![]() |
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События

Укучылар һәм әти-әниләр изге эштә катнашты
Арчаның 6 нчы мәктәбенең 5 А сыйныфы укучылары һәм әти- әниләре игелекле эштә катнаштылар
Алар "СВОга ярдәм ит" акциясенә кушылдылар һәм 26 январьдә юлга кузгалачак гуманитар колоннага үз өлешләрен керттеләр.
Бер төркем әниләр һәм балалар, күңел җылысын салып, токмач басып кистеләр.
Икенчеләре сугыш кырындагылар өчен шифалы үләннәрдән, киптерелгән җиләк-җимешләрдән чәй пакетлары тутырдылар.
Өченчеләре яралыларга беренчел медицина ярдәме күрсәтү өчен кирәк-яраклардан торган бокс-пакетлар җыйдылар, изге теләкләрен яздылар. Уртак бердәм эш кәефләрне күтәрде һәм җиңүгә ышанычны арттырды. Балалар һәм әти- әниләрнең, укытучылары Миннебаева Гөлназ Илшатовнаның бу ярдәме солдатларыбызга рухи көч бирер дип ышанабыз. Тупланган ярдәм районыбыз волонтерларына тапшырылды.
Мәгълүмат укучыларның әти-әниләреннән алынды
Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/ukucylar-ham-ati-anilar-izge-esta-katnasty