События

Арчаның В.Ф.Ежков ис. 1 мәктәбе шаккатырмый калмый 29.02.2024

Арчаның В.Ф.Ежков ис. 1 мәктәбе шаккатырмый калмый

1нче мәктәптә Гаилә елына багышланган күргәзмә белән таныштык, аннан актлар залында концерт карадык. Искиткеч булды бу чаралар. Мәктәп директоры Эльмира Нәзыйховна Сафина үзе дә күргәзмәне яратып һәм сокланып карады. Менә бит, нинди безнең әти-әниләр һәм балалар! 

Арчаның 1 нче мәктәбендә укучыларның әти-әниләре балалары белән үзләренең гаилә шөгыльләрен күрсәттеләр. Кем ипи пешерә, кем сәгатьләр ремонтлый, кем түбәтәйләр эшли...Берәүләр киемнәр тегә, икенчеләр торт пешерә, өченчеләр йомшак уенчыклар ясый... Менә, мәсәлән, Арчада яшәүче Нияз Ибраһимов чын күннән каешлар, акча янчыклары, паспорт тышлары ясый. 

7 сыйныфта укучы Асыльяр Калимуллина рәсемнәр иҗат итә... Искиткеч шөгыль-һөнәрләр! Аларны сокланып, шаккатып карап йөрдек. Осталыкның чиге юк.

Бик матур очрашу булды ул. Күргәзмәне яратып карадык. Ә концертта җырга-моңга сәләтле гаиләләр чыгышын  сокланып тыңладык. Афәрин!

https://www.youtube.com/watch?v=BdxZeATJCjU

https://www.youtube.com/watch?v=gYueuv_edQo

https://www.youtube.com/watch?v=Rs3aLLLd5eg


Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/arcanyn-vfezkov-is-1-maktabe-sakkatyrmyi-kalmyi

Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/raxatlanep-ial-ittek


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение