Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
Концлагерьда туган Исмәгыйль Габидуллин: «Андый хәлләр башка кабатланмасын иде»
Мин Исмәгыйль абый үз кулы белән язып биргән истәлекләрне укыгач, аның турында сезгә дә язарга булдым.
Яңа Ашыт авылы тарихын, аның кешеләрен барлый башлагач, концлагерьда туган Исмәгыйльне беләсеңме, дип сорадылар. “Ишетеп кенә беләм”, - дип җавап бирдем. Яңа Ашытта мәчет ачканда кайткач, менә бит Исмәгыйль, дип безне таныштырдылар. Мин аннан үзе, гаиләсе, авылдагы тамырлары турында язып бирүен үтендем. Менә ул дәфтәр минем кулымда. Яңа Кенәр Сабантуена үзе кайтып, миңа тапшырып китте. “Сеңлем, безнең турында да белсеннәр, тормышның кадерен белсеннәр, андый хәлләр башка кабатланмасын иде”, - дип тапшырды ул аны миңа.
Ул дәфтәрдә язылганнарны еламыйча гына укып булмый! Чыдый адәм баласы михнәткә. Андый язмышлы өлкәннәргә хөрмәт, кадер, игътибар күбрәк булсын иде...
Менә шундый язмышлар...
1938 елда аның әти-әнисе һәм Яңа Ашыт авылыннан тагын берничә гаилә эшкә ялланып, Карелиягә урман кисәргә китә. Алар бераз акча эшләп, тормышларын бераз җайга салырга ниятләп китәләр. Ике балаларын да үзләре белән алалар. Габидуллин Зәкәрия абый – 1918, хатыны Файзә апа – 1918 елгы. Кызлары Фәүзия – 1935, уллары Наил – 1938 елгы. СССР белән Финляндия арасындагы сугыш яңа гына тәмамланган була. Җиңүче ил буларак, СССРга Финляндиянең бер өлеше күчә һәм ул территорияләр Карелиягә кушыла. Арчалылар нәкъ шушы территориядә агач әзерләргә тиеш булалар. Ләкин тыныч кына эшләргә насыйп булмый. Сугыш башлана. Финнар, немецлар белән берләшеп, СССРның чиктәш районнарын тупка тоталар. Урман кисүчеләр туган якларына таба кача башлый. Ләкин бала-чага белән җәяүләп ерак китә алмыйлар. Ризык эзләп йөри торгач, бер бистәгә килеп чыгалар, ә анда хәрбиләр, чып-чын сугыш. Аларны тотып алалар һәм концлагерьга илтеп тыгалар. Ачлык, авыр эш. Кулда ике бала. Ирләрне алюминий заводына эшкә, ә хатын-кызларны урман кисәргә йөртәләр.
1942 елда август аенда Исмәгыйль концлагерьда туа. Әнисе ашханәдән бәрәңге кабыгы урлап алып кайтып, балага имезлек ясап ашата. Моның өчен, белсәләр, баштан сыйпамаслар иде. Атып та үтерерләр иде. 1944 елда Камил туа.
Лагерьда эшләүчеләр арасында бер татар солдаты була һәм ул милләттәшләре турында мәчеттә сөйли. Мәчеттәгеләр Финляндия хөкүмәтенә мөрәҗәгать итәләр, ярдәм сорыйлар. Әлеге мөселманнар сугышка кадәр үк Финляндиядә яшәгәннәр, эшләгәннәр һәм ышаныч казанган булганнар. Хөкүмәттәгеләр каршы килми һәм, кирәкле исемлекләр төзелгәч, Финляндиядә яшәүче татарларга әсирләрне бүлешеп алып китәргә рөхсәт бирә.
Шулай итеп, Исмәгыйль абый гаиләсен 1943 елда “Тавитти-3” лагереннан Октябрь революциясе чорыннан ук Финляндиядә яшәүче, терлек белән сату иткән, алюминий заводы тоткан сергач мишәре алып китә. Ул җир бүлеп биреп, гаиләгә йорт җиткерергә куша. Бер-ике атнада гаилә үзләре торырлык йорт җиткерә.
