События

Ташкичү Мәдәният йортында хәрбиләргә ярдәм итәләр 10.01.2024

Ташкичү Мәдәният йортында хәрбиләргә ярдәм итәләр

Ташкичә авылы халкы хәрбиләргә ярдәм итүен дәвам итә. Бу көннәрдә дә алар тик утырмаганнар. Бу хакта Ташкичү Мәдәния йортының социаль челтәрләрдәге битендә хәбәр ителә. 

"Авылыбыз халкы, олысы да, кечесе дә, яшьләре дә кулларыннан килгәнчә ярдәм итәргә ашыгалар, ничек тә булса да, нәрсә белән булса да булышырга торалар.Менә бүген дә өлкәннәребез йон алып килделәр, наски бәйләрлек итеп әзерләделәр, яшьләребез парафин эретеп кечкенә учакларны тутырдылар. Әзер булган өлешен, иртәгә "Ценим жизнь" волонтерлык оешмасына илтелә. "Бердәмлектә көч"диеп, менә шушыңа әйтелә, шулай бергәләп эшләгәндә генә, без җиңүгә үз өлешебезне керткән булабыз, безнең тынычлыгыбызны саклаучы егетләребезгә терәк булабыз, аларның ышанычлары арта, без аларны җиңеп кайтуларын көтәбез", - дип яза алар. 

Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/taskicu-madniiat-iortynda-xarbilarga-iardam-italar


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение