События

Питомник клубында дини кичә үткәрелде 04.04.2024

Питомник клубында дини кичә үткәрелде

Питомник клубы җитәкчесе Нәсимә Гарифуллина хәбәр итә.

Плодосовхоз авыл клубында, Рамазан ае хөрмәтенә мөнәҗәтләр, вәгазьләр, догалар кичәсе үткәрелде.Питомникта яшәүче Гөлчәчәк абыстай үзе, аның шәкертләре, Питомник халкы һәм "Яшь йөрәкләр" халык вокаль ансамбле катнашты.Кичәне Гөлчәчәк абыстай дога белән башлап җибәрде, Дания апа,Фирәүзә апа, Саймә апа, Фәүзия апалар дәвам иттеләр. Мөнәҗәтләрне Лениза апа, Зөлфирә апа, Фәридә, Фәния җырладылар. Гөлчәчәк абыстай, Рамазан аена багышлап вәгазьләр һәм теләкләр әйтте.Җырчыбыз Дамир Шакиров (баянда Вилорик Зиатдинов уйнады) матур җырларын башкарды.Соңыннан, "Яшь йөрәкләр" халык вокаль ансамбле "Ходаема мең рәхмәт" дигән яңа җырын җырлады.Мәртәбәле һәм файдалы кичә булды.Барыгызга да зур рәхмәт!


Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/pitomnik-klubynda-dini-kicz-utkzrelde


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение