![]() |
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События

Авыл халкы бик теләп махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итә
Бүгенге көндә алар 26 гыйнварда китәсе гуманиатр колоннаны туплауга үз өлешләрен кертәләр.
26 нчы гыйнварда китәсе колоннага гуманитар ярдәм җыюга старт бирелгәч тә, Утар-Аты җирлеге халкы бюджет хезмәткәрләре бик теләп эшкә кереште. Балалар герой абыйларына горурлык хисе белән хатлар язып, рәсемнәр ясаса, әти-әниләре балалар бакчасына тәм-томнар җыйнады. Кушлавыч мәктәбе коллективы ир-егетләребезгә җибәрергә аш өчен яшелчә киптерсә, Утар-Аты мәктәбе коллективы токмач җәеп кисте.
Шулай ук егетләребез язмышына җирлегебез халкының да битараф булмавы сөендерә. Бүгенге көндә авыллардан зур күләмдә акча җыйналды. Ялгыз яшәүче пенсионерларыбыз арасыннан Орнашбаш авылыннан Халитова Надия апа һәм Югары-Аты авылыннан Ризванов Хәйдәр абый 5 000 сум күләмендә акчалар биреп, тизрәк дөньялар тынычлануын, егетләребезнең исән-сау кайтуларын теләп калдылар.
Субаш-Аты һәм Орнашбаш авылы халкы маскировка челтәре үрүдә бик актив катнашса, Утар-Аты авылы халкы токмач әзерләүдә үзләреннән өлеш кертте. Әлеге эштә башлап йөргән мәдәният хезмәткәрләренә аерым рәхмәт җиткерәсем килә. Халыктан акча җыю эшен дә шушы ук хезмәткәрләр, кайбер авылларда укытучылар һәм фельдшерлар башкарып чыкты. Олы хезмәтегез өчен бик зур рәхмәт сезгә, хөрмәтле бюджет хезмәткәрләре!
33836 нчы хәрби частьта хезмәт итүче егетләрдән бүгенге көндә бик кирәкле булган әйберләр спсиогын сораттык һәм җыйналган акчага шул списоктагы кирәк-яракны алдык (заказ бирелгән әйберләрнең бер өлешенең кайтып җиткәнен көтәбез). Без алган әйберләрнең һәрберсе егетләргә файда китерер дип ышанып калабыз һәм җиңү көнен якынайтуга өлешебезне кертә алуыбыз белән горурланабыз. Һәрбер батыр ир-егетләребезнең исән-сау кайтуларын көтеп калабыз. Әти-әниләренә, гаиләләренә, якыннарына сабырлык телибез. Ә җирлегебездә яшәүче бердәм халкыма чиксез рәхмәтле мин. Барлык эшләгән изгелекләре үзләренә әйләнеп кайтсын. Һәркем бәхетле яшәсен.
Утар Аты авыл җирлеге башлыгы Альбина Мөхәммәтгалиева .