Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
Район иҗтимагый советы Яңа Чуриледә һәм Югары Атыда булды
Район иҗтимагый советы әгьзалары (җитәкчесе Надия Мифтахетдинова) Яңа Чуриле психоневрология интернат йортында һәм Югары Курса авылында мәшһүр мәгьрифәтче Г.Курсави музеенда булдылар.
Психик яктан авырулар яшәүче йорт-интернат бүгенге көндә ничек яши, авыруларга нинди уңайлыклар тудырылган, нинди проблемалар бар? Иҗтимагый совет командасы урынга барып, әнә шул мәсьәләләрне өйрәнде. Директор Гүзәл Нигьмәтҗанова интернат тормышы белән таныштырды, уңышлар һәм хәл ителәсе мәсьәләләр турында сөйләде. Тулырак итеп район газетасында язарбыз. Яңа Чүриледән соң Югары Курсага юл тоттык. Анда безне "Курса МТСы" ширкәте җитәкчесе Рәүф Гыйләҗетдинов каршы алды. Музей белән Казан арты тарих-этнография музее хезмәткәре Гөлүсә Хаҗиева. таныштырды. Элеккеге тарихи бинаны ничек матур итеп эшләп куйганнар, нинди матур музей барлыкка килгән дип сокландык. Тарихи җәүһәрләрне сакларга кирәк шул.
Румия Саттарова