События

01.01.2016

Арчаның Үзәк чыршысы янында төнге бәйрәм

Кинәт салкынайтуга ияләнмәгән без. 31 декабрьдәге 17 градус салкынлык бик хәтәр кебек тоелды. Көндез балаларны капка төбенә һава суларга гына чыгарган идек, алар стадионга ук төшеп киткән булып чыкты. Артларыннан төштек. Андагы хозурлыкны күрсәгез иде сез! Кояш, таудан шуарга, үзәк чыршы, төрле сыннар янында  фотога төшәргә мөмкин иде. Кызганыч, бала—чага бик аз иде. Әти—әниләре салкыннан курыккан, күрәмсең. Ә кичке сәгать 7дә үзәк чыршы янында чын бәйрәм башланды. Район башлыгы урынбасары Любовь Осина бар халыкны Яңа ел бәйрәме белән котлады, яңа елга әзерләнү буенча конкурста җиңгән иң яхшы оешма, предприятие коллективларына бүләкләр тапшырды. Рәхмәт, район мәдәният йорты хезмәткәрләренә, үзешчәннәргә, алар җырлап, биеп халыкның күңелен ачты. Тик менә салкынлык күпләрне куркыткан иде, алар җылы өйдә утыруны кулайрак күргәннәр.

Яңа ел белән сезне!

Арча Хәбәрләре


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение