Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
Шундый якташыбыз белән горурланабыз
Марат Сабиров Кәчедә туып үскән. 1986 елның 6 августында туган. Ике малай әтисе.
Без күптән түгел район Иҗтимагый советының күчмә утырышында Кәче мәктәбендә булдык. Музеена кердек. Музейда махсус хәрби операциядә катнашучыларга аерым бер почмак эшләп куйганнар.
Хәрби киемнәренә кадәр бар. Без мондагы хәбәрләр, фотолар, экспонатларны зур кызыксыну белән карадык. Бүген сүзебез шушы батыр егетләрнең берсе – Марат Сабиров турында. Күптән түгел ул ялга кайткач, мәктәптә балалар белән очрашуда була. Ватанга тугрылыклы булып, батыр егетләр һәм кызлар булып үсәргә кирәк дип, киңәшләрен бирә. Тырышып укырга, спорт белән шөгыльләнергә, бигрәк тә малайларга физик яктан көчле булырга кирәклеген әйтә. Армия ул көчле ир-егетләрне ярата. “Кечкенә вакыттан мин турникта тартылып үстем, – дип сөйли Марат очрашуда. – Үз улларымны да шуңа өйрәтәм”. “Бик матур очрашу булды, - дип сөйли башлангычлар укытучысы Эльмира Мөхәммәтшина. – Авылыбызның лаеклы ир-егете ул Марат. Мин аның турында бары тик яхшы сүз генә әйтә алам. Исән-сау хезмәт итеп кайтырга язсын”.
Олы улы Ригиль: “Әти безгә гел эшләп үсәргә, турникта күтәрелергә, чыныгып үсәргә куша”, – дип сөйли. Бакчаларында турник тора. Һәм өйдә дә. Шөгыльләнергә бокс капчыгы да бар.
Марат туган авылында гаиләсе белән яши. Бүгенге көндә махсус хәрби операция зонасында. 2022 елның сентябреннән. Ике тапкыр ялга кайткан. Кәче мәктәбен тәмамлап, 120нче һөнәр училищесында укый. Төзелештә эшли. 2004 елда армиягә алына. Коры җир гас-кәрләрендә сержант дәрәҗәсендә пулеметчы булып хезмәт итә. 2013 елда өйләнә.
Хатыны Гөлназ белән сөйләшеп утырдык. Уллары белән аралаштык. “Мин үзем Божа авылы кызы, – дип сөйләде Гөлназ. – Кәче клубында дискотекада таныштык. Бер-беребезне ошатып, яратышып өйләнештек. Менә хәзер ике улыбыз үсеп килә. Олысы Ригильгә 11 яшь, 5нче сыйныфка күчте, Кече улыбыз Ильяска 10 яшь, дүртенче сыйныфка бара. Икесе дә йөзү белән шөгыльләнә”.
Алар Маратның туган нигезе янына йорт җиткереп чыгалар. Маратның әнисе Фирая, әтисе Фәргать. Дүрт бала үстерәләр. Аллага шөкер, дүртесе дә исән-саулар.
Гөлназ ире турында яратып сөйли. Әйбәт кеше, ди. Куллары эш белә, алтын, ди. Гөлназ үзе Казанга барып эшләп йөри. Балаларга күз-колак булырга күршедә генә Маратның әти-әнисе бар.
...Ил сакчылары. Сез Ватанга кирәк. Сез әти-әниегезгә, балаларыгызга, хатыныгызга, гаиләгезгә кирәк. Сезнең белән горурланалар. Укыган мәктәбендә дә күзләр Маратның күкрәгендәге “За воинскую доблесть» медалендә генә була. Беренче елында ук район хәрби комиссариатына Марат хезмәт иткән батальон командирыннан Рәхмәт хаты килеп төшә. Анда мондый юллар бар: “Хәрби хезмәт үтүчеләр арасында сержант Марат Сабировны аерым әйтеп үтәбез. Ул рота командирына ышанычлы терәк, үзенең тәртибе, аралашуы, тышкы кыяфәте, хәрби әзерлеге белән иптәшләрен дә чыдамлыкка, түземлеккә, тәртипкә өнди. Бу сыйфатлар хәрби шартларда һәм гадәти эш көннәрендә бик тә мөһим. Командование куйган барлык хәрби бурычларны тиз һәм сыйфатлы итеп үти”.
Менә нинди ул Марат! Исән-сау булсын!
Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/sundyi-iaktasybyz-belan-gorurlanabyz