Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
Итекле хоккейда кемнәр җиңде?
Көн салкын булу дә куркытмый спортчыларны. Табигать тә аларга уң белән борылды. Салкын булса да, битләрне өтеп алырлык җиле юк, кыздырмаса дә, кояш та чыгып тора.
Итекле хоккей ярышы үткәрү бездә традициягә әйләнеп бара. Командалар саны дә арта. Быел алты команда - хакимият, спорт мәктабе, мәгариф идарәсе, көрәшчеләр, эчке эшләр бүлеге, "Металл" ширкәте командалары катнашты.
Ярышларны район башлыгы Илшат Нуриев ачып җибәрде.
- Районда спорт белән шөгыльланүчеләр көннән көн арта. 200гә якын спорт мәйданчыгы гына бар. Уңышларыбыз дә күп. Юкка гына без спорт сөюче район исемен йөртмибез, - диде ул хоккейчыларга уңышлар теләп. - Районда тагын бер спорт комплексы төзүне планлаштырабыз. Киләчәктә уңышлар тагын дә артык, спорта тартылучылар саны дә үсәр, дип өметләнәм.
- Сез үзегез дә бүген уйныйсызмы әллә? - дип соравым аннан аякларындагы итекларенә ымлап
- Уйныйм.
-Чыннанмы?
-Әйе, - диде ул
Илшат Габделфәртовичның шулай әйтәчәге билгеле иде инде. Җавапны үзеннән ишетәсе килде. Илшат Нуриев ел дә хакимият командасы составында уйный. Быел дә читтә калмадык.
Ярышларны "Металл" ширкәте һәм эчке эшләр бүлеге командалары башлап җибәрде. Очрашу 1:0 исәбе белән "Металл" командасы файдасына тәмамланды. Аннан эчке эшләр бүлеге командасына каршы хакимият хоккейчыларга чыкты.
Итекле хоккей буенча ярыш җиңүчеләре:
1урында мәгариф идарәсе командасы.
2 урынны "Металл" ширкәте командасы яулады.
Өченче баскычка хакимият егетләре күтәрелде.
Дүртенче - "Арча" спорт мәктабе командасы.
Ярышларның төп иганачесе кем дип уйлыйсыз? Әлбәттә, Кукмара итек фабрикасы.
Гөлсинә Зәкиева
Тулырак:
https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/arca-stadionynda-itekle-xokkei-iaryslary
https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/itekle-xokkeida-kemnar-inde