События

Якшәмбе көнне Җиңү паркында бәйрәм гөрләде 18.01.2016

Якшәмбе көнне Җиңү паркында бәйрәм гөрләде

“Ал кыюлык, алга омтыл, һич ялыкмый алга бар” дигән девиз астында башланып киткән территориаль җәмәгатьчелек үзидарәләре һәм торак– милекчелек иптәшлекләре арасында урам ярышлары, мәдәни–спорт чаралары башланып киткән иде. Бу юлы аны “Үзәк” территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсе (җитәкчесе Рәмзия Хәмидуллина) дәвам итте. Узган якшәмбедә Җиңү паркында үткән чара оешкан төстә барды һәм бик күңелле булды. Халык та күп килгән иде.

Максаты буенча бу ярышлар халыкны мәдәни–спорт чараларына тарту, аларның активлыгын арттыру, дуслык мөнәсәбәтләре урнаштыру, яңа талантлар барлауга багышланган. Һәм ул үзенең бурычын аклый да. Мин яшәгән урам да “Үзәк” территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсенә керә. Рәмзия Хәмидуллинаның һәр оешма, һәр йорт саен кереп, һәр кеше белән очрашып, әлеге чарага әзерләнеп йөрүе күз алдында. Тырышлыгы бушка китмәгән дә. Нинди генә талантлар табып чыгармаган ул. Иске һәм бүгенге Арча күренешләрен тасвирлаган стенд төзегән, шәһәрнең үткәнен яхшы белгән иң өлкән кешеләр белән аралашып тарихын үзләштергән, кул эшләре, пешерү осталарын, җырчы, биючеләрен эзләп тапкан. Никадәр хезмәт, күпме вакыт кирәк моңа.

Ул көнне халыкның сәхнә яныннан китәсе дә килмәде. “Рус җыры” халык вокаль ансамбле дәртле “Калинка”сы белән сәнгать дөньясына бөтереп алып кереп китте, тамашачы аңа кушылып җырлады, күмәк биеде. Аннан инде чын талантлар  бер–берсен алыштырды. Зәбидә Госманова, Равилә Заппарова, Илдус Хәбибуллин (һәм башкалар да) үзләре генә дә ни тора. Ә сәнгать мәктәбенең Эльза Камалова җитәкчелегендәге бию төркеме флэш–моб үткәрде. Нурия Фәхриева искиткеч бай сценарий төзегән, Арча социаль белем бирү академиясе җитәкчесе Гөлүсә Низаметдинова белән “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе “Яшь гвардия” штабы җитәкчесе Лия Ильина чараны күңелле итеп алып барды, Фәрхат Зыятов шигырьләрен сөйләде. Гармунын күтәреп Нәзир Фәхретдинов та килеп җитте. Күмәк эш уңышлы була, диләр иде. Дөрес икән.

Ә уеннар ничек гөрләде. Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге, Арча мәдәният идарәсе, “Арча” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе, шушы урамнарда яшәгән спортчылар да ярдәмгә килгән иде. Боҗра белән күмәкләп тә чаптылар, гаиләләре белән зур чаналарга “төяп” тә, кечкенә чаналарга утыртып та йөрттеләр, чаңгы киеп тә (бер чаңгыга әллә ничә кеше басып чабып кара!) узышырга тырыштылар.

Уеннар балалар белән яшьләрне кызыктырса, өлкәнрәкләр кул эшләре, өйдә пешереп алып килгән камыр ризыклары белән кызыксындылар, кайнар коймактан авыз иттеләр. Шунда гына самовары белән чәе дә кайнап торды.

– Кем янына, кайсы оешмага барма, ярдәм итәргә әзер тордылар. Үзәк китапханә, укучылар сарае, “Казан арты” тарих–этнография музее күргәзмәләр оештырдылар, ДОСААФ оешмасы, “Жилкомбытсервис” ширкәте, Иске Кырлай һәм Кәче авыл җирлекләре, “Ильком” ширкәте, өченче мәктәп, “Наш дом”, “Уют”, “Единство”, “Нур” “Мелиоратор” торак–милекчеләр ширкәтләре һәм башкалар (барысын да санап бетерү мөмкин түгел, гафу итәрләр) – бар да үзенчә булышты. Мин аларга бик рәхмәтле. Ризыклар пешереп, кул эшләрен алып килүчеләргә, өстәлләр әзерләп, коймаклар пешереп, чәйләр кайнатып торучыларга аеруча рәхмәт әйтәсем килә, – диде Рәмзия Хәмидуллина. – Иң мөһиме, халыкка ошады, Исән–сау булсак, мондый чараны җәй көне, көннәр җылы вакытта да үткәрәчәкбез әле.

Ул көнне чарага район башлыгы урынбасары Любовь Осина, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Касыймов та килгән иде.

 Чыганак: http://arskmedia.ru/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение