События

«Арча Арена» боз сарае бүген ничек яши? 04.02.2024

«Арча Арена» боз сарае бүген ничек яши?

Без “Арча Арена” Боз сараендагы хоккейчылар уңышларын ишетеп, күреп торабыз. Хоккей гынамы, ял көннәрендә кичләрен тимераякта дәртле музыкага күмәк шуулар яшьләрнең очрашу урынына әйләнде, хәтта ул хәрәкәтле, фигуралы шуулар дискотеканы хәтерләтә.

Бүген Боз сарае ничек яши? Хоккей түгәрәгенә язылырга әти-әниләр балаларын алып киләләрме? Шул турыда сөйләшергә Арча Боз сарае җитәкчесе Илһам Шакировны редакциягә кунакка чакырдык.

– Аллага шөкер, Арчаның Боз сарае ачылганга 9 ел булды, әле генә шикелле иде, – дип башлады сөйләшүне Илһам Мәхмутович. – Арча районында Боз сарае төзелү ул районның спорт тормышына бик зур этәргеч ясады. Мондый хоккей һәм фигуралы шуу өчен барлык шартлар тудырылган Боз сарае ул – балалар, киләчәк буынны физик һәм рухи яктан тәрбияләү өчен искиткеч зур мөмкинлек. Заманча бу бина Арча өчен зур байлык. Барлык уңайлы шартлар бар. Кил дә хоккей уйна, тимераякта шу.

– Боз сарае ачылган вакытларны яхшы хәтерлим. Дөрестән дә, Арча районы тормышында бу зур вакыйга булды. Ачылу тантанасына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та кайтты. Әти-әниләр балаларын хоккейга бирергә тырышты. Хоккей бит бу! Малайлар өчен менә дигән шөгыль! Без дә 5 яшьлек игезәк малайларны Боз сараена алып килдек. Әмма тренер безне сөенеп каршы алмады. Әлегә кеше күп, алмыйбыз, диде. Шулай да без тагын килдек. Алдылар. Ике ел йөрдек. Аннан бер елга иртәрәк мәктәпкә укырга кердек. Йөреп булмады. Бассейнга күчтек. Хәзер таэквондода. 
– У-у, сезнең егетләр, җитезләр, гәүдәлеләр, алардан менә дигән хоккейчылар чыгар иде. 
– Илһам Мәхмутович, хәзер дә 9 ел элеккеге кебек әти-әниләр балаларын хоккейга бирәме?
– Киләләр, әмма элеккеге кебек түгел. Азайдылар. Азаюның сәбәпләре төрле. Балалар туу саны кимеде. Шөгыльләнү өчен Арчада спорт төрләре күп. Көрәш, йөзү, футбол, волейбол, таэквондо... – җаның теләгәненә йөр генә. Хоккей ул арзан спорт төре түгел. Киемнәре, тимераягы шактый суммага төшә. Кыйммәтле спорт төре дип әйтсәк тә, спортның кайсы арзан инде аның?! Аннан баланы Боз сараена кадәр йөртү мәшәкате дә бар. Кечкенә балаларның хоккейга килүе Арча өчен аз. 4-5 яшьлек балаларны җыйныйбыз. Ләкин сан канәгатьләнерлек түгел. 
– Боз сараенда бүген күпме бала хоккей белән шөгыльләнә?
– Боз сараена 208 бала хоккейга йөри. 15 группа. Дүрт тренер эшли. Барысы да махсус әзерлекле, “Ак Барс” хоккей клубында тәрбияләнгән, үзләре хоккей уйнаган, хоккейда үскән егетләр,  квалификацияле тренерлар, Казаннан. Алар: Евгений Тимощук, Евгений Уваров, Алексей Куклин, Рүзәл Нуриев. 
– Ә бит хоккей ир-егетләр өчен иң абруйлы спорт төрләренең берсе! Казан янәшә генә. Алга таба югарыга үсү мөмкинлеге дә бар!
– Әлбәттә! Менә без 9 ел эчендә күп нәрсәгә өйрәндек һәм ирештек. Тәҗрибә тупладык. Бик матур уңышларыбыз бар. Боз сараена кергәч тә фойега куелган Кубоклар күргәзмәсе бу җиңүләр турында сөйли. Төрле дәрәҗәдәге җиңүләрдән 9 ел эчендә барысы 136 кубок алганбыз. Ярышларда катнашып торабыз. 4-5 яшьтән хоккейга йөргән балалар  хоккей уйнарга тәмам остарып җитәләр. Ярышларда көчле көндәшләрен дә җиңәләр. Бу турыда озак сөйләп булыр иде. Кайберләрен генә әйтеп үтәм. Менә безнең 2010 елгы егетләрдән торган “Ракета” командасы өченче сезон инде Россия беренчелегендә уйный. Казанның көчле “Динамо” командасын, “Нефтехимик”ларны җиңеп, бик каты уйныйлар. Менә әле 2014 елгы малайларның “Тулпар” командасы республика беренчелегенә Мамадышта уйнап, финалга чыкты. Шулай ук 2015 елгы малайлардан торган “Арча” командасының (тренеры Алексей Куклин) Татарстан чемпионы булып калу мөмкинлеге бар. Шуңа таба барабыз. Безнең 2013 елгы “Кар барслары”, “Тулпар” командалары катнашында “Алтын алка” клубы кубогына бик каты ярышлар бара. Гомумән, “Алтын алка” клубы кубогына бик матур чыгышлар ясыйбыз. Ике ел рәттән “Драконнар” һәм “Ястребы” командалары “Алтын алка” клубы кубогын алдылар. Җиңүләр яулап, Сочида Европа чемпионнары кубогына, Бөтенроссия күләмендәге ярышларда катнашып, үзебезне көчле командалар буларак күрсәттек. Һәм тора-бара кайбер хоккейчылар Казанның махсус хоккей клубларында шөгыльләнә башлый. “Ак Барс”, “Смена”, “Волна” хоккей клубларында, “Динамо” хоккей мәктәбендә, Түбән Камада “Нефтехимик” хоккей клубында, хәтта Башкортстанда шөгыльләнүче безнең яшүсмерләр бар. Бәлки әле аларны Россиянең яшьләр командасында күрербез. Россия дәрәҗәсендә уйнарга сәләтле безнең егетләребез үсеп килә.
– Илһам Мәхмутович, мәгълүматларыгыз өчен рәхмәт. Уңышлар сезгә!

Хөрмәтле әти-әниләр, улыгызны хоккейчы итеп күрәсегез киләме? Ә егетләргә хоккейчы булу бик килешә. Алар команда өчен җан атучы, тәвәккәл, җитез, батыр йөрәкле булып үсәләр. Җырдагыча, чын ир-егетләр хоккей уйный! Киттекме Боз сараена? Киттек!


Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/arca-arena-boz-sarae-bugen-nicek-iasi


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение