События

Әтиләре башлаган эшне дәвам итүчеләр 22.01.2025

Әтиләре башлаган эшне дәвам итүчеләр

Соңгы елларда авылларыбызда мәчетләр  салынып, һәр авылда диярлек азан тавышы яңгыравы, әлбәттә, сөенечле хәл.  Мәчет авылның бизәге генә түгел, ә бәлки кешеләргә дини тәрбия бирү, аларны берләштерү, дөрес яшәү рәвешен аңлату, җиткерү урыны да булып тора. Аллаһ йорты булган шушы мәчетләргә килеп, кеше үзенә рухи азык, яшәү көче, әхлак тәрбиясе дә алып китә дип әйтер идем.

Безнең мәчетебез искиткеч матур, зур. Аны авылыбызның игелекле кешесе Габделхай Каримов Йосыф улы салдырган иде. Кызганыч, узе вакытсыз вафат булды. Әмма ул салдырган мәчет бүгенге көндә тулы көченә авыл халкына хезмәт итә.  Мәчетебез бик җылы, якты. Мәчеттән беркайчан да кеше өзелми. Кемдер юлчы булып намаз укырга, кемдер сәдәка салыр өчен, кемдер имам киңәшен ишетергә теләп, кемдер җанына тынычлык эзләп керә.

Авылыбыз имамы Рөстәм Юсупов Хәйдәр улы, яшь булуына карамастан, авыл халкының зур ихтирамын казанып, халыкка дини тәрбия бирү, дини йолаларны башкаруда зур осталык, әдәп-әхлак үрнәге булып, авыл халкын җитәкләп бара дип әйтсәң дә дөрес булыр. Югары белемле, үз вазифаларын җиренә җиткереп башкаручы, кешелекле, үтемле, оста сөйләмле бу имам безнең авыл халкы өчен зур хәзинә дип әйтсәң дә ярыйдыр. Адәм баласының тормышы шулай корылган- яхшысы яманы, шатлыгы-кайгысы аралашып килә. Төрле йортта төрле тормыш, төрле язмыш. Шатлыкта да, кайгыда да кешегә хисләрен бүлешер, киңәшер, аралашыр кеше кирәк.  Мәхәлләнең тоткасы булырдай имамнар әле күп түгел.  Авылны тәрбияләп, иманлы булып яшәргә өйрәтеп, үз артыннан ияртә белүче имамнар җитми эле авылга.  Ә безнең имамыбыз, әлхәмдүлилләх. Кем генә, нинди генә гозер белән килсә дә, беркайчан кире бормас, сүгеп ташлар кеше булса да, кырын караш ташламас, яхшы киңәшен биреп, көченнән килгәнчә ярдәм күрсәтер.  Дини күзлектән карарга, сабыр булып, Аллаһны танып, Аңа сыенып яшәүнең бәхет икәнен аңлатыр.

Җомга намазларында, гает бәйрәмнәрендә генә түгел, төрле мәҗлесләрдә дә аның үтемле, тирән эчтәлекле, кешеләрнең җанын айкый торган вәгазьләре- халыкны уйланырга мәҗбүр итә,  үткән  тормышына нәтиҗә ясап, киләчәге турында да фикерли белергә өйрәтә торган вәгазьләр дип әйтер идем.

Авылыбызга шундый изгелек эшләп, зур итеп мәчет салдырып калдырган Йосыф улы Габделхай абыйның  урыны җәннәттә булсын. Шушы мәчеткә аяк басып кергән һәр кешенең рәхмәте, намаз саен аңа багышлап  олысы-кечесе кылган догаларның эҗер-савабы аның рухына барып ирешсен иде.

