Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
Анда ярдәм бик кирәк
Зөлфия Мәгъсумова белән Тәнзилә Вәлиева Оренбург өлкәсенә барып, җыелган гуманитар ярдәмне илтеп кайттылар. Аларны бик җылы каршы алганнар.
– Безгә төрле фикерләр ишетергә туры килде. Казанда бер таксист: “Сезгә дөнья кадәр акча түлиләрдер инде”, – диде. Безнең үз хисабыбызга ял алып, бушка йөрүебезгә ышандыра алмадык. Үзләре бер барып кайтсалар, андый сүзләр әйтмәсләр иде.
Махсус хәрби операциядә катнашучылар яныннан кайтуның икенче көнендә Оренбургта су басудан зыян күрүчеләргә ярдәм кирәклеге турында ишетәләр.
Оренбургтагы “Тәүбә” мәчетенә шалтыратып, абыс-тай белән элемтәгә чыгалар. Иске Ашыттан Рәдифә абыстай ярдәмгә килә. Шактый акча җыела. Юл чыгымнарына да өлеш чыга. Ашытбаш, Шекә, Ташкичү, Иске Ашыт халкы бик күп кием-салым китерә. Яңа Кенәрдән Зөлфия Вафина, Шушмабаштан Гөлнур Шәрәфетдинова белән бергәләп ике машинада (үз автомобильләре, үзләре рульдә) тәвәккәлләп юлга чыгалар.
– Кемгәдер үзебезне күрсәтү өчен түгел, дин күзлегеннән караганда да, болай да мохтаҗларга булышу фарыз ул. Аңлаган кеше шунда ук безне күтәреп алды, ярдәм кулы сузды, – диде Гөлфия ханым. – Ә анда ярдәм бик кирәк. Йортлар, кешеләрнең бар мал-мөлкәтләре су эчендә калган. Бөтен җирдә су. Аэродром, тракторлар, чәчкечләр – бөтен нәрсә суда, кимегән урыннарында сазлык, йортларның түбәләрендә ләм. Кашыктан алып оекбашка кадәр кирәк халыкка. Балаларга гына булса да кием таба алмыйсызмы, дип мәчеткә мөрәҗәгать иткәннәр. Кайда йоклыйлар, ашыйлардыр. Ходай күрсәтмәсен.
Ярдәм итүне башлап йөрүче Гөлфирә абыстай аларны шәһәр чигендә үк каршы ала, алып килгән әйберләрне китерелгән ярдәмне тиз арада мәчеткә бушаталар, истәлеккә Оренбургның йомшак бияләйләрен бүләк итеп, мәдрәсә, аның тарихы белән дә таныштыралар.
Мәдрәсәдә әлегә кадәр махсус хәрби операция зонасындагы егетләргә ярдәм иткәннәр, кирәк-яракларны теккәннәр, хәзер исә зыян күргән гаиләләргә төрле яклап булышалар икән.
– Без дә күп кешене сөендерә алдык. Бөтен булышкан кешегә рәхмәт җиткерергә куштылар, – диде Тәнзилә ханым. – Киелмәгән киемнәр бик күп. Мәрхәмәтле кешеләр китерә икән, без тагын барырга риза. Күпме кешене сөендерәбез бит.
Гөлсинә ЗәкиеваТулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/anda-iardam-bik-kirak