Зәкәрия ага алюминий заводында эшли, Файзә апа йорт эшләрен башкара, балаларны карый. Гаиләнең хәле уңайлана. Тамаклары тук, өсләре бөтен, тоткынлыкта түгел.
Ләкин туган як тарта. Йөри торгач илчелектә аларга туган якларына кайтырга рөхсәт бирәләр. Ләкин туган җирләренә түгел, ә Калинин өлкәсенә.
1945 ел башында элеккеге әсирләр Ленинградка юл тоталар. Анда тикшерүләр башлана, Зәкәрия абыйны армиягә озаталар. Файзә апа дүрт баланы ияртеп, җәфаланып булса да, пароход белән Спасска, аннан Казанга, ничек итсә итә, Арча аркылы туган авылына кайтып җитә. Колхозда эшли. Өенә ашлык урлап кайткан дип, өч елга төрмәгә ябып куялар. Файзә апаның “дело”сы тикшерүчегә эләгә. Ә ул аларның ерак туганнары булып чыга. Шул кеше Ворошиловка хат яза һәм Файзә апаны азат итәләр.
“Көтү дә көттем, ат та җиктем...”
Исмәгыйль абыйның балачагы авылда үтә. “Көтү дә көттем, ат та җиктем, трактор белән җир сөрдем, комбайнда эшләдем. Әти авылдан Пермь өлкәсенә чыгып китте. Әтисез үстек дисәк тә була. Кая кушсалар, шунда эшләдек. Бервакыт иртән йокыдан торгач, башым әйләнеп, аңымны җуйганмын, күмер чуенын каплап куя торган тимергә бәрелеп, иягемне тишкәнмен. Әби белән әни мине, үлде бала дип, зур якка чыгарып сузып салганнар. Аңыма килгәч, канны туктатып, кызыл галстук белән яраны бәйләп, эшкә озаттылар”, - дип сөйли ул.
1961 елда хәрби комиссариат Исмәгыйль абыйны шоферлыкка укытырга Усад училищесына җибәрә. Укып бетергәч, шунда бераз эшләп, авылга кайта һәм совхозда эшли.
1962 елда армия сафларына алына. Өч ел хезмәт итеп кайтаннан соң, Кенәр совхозында эшли. Тормыш корганнан соң, Казан шәһәренә китә, гомер буе шунда яшәп, Казан университетында ГИДУВта эшләп, лаеклы ялга чыга.
Техниканы биш бармагы кебек белгәнгә, аны “машина профессоры” дип йөртәләр. Университетта студентларны машина йөртергә өйрәтә, ипподромда техника буенча инженер, авиация институтында гараж җитәкчесе һ.б. булып эшли. Кайда гына эшләсә дә, һәрвакыт ачык, намуслы, җаваплы, остаз була ул.
Бүгенге бәхет
Исмәгыйль абый белән Роза апа бик бәхете бүгенге көндә. Ала лаеклы алмаш белән горурлана алалар. Кызлары – медицина фәннәре докторы, профессор. Улларының берсе – подполковник, берсе – эшмәкәр. Бүгенге көндә алар бәхетле әти-әни, хөрмәтле дәү әти, дәү әни.
Исмәгыйль абыйның зур хыялы – үзе туган җирләрне күреп кайту. Концлагерь урынында нәрсә икән? Концлагерьда туса да, сугыш газапларын күрсә дә, ул “Бик бәхетле мин!”, - ди. Шул ук вакытты, без күргәннәрне берәү дә күрмәсен, андый хәлләр кабатланмасын дип тели.
Аның сөйләве буенча, аның әсирлектә тууы, андагы хәлләр белән университетта эшләгәндә Җәүдәт Тәрҗемәнов кызыксына һәм Финляндиядән кайткач (Лобачевский турында мәгүлүмат тупларга барган була), анда әсирлектә булучылар һәм шунда туган балаларның тулы исемлеген булдыра. Бүгенге көндә Татарстанда әсирлектә туган 97 кеше яши.
#МойГеройМояСемья
#МинемГеройМинемГаилә
Венера Шәфигуллина, Арча