|
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
04.03.2025
Арчада яшәүче тыл ветераннарына медальләр тапшырылды
Районыбызда мондый бүләк 141 ветеранга тапшырылды, шуларның икесе – Бөек Ватан сугышы ветераннары.
Район башлыгы Илшат Нуриев 4 мартта Арча шәһәрендә яшәүче тыл ветераннары Әлфия Гыйбадуллинага, Әлфия Әкбировага, Анна Дзехка, Мәүҗүдә Галимҗановага “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел“ юбилей медальләрен тапшырды.
Ильяс Фәттахов
Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/arcada-iasauce-tyl-veterannaryna-medallar-tapsyryldy
