События

Арчада «Три татарина» белән очрашу узды 25.02.2025

Арчада «Три татарина» белән очрашу узды

Арча үзәк китапханәсе хезмәткәрләре "Без булдырган дөнья" исемле арт-очрашу оештырды. Анда Арчаның 6 нчы урта мәктәбе, Г. Курсави исемендәге күппрофильле лицей укучылары чакырылган иде. Бу чара сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле "Три татарина" остаханәсен булдырган егетләр катнашында узды. Алар үзләренең тырышлыклары һәм иҗади алымнары белән фанерадан эшләнгән эшләнмәләр күргәзмәсен алып килгәннәр иде.

Өлкән сыйныф укучыларын мөмкинлекләре чикле булып та егетләрнең ничек остаханә булдырулары кызыксындырды. Егетләр үз идеяләре, кыенлыклары һәм уңышлары белән уртаклашты.Укучылар һәр кеше тормышында килеп чыккан каршылыкларны җиңеп чыгарга мөмкин булуын, хезмәтнең һәм иҗат итүнең мөһимлеген  аңлады. 
Китапханәче "Сделай себя сам" дигән китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. 

Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/arcada-tri-tatarina-belan-ocrasu-uzdy


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение