События

Апаз урта мәктәбендә “Яңа ел тамашасы” 29.12.2015

Апаз урта мәктәбендә “Яңа ел тамашасы”

Соңгы ике елда Апаз урта мәктәбе коллективының чыршы бәйрәмнәре –“Яңа ел тамашалары” авыл мәдәният йортында шыгырым тулы заллар белән бик күңелле үтә. Залга сыймаган халык фойеда басып карап тора, чөнки тирә-як авыллардан да килүчеләр күп.

Традиция буенча үткәрелә торган бу бәйрәмнәр башка елларда да бик оешкан төстә, матур оештырыла иде. Хәер, бу беркем өчен дә яңалык түгел. Һәр мәктәп үзенчә тырышып, җиренә җиткереп үткәрергә тырыша чыршы бәйрәмнәрен. Бездә нәрсәсе белән үзгә соң алар? Ни өчен халык Апаз урта мәктәбенең “Яңа ел тамашаларын” зур түземсезлек белән көтеп ала? Чөнки укытучылар коллективы, дирекция белән берлектә, укучылар белән бергә үзләре дә сәхнәдә чыгыш ясый. Кемдер: “йөриләр инде җүләрләнеп”,- дияр. “Каян башыгызга килде ул?”- диючеләр дә булмады түгел. Ә башы болай башланды.

Мәктәп еллары нәрсәсе белән хәтердә нык уелып кала, еллар үтү белән кайтып-кайтып хәтирәләрне яңартасың, сагынып искә аласың? Билгеле инде, төрле күңелле чаралар, коллектив белән бергә оештырган ниндидер иҗади эшләр, күңел биреп, дулкынланып әзерләнгән чаралардан алган тәэсирләр… Алар балачакның кадерле мизгелләре булып хәтергә уелып кала, еллар үтеп искә төшкән саен, җаннарны сафландыра.

Күп балалар кыюсыз, кеше алдында чыгыш ясарга уңайсызланалар, иптәшләре көлүдән куркучан булалар. Яңа ел бәйрәмнәрендә дә зуррак класска күчкән саен төрле костюмнар киеп чыгыш ясауны бала-чагага хас әйбер итеп караучылар күбәйде. Без бу проблеманы чишү юлларын эзли башладык.

Үткән ел укучыларга сюрприз ясарга булдык. Укытучылар коллективы, укучылардан яшереп кенә, төрле мультфильм геройлары булып киендек, үзебезгә чыгышлар әзерләдек.

Алдан , урманга барып, Кыш бабайны разбойниклар урлаган итеп видеога төшереп, мультфильмнар белән бәйләп кино ясадык. 2 смена(5-7) балалары сәхнәгә тезелеп баскач, авыл җирлеге рәисе исеменнән срочная телеграмма алып керделәр. Анда Апаз авылы тирәсенә Мультдесант төшүе, балаларга игътибарлы һәм сак булырга кирәклеге әйтелгән иде. Шуннан башланды тамаша: экранда видео, сәхнәдә сценарий буенча төрле мульт-геройлар чыгыш ясый. Укытучыларның бу чыгышы укучыларга бик нык тәэсир итте. Аннары укучыларның чыгышлары дәвам итте. Икенче көнне өлкән класслар белән чыгыш ясарга төрле күңелле номерлар әзерләгән идек. Балаларның һәм ата-аналарның соравы буенча “мультдесант”ны да кабатлап күрсәтергә туры килде.

Бергәләп чыгыш ясау укучы белән укытучыны якынайта, бер-береңә ышанычны арттыра, укучы укытучысының, укытучы укучыларның ниндидер яңа сыйфатларын күрә. Бергәләп чыгыш ясаганда балалар үзләрендә зур җавапчылык тоеп, тагын да тырышып әзерләнәләр. Бөек җиңүнең 70-еллыгына укытучылар һәм укучылар коллективы зур концерт әзерләп, Апаз, Пшәнгәр, Хасаншеих авылларында чыгыш ясаганда без моны тагын да яхшырак аңладык.

Ә быелгы “Яңа ел тамашасы”на килгәндә, коллектив уку елы башында ук бер фикердә иде: “Бездән халык тагын ниндидер яңалык көтә инде, сынатмаска кирәк”,-дидек.Укучылар да һәр тәкъдимне күтәреп алырга торалар. Бер каршы килүче юк, үзләре фикерләрен әйтәләр, үзләре чыгышларын кабатлыйлар. Әзерләнү этабы чыгыш ясауга караганда да күңеллерәк: һәркем эш белән мәшгуль.Эшне 2015 нче ел- әдәбият елы булу, 2016 нчы елда бөек шагыйрь Г.Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан “Кәҗә белән

