События

Рәхмәт, юлчыларга! 03.07.2024

Рәхмәт, юлчыларга!

Җәй юлларны карау өчен уңай вакыт

Шуңа да юл салучы, юлларны ныклап төзекләндерүче оешмалар җәйдән файдаланып калырга тырыша.

“Без өч районга – Арча, Әтнә, Теләче районнарына һәм, гомумән, республикага хезмәт күрсәтәбез, – дип сөйләде республиканың “Татавтодор” җәмгыяте Арча филиалы җитәкчесе Альберт Сафиев. – Бригадаларыбыз Арча, Әтнә, Теләчедән тыш башка районнарда да эшлиләр. Быел безнең Арча районында узган елга караганда юлларны ремонтлау буенча план азрак җиткерелде. “Федераль юлларны норматив хәлдә тоту” программасы нигезендә 70 млн сумлык, “Территориаль юлларны норматив хәлдә тоту” программасы кысаларында 100 млн сумлык эш башкару каралган. Ремонт программасы нигезендә 114 млн сумлык эш башкарылачак. Юлларны даими рәвештә карап, ремонтлап торырга кирәк. Машина күп йөри, табигать шартлары да зыян сала. 65 тонна йөк төягән машиналарга кадәр йөри хәзер. Чыдасын юллар! Дөрес, хәзер юлларны асфальтлау технологияләре үзгәрде, сыйфат күпкә яхшырды”.

– Бүген Әтнә–Чыпчык арасында (2,1км, 126 млн сумлык) юл салабыз, – дип сүзне дәвам итте “Татавтодор” Арча филиалы җитәкчесе урынбасары  Нәзир Фәттахов. – Һәм безнең эш Биектау районында да бара.  Коркачык–Югары Ия авылы арасындагы юлны (2,5 км) капиталь эшлибез. Арча районында Ашытбаш–Шушмабаш–Карадуган авыллары арасына, Хәсәншәех–Апаз арасындагы юлга (1,9 км) асфальт салынды.  Һәм безнең эш Арча–Олы Әтнә юлында башланачак. Җөлби чатыннан Кушлавыч авылы чыгып беткәнче юл (1,5 км)  астфальтланачак”.

Федераль программага Казан–Малмыж юлы керә. Шушында быел Көтек белән Иске Төрнәле арасындагы асфальт юл (3,8 км) нык-лап төзекләндерелде.  Яңадан асфальт җәелгән юл бөтенләй икенче – машина җырлап кына бара.

Үрнәк тавы, Апай-кина-Гарь авылы арасындагы юлны асфальтлау шулай ук тәмамланган. Шушы ук Казан–Малмыж федераль юлында Түбән Мәтәскә тавыннан Казанбаш авылы чатына, Күпербаш чатыннан газ трассасына кадәр юл асфальтланды. Божа турысыннан, элеккеге алма бакчасыннан (59нчы км) Казансу елгасы күперенә кадәр (63нче км) 4 км тирәсе юл нык-лап төзекләндереләчәк. Бу эшләр  федераль трассаларда эшләнде һәм эшләнәчәк.

Татарстан трассалары буенча Бирәзәбаш чатыннан Яңа Кырлайга таба асфальт (1,1км) җәю каралган. Арча–Сеҗе юлында элеккеге ГАИ постыннан Арчаның 2нче мәктәбенә кадәр (500 м) юл ныклап төзекләндереләчәк. Урта Курсадан Алан авылы чатына кадәрге ара (600м) шулай ук каралачак.

– Безнең оешмада Арча районыннан 146 кеше эшли,   Әтнә районыннан – 37, Теләче районыннан – 49 кеше. Юлчыларның берсен дә аерып әйтәсе килми. Егетләр тырышлар, үз эшләрен яхшы беләләр, – дип сөйләде Нәзир Фәттахов.

Юл эше җиңел түгел. Тыз-быз машиналар чабып тора. Аларның юлчыларда эше юк. Әмма сак булырга кирәк. Җәйнең эссе көннәрендә, юлны эшкәртеп, кайнар асфальт түшәүләре үзе бер батырлыкка тиң. Автогрейдерда эшләүче Түбән Мәтәскәдән Рамил Гайнетдинов белән сөйләшәбез. “Аллага шөкер, эшсез торган юк, – дип сөйләде ул. – Бүген Теләчедә эшлибез. Юл төзелеше материаллары белән дә өзеклек булганы юк. Бар да өелеп тора. Бу оешмада 39нчы елымны эшлим. Мин эшләгән автогрейдер заманча техника. Эсседә эссе, салкында салкын түгел. Хезмәт хакыннан да зарланмыйм. Тырышырга, эшләргә кирәк”.

...Эх, яңа асфальт түшәлгән юллардан җилдерүе үзе бер рәхәт. Рәхмәт, юлчыларга!

Румия Надршина

Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/raxmat-iulcylarga


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение