Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
20.02.2024
Арчада Халыкара туган тел көнен билгеләп үттеләр
Бүген Арчаның “Казан арты” тарих-этнография музеена килгән кунаклар “Тел бистәсе” әдәби-акыл уенында көч сынашты. Әдәбиятыбыз ядкәрләре, “Кызык кадак”, тизәйткечләр әйтү, тел чарлау, фал ачу кебек туган телебезнең байлыгына нигезләнгән күңелле уеннар әлеге бәйгедә катнашучыларның күңеленә хуш килгәндер, мөгаен.
Чара вакытында якташ шагыйрьләребезнең иҗаты тупланган “Кадерледән дә кадерле Туган үскән ил генә” исемле җыентык та тәкъдим ителде. Әлеге бәйрәм Халыкара туган тел көне уңаеннан оештырылды.
Туган телләребездә сөйләшик һәм аралашыйк, дуслар!
Гөлүсә Хаҗиева,
“Казан арты” музее фәнни хезмәткәре
Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/arcada-xalykara-tugan-tel-konen-bilgelap-uttelar