сарык” әкиятенә нигезләп видеофильм төшерүдән башладык. Тамашаның үзен Тәкә белән Кәҗә командасы(2015 ел) һәм Маймыл (2016 ел символы) командалары арасында зур бәйге формасында алып бардык. Бу командаларның җитәкчеләре ролендә мәктәп директоры Сибагатуллин Р. Х. Һәм физика, математика укытучысы Хаертдинов Х. М. уйнады. Ә кәҗә ролен бик килештереп тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Якупова А.Р. башкарды. Тамаша Тәкә (2015)командасын яклап чегән таборының җырлап, биеп урамнан килеп керүеннән башланды. Монда укытучыларның ярты коллективы да, төрле класс укучылары да бар иде – чын чегән таборы диярсең: сәхнә тутырып биедек! Аннары ирландия кызлары чыкты. Ә маймылны яклап аборегеннар чунга-чанга биеде, аларны дәртле ламбада, аннары грузин халык биюе алыштырды. Көчле алкышлар астында беренче раунд 1:1 белән тәмамланды.

Яңа ел белән котлап, бәйгегә биремнәрне тапшыру өчен алдан видео-мөрәҗәгатьләр яздырылды. Район хакимият башлыгы Нуриев И.Г., мәгариф бүлеге җитәкчесе Давлетбаев З…., АТП начальнигы Гараев Р.Б., музей директоры Гарипов Ш. З., Апаз авыл җирлеге башлыгы Садыйков Р.Ш.ларга зур рәхмәтебезне җиткерәсебез килә. Аларның котлаулары, әйтелгән биремнәр укучылар һәм укытучылар коллективын чыгыш ясарга тагын да рух-ландырды, авыл халкының да күңеленә бик хуш килде.

Бәйгедә һәр раундта укучылар белән бергә укучылар да катнашты. Дәртле биюләрне ялгыз җырлар алыштырды, Г.Тукай иҗатына хөрмәт йөзеннән “Бала белән күбәләк”, “Кызыклы шәкерт” сәхнәләштерелде. “Татар халык биюләрен, хәрәкәтләрне кабатламыйча, кем остарак башкара?”- дип узышу дисеңме, яңа ел такмакларын кара-каршы бии-бии җырлашу дисеңме,төрле уеннар, триолар чыгышы, мари, рус халык биюләрен укучылар, укытучылар чиратлап, парлап бию дисеңме, төрле класслардан стилягалар биюләре, укытучыларның һинд кызлары биюләре, төрле классларның хорлары – бер чыгышны да аерып калдыра торган түгел: барысы да бик матур чыгыш ясады. Тәкә белән Кәҗә һәм дә маймылның күңелле итеп алып барулары, залның һәр чыгышны алкышлар белән яратып озатуы; аппаратураны, һәр музыканы көйләп, биюдә дә катнашырга, кыш бабай булып та чыгыш ясарга өлгергән математика- информатика укытучысы Нуриев Рамиль, аның ярдәмчесе 11 класс укучысы Галиев Ришатның да тырышлыгы белән, һәрбер укытучы-ның, һәрбер укучының тырышып әзерләнүе, теләп катнашуы кабатланмас бәйрәм атмосферасы тудырды.Кыш бабай белән кар кызын чыршы тирәли җырлап әйләнеп чакырырга, аларның теләкләрен үтәргә, аннары үзләрен биетеп озатырга да өлгердек. Кыш бабайның көр матур тавышы, кар кызының (рус теле укытучысы Гарипова А.Э.) матур теләкләре тамашачының күңеленә хуш килде. Ахырдан балаларга барысына да Рүзәл Баязитовичның яңа ел күчтәнәчләре өләшенде. Авыл халкы, килгән кунаклар, алдагы елларда мәктәбебезне тәмамлап киткән укучыларыбыз мәктәп коллективына чиксез рәхмәтләрен белдерделәр, алган тәэсирләре белән уртаклаштылар.

Ә без , укытучылар, укучыларыбызның теләп катнашуларын, үзләре инициатива күрсәтеп әзерләнүләрен, иҗади процесста кайнауларын, эзләнүләрен күреп шатланабыз, берсеннән-берсе матур чыгышларын карап горурланабыз. Димәк, без дөрес юлда!

Хөрмәтле райондашлар! Сезне Яңа ел белән котлыйбыз! 2016 нчы ел бары тик шатлык, куанычлар гына алып килсен! Барыбыз да сау-сәламәт, исән-имин булып, кайгы-хәсрәтләр күрми, бер-беребезнең кадерен белеп, тормышның ямен күреп, яшәүнең тәмен белеп яшик!

Апаз урта мәктәбе педагог-оештыручысы, биология укытучысы Ибрагимова Римма

Арча Хәбәрләре


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение