Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
Куркыныч фаҗигадә һәлак булганнарны искә алып
“Экстремизмга юл-юк!”: ункөнлеге кысаларында Арча "Өмет чаткысы" тернәкләндерү үзәгендә мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен берничә чара үткәрелде. Чаралар 2004 елның 1сентябрендә булган Бесландагы фаҗигагә һәм бөтен дөньяда террорчылар китергән башка терактларга багышланган иде.Тәрбияләнүче балалар таныш булмаган кешеләр белән элемтәгә керү белән бәйле күңелсезлекләрдән кисәтү максатыннан әңгәмәләр үткәрелде. Чаралар барышында балалар бөтен дөньяда һәм безнең илдә террорчылыкның барлыкка килү тарихы, шикле әйберләр очраганда үз-үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләштеләр. Педагоглар "террорчылар", "заложниклар" кебек төшенчәләрне балаларга аңлаттылар.
Чараның төп максаты балаларда әхлакый тәрбия формалаштыру, яхшылык һәм явызлык турында күзаллауларны баету иде. 3 сентябрьдә террочылыкка каршы теләктәшлек көне уңаеннан тәрбияләнүчеләр Бесланда һәлак булган балаларны исләренә төшерделәр һәм бөтен дөньяда террорчылар корбаннарын бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Бу куркыныч фаҗигадә һәлак булганнарны искә алып балалар күккә ак шарлар очырдылар.
Педагоглар сүзләренә караганда, мондый чаралар балаларга террочылыкныңасылын аңлаталар, гадәттән тыш хәлләрдә куркынычсызлык нигезләрен камиләштерәләр, баликъ булган балаларның җәмәгать позициясен формалаштыралар.
Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/kurkynyc-faigada-halak-bulgannarny-iska-alyp