәге актер Равил Шәрәфиев. Ул Матнур бабай ролен башкара. Бүген актер Әтнәдә мәктәп балалары белән төшкән.
25.05.2023
Казиле авылы тарихы
Буген музей хезмәткәрләре Казиле мәктәбендә "Казиле авылы тарихы" исемле китапны тәкъдим итү кичәсе , Казиле авылы тарихи урыннары буенча җәяүле сәяхәт оештырды. Очрашу кичәсе " Туган ягым- яшел бишек" исемле проект кысаларында уздырылды.
24.05.2023
Татар телендә «Кырык дүртнең май аенда» фильмы төшерелә
Тинчурин театры актрисасы Резедә Сәләхова май аенда ук су коенган. Актрисага Татарстанның халык язучысы Нурихан Фәттахның «Кырык дүртнең май аенда» әсәре буенча төшерелгән нәфис фильмда бил тиңетен су аша чыгарга туры килгән. Фильм Әтнә, Арча районнарында төшерелә. Район хакимиятләре төшерү эшендә зур ярдәм күрсәтә.
23.05.2023
В Татарстане проходят съёмки татарского фильма «В мае сорок четвёртого»
В Атнинском и Арском районах Татарстана проходят съёмки полнометражного фильма по одноименной повести народного писателя Татарстана Нурихана Фаттаха «Кырык дүртнең май аенда» («В мае сорок четвертого»). Администрации Атнинского и Арских районов оказывают большую поддержку съёмочному процессу. Премьера фильма состоится в марте 2024 года.
22.05.2023
Шундый матур парлар иде...
Әле кайчан гына мин алар белән бакчаларындагы күз явын алырлык искиткеч матур тюльпаннарга сокланып карап утырган идем. “Ел саен бер мең тюльпан үстерәбез, шуларны мәктәпләргә таратабыз“, - дигән иде. Рәиф абый.
Шактый гына сөйләшеп утырдык, узган гомер юлларын искә алдылар. Күбрәк Рәиф абый сөйли, Руза апа аны тулыландыра бара, онытылган вакыйгаларны, исемнәрне искә төшерә. Ике табигать баласы, белемнәре буенча агрономнар яшәгән йортның бакчасында ниләр генә юк!
21.05.2023
Ташкичүдә ни өчен көтү чыга алмый?
Инвесторлык хәрәкәте башлангач бер хәлле генә якташыбыз үзенең туган авылы җирләрен алды. “Безнең бабайлар җиребезне немецларга да бирмәгән, ник без аны ниндидер килмешәкләргә бирергә тиеш?“ – диде ул авылдашлары алдында. Бу сүзләр минем күңелгә дә хуш килде, канатланып шул турыда язып та чыккан идем әле.
Тик бу комга сәнәк белән язылган сүзләр булып чыкты. Бу авыл кешеләре бер-бер артлы зарланышып редакциягә килә башладылар, күмәк хатлар яздылар. Теге инвестор дигәнебез басуларны гына түгел, гасырлар буе көтүлек булып хезмәт иткән болыннарны, ермак, ерганакларны да үзенеке дип игълан иткән икән.
20.05.2023
Печән өсте якынлаша
Язгы кыр эшләре төгәлләнүгә терлек азыгы әзерләү мәсьәләсе көн тәртибенә килеп баса. Гадәттә печән чабуга беренчеләрдән булып курсалар керешә. Бу Сабантуйлар көннәренә туры килә, бәйрәм үтә дә китә, ә азык көн дә кирәк. Шуңа күрә иң витаминлы, иң сыйфатлы печән курсаларда була. Аны саклый торган менә дигән складлары да бар.
19.05.2023
Бүген Татарстан пионериясенә 100 ел!
19 майда Татарстан пионериясенең бер гасырлык юбилее билгеләп үтелә. Бу көнне районыбызның өлкән яшьтәге кешеләре пионер яшьлекләрен искә төшерәләр. Ни генә дисәң дә, галстуклы еллар күңел түрләрендә үткәннәрнең якты хатирәсе булып саклана. Кызыл галстук, тантаналы ант, пионер җыеннары, походлар, дуслык учагы – пионер хәрәкәте ветераннары бүген боларның барысын да зур дулкынлану белән искә ала.
19.05.2023
“Чулпан” лагеренда “Бәхет” дигән өр-яңа бер дөнья ачылсын!
Якындагы, күрше Әтнә районындагы “Чулпан” лагеры белән дә кызыксынучылар бар. Хөрмәтле ата-аналар, сезгә куанычлы хәбәр: “Чулпан” лагере быелгы җәйдә балаларны кабул итәчәк! Һәм тагын бер күңелле хәбәр: “Чулпан” лагерен “Арча МСО”сы оешмасы заманча итеп матурлап, ныклап төзекләндерә! Әти-әниләр бездән җавап көткәндә, Пионерия көне якынлашканда шундый кояшлы, матур көннәрдә “Чулпан” лагерена барып кайтмыйча ничек түзәсең! Ул бит әле безнеке дә, Әтнә Арча районына кергән чорда ачылган лагерь!
