События

“Үзәк” мәчете каршында “Кеше приюты” ачу планлаштырыла 30.12.2023

“Үзәк” мәчете каршында “Кеше приюты” ачу планлаштырыла

Арча шәhәре “Үзәк” мәчетендә  имамнар hәм мөгаллимәләр җыелышы булып узды. Анда 2023 елга йомгак ясалды.

Җыелыш Коръән аятләре укып башланып китте. Көн тәртибендә күп кенә сораулар күтәрелде. Киләсе елга планнар да билгеләнде.

Арча мөхтәсибәте Татарстанда иң зурларның берсе. Районда 94 мәчет бар, аларда 89 имам-хатыйб хезмәт күрсәтә. 2023 елда Г.Тукай исемендәге рухи-мәгърифәт үзәгендә 220 шәкерт кабул ителеп, аларга 17 укытучы белем биргән. Шулай ук аерым Коръәни Кәрим ятлау бүлеге эшли. Анда 37 бала Коръәни Кәрим өйрәнә. Моннан тыш никах, исем кушу мәҗлесләре дә үткәрелә.

– Яшь буынга дини белем, тәрбия бирүгә игътибар зур. Рухи сәламәтләндерү курслары эшли. Аларда быел 200дән артык бала дини белем алды. Корбан гаете, Рамазан бәйрәмнәрен балалар белән зурлап оештырабыз. Ел дәвамында райондагы уку йортларында студентлар белән очрашулар үткәрдек, – диде мөхтәсиб Әмир хәзрәт Миннемуллин.

Мөхтәсибәт районда үткәрелгән бер генә чарадан да – иҗади бәйгеме ул, патриотик чарамы, спорт ярышымы – читтә калмый.

– Андый чараларда имамнар дини-әхлакый кыйммәтләрнең мөһимлеген ача, – дип саный мөхтәсиб. – Спорт ярышларын үзебез дә оештырабыз, уңышларыбыз да шактый күп.

Күрше районнар, төбәкләр белән тыгыз элемтә оештыруны да мөхтәсибәт игътибар үзәгендә тота. Быел Кукмара, Балтач, Тукай районнарына, Чувашия, Себер, Ставрополь якларында  булып тәҗрибә уртаклашып кайттылар.

Авыл җирлекләренә барып вәгазь кичәләре үткәрү, ифтар мәҗлесләре оештыру (һәр елны 3500 кеше катнаша, көнгә 150 кеше) да мөхтәсибәт тырышлыгы нәтиҗәсе.

– Махсус хәрби операция барган зонада хезмәт итүчеләр турында да онытмыйбыз. Район, авыл мәчетләрендә маскировка өчен сеткалар үрделәр, махсус хәрби операция барган зонада хезмәт итүчеләргә 350 мең, Палестина халкына 300 мең сум акча җыеп тапшырдык, – диде Әмир хәзрәт Миннемуллин. – Шушы көннәрдә махсус хәрби операция барган зонага җибәрү өчен броня белән капланган “ГАЗель” автомобиле алдык. Аллаһы Тәгалә кабуллардан кылсын, җиңү көнен якынайту өчен безнең тарафтан тагын бер адым булсын.

Бу елның тагын бер үзенчәлеге бар – “Үзәк” мәчете каршында “Дини йола” үзәге төзелә башлады. Шулай ук “Үзәк” мәчете каршында мохтаҗларга бушлай ярдәм күрсәтү өчен “Кеше приюты” ачу  да планлаштырыла.


Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/uzak-macete-karsynda-kese-priiuty-acu-planlastyryla


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение