|
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
02.01.2016
Курсалар җиңүчеләр арасында
Татарстан Республикасы элиталы орлыклар ассоциациясе 2015 елның җиңүчеләрен билгеләде. Алар арасында Арча районының “Курса МТСы” ширкәте дә бар. Әлеге хуҗалыкка Диплом һәм акчалата премия тапшырылды.
— Орлык сорап башка районнардан да киләләр безгә, — ди баш агроном Вильдан Дияров. — Бүгенге көндә сату өчен әзерләп куйган 500 тонна бодай, 582 тонна арпа, 400 тонналап солы, 400 тонна борчак, 160 тонна арыш бар.