18.05.2023
Казанбаш мәктәбенә Гариф Ахунов исеме бирелде
18 майда Казанбаш мәктәбенә шушы мәктәптә укыган Татарстанның халык язучысы Гариф Ахунов исеме бирелүгә багышланган тантана булды. Анда район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Инсаф Габделгазизов, мәдәният бүлеге җитәкчесе Илфар Әюпов, язучының кызы Наилә Ахунова, язучылар, шагыйрьләр катнашты. Башта мәктәпкә Гариф Ахунов исеме бирелүе турындагы истәлек тактасын ачтылар, аннан соң тантананың төп өлеше башланып китте.
17.05.2023
Арча таэквондочылары бүләк алмый калмый
Балаларга спорт белән шөгыльләнү генә түгел, ярышларда катнашу да мөһим. Арчаларны республикада көндәшләре белеп тора. Әле менә яңа гына республика күләмендәге ярышлар Казанда ике көн барды. Беренче көнне арчалар команда белән чыгыш ясап, 2нче урынны алдылар. Икенче көнне дә уңышлары бар.
16.05.2023
Носы авылында яшәүче Нурисә һәм Сәлимҗан Габдрахмановлар алтын туйларын билгеләп үтте
15.05.2023
Россия чемпионатында Фаяз – өченче!
Казанда татарча көрәш буенча Россия чемпионаты булды. Ярышта Россиянең 34 төбәгеннән 200ләп көрәшче катнашты.
Чемпионатның тантаналы өлешендә Россиянең көрәш федерациясе вице-президенты Равил Нагуманов, олимпия уеннарының бронза призчысы Марид Муталимов һәм башка дәрәҗәле кунаклар катнашты. Ярышларның финал өлешендә Ульяновск, Төмән, Чиләбе, Ярославль, Самара, Пенза, Свердловск, Оренбург, Татарстан, Башкортстан, Мари Иле, Удмуртия, Чувашстан, Пермь, Камчатка, Краснодар, Ханты-Мансийск, Санкт-Петербург һәм Мәскәү көрәшчеләре бил алышты.
14.05.2023
Дусларыңа моңнар өләшеп яшәү матур
Арча үзәк китапханәсендә “Ачтым әле күңел ишекләрен” дигән Мөрәле авылында яшәүче Расип Нәбиуллинның “Яшәү яме” шигырьләр җыентыгын тәкъдир итү кичәсе булды.
Кичәгә гаиләсе – илһам бирүче хатыны Фәнирә (ул аны яратып “әбием” дип йөртә), иҗат чишмәсен баетучы горурлыгы булган балалары, гомер буе туганнардай аралашып яшәгән күршеләре, якыннары килгән иде.
13.05.2023
Якташлар очрашты
5 майда Арча районы сәнгать осталары Казанда К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасында зур концерт-тамаша белән чыгыш ясады. Осталыгыбызны казаннарга тагын бер кат исбатлап күрсәттек. Ярыштык. Җиңүгә өмет зур.
12.05.2023
Арчада ат ярышы булды
Арчада 9 майда ат ярышлары булды. Көндезге сәгать 2дә башланып китте ул. Барысы ярышта Арча, Саба, Кукмара, Алексеевск районнарыннан 19 ат катнашты. Өч төркемгә бүленеп чаптылар. Башта 2 яшьлек атлар 1200 метрга чабышты, аннан стартка (1800 м) ярымчиста токымлылар басты. Ахырдан чиста токымлы атлар 1800 метр араны чабып үтте.
12.05.2023
Печән базары яки... бии торган курчаклар
5 майда Арча районы сәнгать осталары Казанда К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасында зур концерт-тамаша белән чыгыш ясады.
Быел республика районнары “Татарстанның мәдәни башкаласы” исемен яулау өчен көрәшәчәк һәм анда һәр район үз тамашасын тәкъдим итәчәк. “Арча ягы – туган төбәгебез, шул төбәкнең милли бизәге без” дип исемләнгән әлеге чара да фестиваль-бәйге кысаларында оештырылды. Якташлар очрашуының икенче, яңартылган варианты, дип кабул итәргә дә була. Чөнки ул очрашу да язын шушы тирәләрдә үтә иде.
11.05.2023
Якташыбыз Рөстәм Закировны туган көне белән котлыйбыз!
Бүген, 11 май көнне якташыбыз Рөстәм Раиф улы Закировның туган көне! Арча якташлыгы Сезне чын күңелдән туган көне белән тәбрик итә!
Сезгә, хәерле озын гомер, нык сәламәтлек, яңадан-яңа иҗади уңышлар тели. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып калыгыз. Иҗат чишмәгез бервакытта да саекмасын. Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын Сезгә