Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
«Шәҗәрә - моя родословная»
Ел да уздырылып килүче Россиякүләм бәйгенең йомгаклау этабы быел Арчада узды.
Шунысы куандыра - «Шәҗәрә - моя родословная» бәйгесендә 200дән артык катнашучы арасыннан иң шәп хезмәт язучы дип районыбыз укучысы танылды. Иске Чүриле мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Гүзәл Вәлиева - гран-при иясе.
Бу җиңүе өчен кыз әнисенә рәхмәтле. Әлеге мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләүче әнисе Ләйсән Вәлиева тәкъдиме белән башланып киткән эш бүген Гүзәлгә зур җиңү алып килде.
Бу хезмәтне алар язучылар берлеге әгъзасы булган абыйлары Гайсә Гатауллинга(1948-2007) багышлаган. Нәселләренең олы шәхесе булучы Гайсә Гатауллинның нәсел агачын гына төзеп калмыйча, аның район һәм республика өчен керткән өлешен яктыртып, "Моңың калды йөрәкләрдә" исемле китап чыгара хезмәт авторлары. "Моңарчы беркая да урын алмаган шигырьләре, язмалары күп әле Гайсә абыйның. Аларны да тупладык. Тагын бер китап чыгарырга ниятебез бар", - диде гран-при иясе.
Жюри тарафыннан югары бәяләнгән чыгышы һәм башкарган хезмәте өчен Гүзәл Вәлиева 25 000 сумлык сертификат белән бүләкләнде.