|
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
12.06.2024
Наил Сабиров вафат
Арча, Әтнә районнарында гына түгел, республикада да хөрмәтле, дәрәҗәле аксакал Сабиров Наил Закир улы бүген вафат булды.
Ул 1932 елгы, тиздән аңа 92 яшь тула иде.
Наил абый Сабиров 28 яшендә «Чулпан» колхозы рәисе итеп билгеләнә. Колхозны алдынгылар сафына күтәрде, данын еракларга җиткерде. Халыкның тормышын, көнкүрешен яхшыртуны алгы планга куеп эшләде. Әтнәбезнең дәрәҗәле аксакалы иде. Урыны оҗмахта булсын, гаиләсенә, балаларына, якыннарына Аллаһ сабырлык бирсен.
Наил Сабиров иртәгә, сәгать 10.00дә, Дусым авылы зиратына җирләнә, дип яза «Әтнә таңы».
Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/nail-sabirov-vafat
