События

Район мәдәният йортында «Гаиләле ШТК»ның финалы узды 23.10.2024

Район мәдәният йортында «Гаиләле ШТК»ның финалы узды

Агымдагы елның 26 мартында районыбызда Гаилә елына багышланган шаяннар һәм тапкырлар бәйгесенә старт бирелгән иде

11 апрельгә кадәр “Гаиләле ШТК” лигасының беренче туры узды

Исегезгә төшерәбез, сайлап алу турлары Яңа Кенәр, Урта Пошалым, Утар Аты, Иске Чүриле авыл мәдәният йортларында үтте. Барлыгы 18 команда катнашты. Катнашучыларга район мәдәният йорты хезмәткәрләре бәя биреп барды.

17 октябрьдә лиганың финалы Арча район мәдәният йортында узды. Финалда 6 команда көч сынашты: Яңа Кишет авыл җирлегеннән “Кыртый тавык” командасы, Шушмабаш авыл җирлегеннән “Шалт, Мөхәммәтҗан оныклары” командасы, Үрнәк авыл җирлегенең Өч Пошалым һәм Казанбаш авылларыннан “Безнекеләр” командасы, Наласа һәм Урта Аты авыл җирлегеннән “Исемсез” командасы, Сеҗе авыл җирлегеннән “Та-та-та-та” командасы, Яңа Кырлай авыл җирлегеннән “Тамырлар” командасы.

Районыбызның  иң көчле командалары үзләренең шаян һәм тапкыр булуларын исбатлады. Яхшылар арасыннан иң яхшыларын сайлап алу жюри әгъзалары өчен җиңел булмады.  “Гаиләле ШТК” лигасына нәтиҗә түбәндәгечә ясалды: 

1 урын – Шушмабаш авыл җирлегеннән “Шалт, Мөхәммәтҗан оныклары” командасы

2 урын – Наласа һәм Урта Аты авыл җирлегеннән “Исемсез” командасы

3 урын – Үрнәк авыл җирлегенең Өч Пошалым һәм Казанбаш авылларыннан “Безнекеләр” командасы

Фотолар Арча мәдәният йорты архивыннан


Гөлнур Миннебаева

Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/raion-madaniiat-iortynda-gailale-stknyn-finaly-uzdy


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение