Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
Венетадан Михаил Филиппов 50 елдан артык шикәр чире белән көрәшкән өчен медаль белән бүләкләнде
Венета авылында яшәүче Михаил Филиппов А.Ю Майоров исемендәге ”50 мужественных лет с диабетом” медале белән бүләкләнде. Бу турыда безгә район үзәк хастаханәсе табиб-терапевты, эндокринолог Индира Урманова хәбәр итте.
“Безнең Арча районында 56 ел шикәр диабеты белән авыручы, инсулин белән яшәүче герой бар, – дип сөйләде Индира Зөфәровна. – Бу медальне Мәскәүдә бирәләр. Безнең героебыз Михаил Николаевич әлеге медальгә лаек булды. Медальне Казанга кайтып тапшырдылар. Алга таба да исән-имин яшәргә язсын!”.
Без Михаил Николаевичны редакциягә кунакка чакырдык. “Иртәгә Арчага табибка күренергә киләсем бар, үзем машинада йөрим, редакциягә дә кереп чыгармын”, – диде ул.
Михаил Николаевич иртәнге сәгать 9га килеп тә җитте. Сөйләшергә, аралашырга бик җайлы кеше булып чыкты. Тиздән 16 октябрьдә 70 яшь туласы. “Лена, Лена, Лена миңа тормыш бүләк итте, – дип башлады ул сүзен. – Хатыным Лена миннән 4 яшькә кече иде. Дүрт ел дуслашып йөрдек, көн саен очраштык, аңа 18 яшь тулгач өйләнештек. Ул вакытта инде мин шикәр диабеты белән авырта идем. Абыйлары инвалидка чыгасыңмыни дип, каршы да килгәннәр. Әмма Лена бернигә карамый миңа кияүгә чыкты. О-о, нинди әйбәт кеше булып чыкты ул! Мине яшәтте ул! Кызганыч, 2021 елның декабрендә вафат булды, искә төшерми, уйламый торганым юк, гел төшкә керә...”.
– Балаларыгыз бармы?
– Юк, балалар булмады. Бервакыт Лена кызамык белән авырый, без ул вакыт әле дуслашып кына йөри идек, авырса да янына барам. Шуннан кызамык миңа иярде. Икебез дә авырдык. Ник бала юк икән дип, табибларда тикшерендек. Тикшеренә торгач, ниһаять, сәбәбен әйттеләр, икегез дә кызамык белән авыргансыз, сезнең бала булмаячак, диделәр. Баланы уллыкка алырга теләп, Петербургка кадәр бардык. Лена бер малайны ошаткан да иде. Документлар алырга кайтып киттек. Кире бармадык, туганыбызның улын алып үстердек.
Филипповлар гаиләдә ун бала үсәләр. Ике кыз, сигез малай. “Иң олы абыебыз 1943 елгы, – дип сүзне дәвам итте Михаил Николаевич. – Безнең әти Николай Маркемович сугыш вакытында Казанда күкерт заводында эшли. 1947 елга кадәр. Буе 192 сантиметрлы озын гәүдәле кеше иде. Аннан механизатор булып эшләде. Әниебез Евдокия Петровна фермада сыер сауды”.
Михаил 14 яшьтән шикәр диабеты белән авырый. Башта диагнозны куя алмыйлар. “Бик каты су эчтем мин, – дип искә төшерде ул елларны Михаил. – 8нче сыйныфны тәмамлагач, Дәрвишләр бистәсендә төзелеш техникумына укырга кердем. Хәл китә, аңымны җуя башладым.
14 яшькә кадәр минем бер дә авырганым булмады. Салкын тиеп тә. Табиблар иммунитетың бик көчле булган, диделәр.
Ниһаять, диагноз куйдылар. Инсулин билгеләделәр. Авылга кайтып киттем. Табиблар кушкан диетаны да бик тотмадым. Инсулинны да я кадыйм, я юк. Лена белән дуслашып йөри башлагач, ул мине тәртипкә кертте, мин бу чиргә җитди карый башладым”.
Михаил Николаевич табиб-ларга да бик рәхмәтле. 90нчы еллардан аның табиб-эндокринологы Индира Урманова. “Аллаһы Тәгалә биргән табиб ул”, – дип рәхмәт укый Михаил.
Башта клубта киномеханик булып эшли. Фермага кочегар булып урнаша. Шунда ферма мөдире Иван Михайлович аңа: “Әйдә укы, фермага белгечләр кирәк”, – ди. Михаил олылар киңәшен тотып, Минзәлә техникумында зоотехниклыкка укый. Техникумны кызыл дипломга тәмамлый. Институтка да барырга уйлый, әмма табиблар киңәш итми.
Елена Петровна исән вакытта күпләп терлек асрыйлар. 4 сыер, 30-40 чучка, 70 баш сарык, тавык-чебеш... “Шулай итеп акча эшләдек, – дип искә төшерә Михаил Николаевич. – Мәскәүгә дәваланырга барып, күзләрне дәвалап, 3 тәңкә белән кайтыр идек...”.
– 4 тапкыр инсульт, 4 операция кичердем, – ди әңгәмәдәшебез. – Инсульттан соң хастаханәдән өйгә үләргә дип кайттым. Хәлем юк. Шуннан, мине бал кортларым белән саубуллашырга бакчага чыгарыгыз дим. 1991 елдан бал кортлары тотам мин. Карны көрәп, сукмак салып, бал кортлары өйләре янына алып чыктылар. Капкачын, япмасын ачып, бал кортлары өстенә ике кулымны куйдым. Бал кортлары гөжләп кулны камап алдылар. Чакмадылар. Бертөрле рәхәт чигеп, тын гына басып тордым. Күңелем, эчке халәтем үзгәрде. Хәл дә кергән кебек булды. Икенче, өченче, дүртенче... көннәрне тагын бал кортлары янына чыктым. Менә шуннан йөри башлап, рәтләнеп киттем. Бүген дә бал кортлары асрыйм. Алар минем икенче тормышым...
Без бәхет нәрсә ул дигән сорауга җавап эзләргә тырышабыз. Һәркем үзенчә фаразлый. Ә бит Михаил гомерлек “шикәр диабеты” белән яшәгән һәм яши, күңел төшенкелегенә бирелеп эшсез дә тормаган, колхозда эшләгән, абзар тутырып мал асраганнар, бал кортлары тотканнар. Яраткан, үзен хөрмәт иткән Ленасы белән гомер иткән. Уллы да булган алар. Үзләре үстергән туганнарының улы Миша бүген ял көннәрендә Казаннан кайтып, эшкә булыша, мунчасын яга. Янәшәдә генә безелдәп очып йөргән бал кортлары тормышны җанландырып җибәрә.
Михаил Николаевич, без сезгә сәламәтлек, матур мәшәкатьле көннәр телибез! Еленаң синең өчен сөенеп ятсын!