![]() |
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События

Түбән Мәтәскә укучылары махсус хәрби операциядә катнашучы якташлары белән очрашты
Укучыларны һәм яшүсмерләрне патриотик рухта тәрбияләү максатыннан, 2024 нче елның 23 нче ноябрь һәм 14 нче декабрь көннәрендә Д.Г.Хәкимов исемендәге Түбән Мәтәскә урта мәктәбендә махсус хәрби операциядә катнашучы, вакытлыча ялга кайткан авылдашларыбыз, шушы мәктәпне укып тәмамлаган патриот ир-егетләребез- Саттаров Равил Гаптелхәй улы, Минһаҗев Рәзил Гадил улы, Гыйльметдинов Динар Азат улы белән бик җылы очрашу булып узды.
Чара барышында кыю ир-егетләребез узләренең уй-кичерешләре белән бүлештеләр.Россия хәрбиләренең батырлыклары турында сөйләделәр.Укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап та бирделәр.Шулай ук, ир-балаларга спортны яратырга, курыкмаска, кыю булып үсәргә кирәклек турында җиткерделәр.Киләчәктә армия сафларында хезмәт итү , Ватанга мәхәббәт, үз халкын алдында хезмәт бурычын үтәү турында да сөйләделәр. Укучыларның, укытучыларның кызыксынып биргән сорауларына җавап бирделәр. Балаларыбыз зур кызыксыну, игътибар һәм хөрмәт белән тыңладылар. Мәктәп директоры Гайнетдинов Илдар Борһан улы егетләргә барлык укытучылар исеменнән, үзенең иң изге, иң матур теләкләрен җиткерде. “Әйе, без барыбыз да егетләрнең исән-имин, тиз көннәрдә, туган якларга җиңү белән әйләнеп кайтуларын телибез!” - диде.Безнең илебезнең тынычлыгын яклап, яу кырында сакта торучы авылдашларыбыз, укучыларыбыз белән горурланабыз. Аларга барыбыз да исәнлек-саулык телибез. Илебездә тизрәк тынычлык урнашып, егетләребезнең кабаттан өйләренә, якыннары янына әйләнеп кайтуларын көтәбез!
Лачын кебек батыр ир-егетләребез тынычлык өчен көрәшкәндә, әлбәттә, Җиңү һичшиксез безнеке булыр дигән өметтә калабыз!