Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
Шәрык бистәсендә яшәүчеләр бәйрәмне үзләре ясыйлар
Узган җомгада шәһәрнең Шәрык бистәсендә Г.Бәширов урамындагы балалар мәйданчыгында Яңа ел чыршысын кабызу тантанасы булды.
Әлеге балалар мәйданчыгы узган ел грант акчасы исәбенә җиһазландырылган иде. Янәшәдә футбол кыры да төзелде. Ачу тантанасын да бик матур итеп оештырганнар иде.
Әлеге микрорайонда бик актив әти-әниләр яши. Иганәчеләр белән дә проблема юк. Яңа ел бизәлешен, чыршы кайтару мәшәкатьләрен бергәләп күтәргәннәр. “АрскПласт“ ширкәте җитәкчесе Булат Шиһабиевка рәхмәт сүзләре күп әйтелде. Республика прокуратурасында эшләүче Алмаз Сәгыйтьҗанов мондый чараларны төп оештыручыларның берсе.
Бәйрәм бик матур килеп чыкты. Кыш бабай, кар кызы балаларны күңелләре булырлык итеп уйнаттылар. Тәмле ботка, чәй һәм коймак белән сыйландык.
Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/saryk-bistasenda-iasaucelar-bairamne-uzlare-iasyilar