Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
Солдаттан рәхмәт хаты
Хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан ветеран Илнур Яруллин Корьән ашы үткәрде.
Ниятләр изге. Ил-көннәребез тыныч, улларыбыз исән-сау булсыннар. Догаларны Радик хәзрәт Кәримов укыды. Илнур Яруллин Корьән ашына килгән кадерле кунакларга "Солдаттан рәхмәт хаты" тапшырды. Яңа Кенәрдән махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан Инсаф Салихов та хатыны Раилә, кызы Камилә белән килгән иде. Уллары махсус хәрби операциядә булган аналар Мәмсәдән Нәзирә Хәйруллина, Яңа Кенәрдән Нурия Галимова шулай ук кадерле кунаклар булдылар. Казаннан контракт төзеп махсус хәрби операциядә катнашкан, хәзер яңадан контракт төзеп, зонага китәргә әзерләнүче ветераннар Альфред Вәлиев, Ленар Сафин, Олег Андропов та кайткан иде. Районның ветеран офицерлары, солдатларга әйберләтә һәм Корбан Гаете бәйрәме уңаеннан солдатларга итләтә булышкан иганәчеләр табын күрке булдылар. Яңа Кенәрдән Вәгыйзә Әгьләмова, Гөлнур Гайнуллина, Фзния Шәрәфиева һ.б. аш-су әзерләп кунакларны сыйладылар. Күңелгә кереп кала торган бик истәлекле мәҗлес булды ул. Тулырак итеп район газетасында язарбыз.
Румия Саттаров
Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/soldattan-raxmat-xaty