Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
Арчаның 10нчы балалар бакчасында көзге ярминкә узды
19 сентябрь көнне районыбызның 10нчы балалар бакчасында көзге ярминкә узды. Сату-алу башланганчы, нәниләр концерт куйды. Балалар да, тәрбиячеләр дә җырлап-биеп күңел ачтылар. Әти-әниләр өчен уеннар да әзерләнгән иде.
Ә ярминкәдә ни генә юк иде! Пешкән ризыклар, кул эшләнмәләре, конфет-печеньелар, бакча җимешләре, уенчыклар, кием-салымнар… Кыскасы, зур ярминкәләрдән ким түгел иде биредә. Ул әти-әниләр һәм тәрбиячеләр тырышлыгы белән оештырылган. Сатып алучылары да – үзләре. Балалар әти-әниләре белән киштәләрне карый, ә тәрбиячеләр кыстый-кыстый саталар.
«Бүгенге ярминкәбез урамда, бакчабызның ишегалдында узасы иде. Кызганычка каршы, яңгыр явып, бөтен планнарны бозды. Шулай итеп, уйланган булгач, биредә уздырырга булдык. Һәркем бик теләп катнашты. Битараф калмаган әти-әниләребезгә аеруча зур рәхмәтләребезне җиткерәбез», – диде «Чишмәкәй» балалар бакчасы мөдире Фәния Гыйззәтуллина.
Арчаның 10нчы балалар бакчасы 1990 елда ачылган. 34 хезмәткәр, шул исәптән 18 педагог хезмәт куя. Барысы да югары һәм беренче категориягә ия. 4 төркемдә белем һәм тәрбия бирү эше туган телдә алып барыла. Биредә эшләүче һәркем үз эшенең остасы, һәркайсы мәхәббәтен кызганмыйча, биредәге сабыйларны олы тормыш юлына әзерли.
Гөлнур Миннебаева
Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/arcanyn-10ncy-balalar-bakcasynda-kozge-iarminka-uzdy