События

Яшьлек һәм тәҗрибә очрашуы. 14.01.2016

Яшьлек һәм тәҗрибә очрашуы.

Һәркайда Яңа ел кәефе, Яңа ел рухы. Матур Арчабыз бәйрәм көннәрендә тагын да гүзәл. Һәркайда җемелдәп утлар яна, үзеңне әкияттәгедәй тоясың, ниндидер могҗиза булыр кебек.

Тирә-юньдәге матурлык , яңа ел рухы безне үзенә бөтереп алды. Без дигәнем, бер төркем яшьләр. Арча районының төрле мәктәпләреннән җыелган 14 укучы , 28 нче декабрь көнне , дулкынлана-дулкынлана , район башлыгы Нуриев Илшат Габделфәрт улы белән очрашуга җыелдык.

Хәер, дулкынлануларыбыз юкка булган икән: Илшат абый безне бик җылы каршы алды. Хәлләребезне сорашып , чәй табыны артына чакырды. Берничә минуттан инде без , күптәнге дуслар кебек , дөньябызны онытып , гапь кора идек. Илшат абыйның гадилеге, ихласлыгы , ачыклыгы шаккатырса, аның тирән акыл , олы ихтыяр көче, эзләнүчән холкы, искиткеч күп белүе бездә соклану хисләре уятты. Һәр укучы үзен кызыксындырган сорауларны биреп калырга ашыкты. Илшат Габделфәрт улы һәрберебезне игътибар белән тыңлады, бер сорауны да җавапсыз калдырмады.

Районыбызның алдынгы яшьләрен төрле өлкәдәге сораулар борчый иде. Алар районыбызның киләчәге турында да борчылды , яшьләр өчен нинди мөмкинлекләр булдырылачагы белән дә кызыксынды. Туган авыл , авыл мәктәбе проблемаларын да күтәрделәр, иҗат , спорт өлкәсенә кагылышлы сораулар да байтак булды. Илшат Габделфәрт улының шәхси тормышы белән дә кызыксындылар.

Иң куандырганы шул: районыбызда талантлы яшьләр күп, ә район башлыгы аларга зур өметләр баглый , киләчәктә җәмгыятькә файдалы кешеләр булып үсеп җитәчәкләренә ихлас күңелдән ышана. Әңгәмә барышында зур авылларның бетә баруы, белем алырга калага киткән яшьләрнең туган авылларына кайтмавы турында да сүз кузгатылуы, бүгенге көндә районыбызда яшь белгечләр өчен зур мөмкинлекләр булуы ассызыклап үтелде.

Илшат Габделфәртович безгә үзенең матур уй-теләкләрен җиткерде, укуыбызда зур уңышлар теләде.
Җылы, матур очрашудан соң , барыбыз бергә Яңа ел кичәсенә җыелдык. Кыш бабай , Кар кызы белән бергә, сихри әкият иленә чумып, ял итеп, ел буена җитәрлек көч җыеп кайттык. Мондый очрашулар киләчәктә дә булыр дип ышанып каласы килә. Ә очрашудан соң безнең планнарыбыз , киләчәккә өмет-хыялларыбыз чиксез һәм алар тормышка ашар дип ышанабыз. Башкача мөмкин дә түгел, чөнки Илшат Габделфәртович кебек тынгысыз йөрәкле , тырыш, максатчан җитәкчебез бар.

Мөхәммәтдинова Чулпан

Г.Тукай исемендәге Ашытбаш урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы

 Чыганак: http://arskmedia.ru/2016/01/14/yashlek-am-ta-riba-ochrashuyi/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение