|
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
16.01.2016
Бүген «Арча кичләре» булды
Арчалыларны көннең салкын булуы да куркытмады. Рәхәтләнеп биеделәр, уйнадылар. Уеннар балаларны гына түгел, яшьләрне дә үзенә тартты. Ә сәхнәдә үзешчәннәр чыгыш ясады.Бу юлы Яңа Кенәр зонасы Кыш бабайлары килгән иде. Беренче тапкыр мари Кыш бабае да арчалыларны Яңа ел белән котлады. Бу хакта тулырак мәгълүматны «Арча хәбәрләре» газетасыннан укырсыз.
Чыганак: http://arskmedia.ru/