Сезгә җиткерәсе килгән сүзем  тагын бар  эле.  Татарның шундый мәкале бар бит-“Ул-атадан, кыз-анадан күрә үсә”. Габделхай абыйның уллары да, үзе кебек, кече җанлы, игелекле балалар булдылар. Әтиләре башлаган эшне дәвам итүчеләр, халык мәнфәгатьләрен кайгыртып, изгелек эшләүдә  юмартлык күрсәтеп яшиләр.
 “Кырлай агрофирмасы ширкәте” нең генераль директоры Каримов Марат Габделхай улы мәчетебезгә капиталь ремонт ясатып, идәннәрен җылытып, халыкка тагын да уңай шартлар тудыру өчен зур тырышлык куйды. Һәрчак имам белән элемтәдә торып, ярдәм итеп, булышып тора ул.

Бездә авыл халкы иманлы халык дип әйтер идем. Гает  бәйрәмнәрендә генә түгел, җомга намазларында да мәчет шыгырым тулы була. Тәравих намазларына халык күп йөри. Иң сөендергәне- балаларның күпләп килүләре. Киләчәгебез иманлы кулларда булсын, Аллаһны танып, Ул кушкан юлдан баручылар авылны әйдәп барсын дисәк- бүген балаларның күңеленә әнә шул иман орлыкларын чәчәргә тиешбез. Бүген аларга әдәп-әхлак төшенчәләрен сеңдереп, мөэмин-мөселман булып яшәргә өйрәтергә тиешбез. Мәчеттә бүген 15 бала дини белем ала. Шушы баларның дингә тартылып, кешелекле, иманлы булып үсүләре өчен бөтен шартлар да бар.  Укулардан тыш, җәен-кышын балалар өчен лагерьлар оештырыла. Бу эшләрдә Марат Габделхай улының өлеше бик зур. Җәен төрле экскурсияләр оештырып, балаларны музейларга йөретсә, кышын мәчеттә балалар өчен чын бәйрәм, ял оештыра Марат. Бу көннәрдә балалар дини белем белән бергә, төрле гореф-гадәтләрне, дини йолаларны да өйрәнәләр. Төрле кызыклы уеннар уйнап, уен аша да әхлакый тәрбия, иман төшенчәләрен үзләштерәләр.

Бу ел да  кышкы каникулда балалар өчен лагерь оештырды Марат. Баларга зур матди ярдәм курсәтеп, аларның бу ялын чын бәйрәм итте.  ШавалиеваГолнара  апалары берсеннән-берсе тәмле ризыклар белән сыйласа, мөгәллимә апалары Нигматзянова Суфия балаларның дини белемен ныгыту өстендә тырышлык куйды. Тәрбияче апалары Зайнагова Лилия балаларга төрле кызыклы уеннар уйнатып, аларның дус-тату булуларына этәргеч бирде. Бик матур сабантуй оештырып, дини белемнәрен ныгытып, төрле кызыклы ярышлар үткәреп, балаларның ялын файдалы итеп үткәрергә тырыштылар алар. Уеннарда откан бүләкләренә ихлас шатланып, пакет тутырып бүләк җыйнап, балалар бик сөенделәр. Имамыбыз да бу вакыйгаларның үзәгендә булып, балаларга үтемле вәгазьләр сөйләде.  Мәчеттә практика узучы булачак дин әһеле, авылыбыз егете Исмәгыйл абыйлары көндә бер пәйгамбәр турында искиткеч кызыклы кыйсалар,  риваятьләр сөйләде. Соңгы көндә Марат Габделхай улы үзе дә килеп, балалар белән аралашып, ялларын ничек уздырулары турында сорашып, тәмле-тәмле күчтәнәчләр  дә бүләк итте.

Балаларны шулай сөендергәне, авыл халкына игелекле булганы өчен бу бәндәсен Аллаһ Үзе олыласын. Эшләре гел уң булсын, йөргән юлларында исән-имин хәвефсез йөрсен.  Авыл халкына, шушы сабыйларга күрсәткән изгелеге бәрәбәренә әтисенең, әби-бабаларының рухы да шатлансын иде. Әти-әниләр исеменнән зур рәхмәтемне җиткерәсем килде. Аллаһның олы рәхмәте, бәрәкәте, мәрхәмәте ирешсен аңа.

Суфия Нигъмәтҗанова, 

Шушмабаш

Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/atilare-baslagan-esne-davam-itucelar


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение