События

Яңа Кырлайда Ат көне узды 06.10.2024

Яңа Кырлайда Ат көне узды

Район башлыгы Илшат Нуриев кунакларны каршы алды һәм озатып йөрде. Бәйрәмдә ТРның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гөлүс Баязитов, ТР Дәүләт советы депутаты Назиф Газизов, Теләче районы башлыгы Айрат Фатхуллин катнашты. Ярышларда 100ләп ат җитезлеккә, чыдамлыкка сыналды. Иртән иртүк атлар озын дистанциягә чыгып китте. 21 ат 40, 80, 120, 160 км.га ярыштылар. Ерактан Кабардино-Балкария республикасыннан да килгән иделәр. Эш атлары, ярымчиста һәм чиста токымлы атлар 1800 м.га ярыштылар. Бизәлгән җигүле атлар үзе бер матур күренеш. Атны җигеп, арбасына йөк төяп, тизлеккә дә сыналдылар. Аударыш ярышын шулай ук яратып карадылар. Мәйдан җыр-биюләр белән шау-гөр килеп торды

Румия Саттарова

Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/iana-kyrlaida-at-kone-uzdy


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение