События

Яңа Кенәрдә көрәштеләр 17.01.2016

Яңа Кенәрдә көрәштеләр

Яңа Кенәр мәктәбенең спорт залында татарча көрәш иртәнге якта башланган иде, кичке сәгать 5кә кадәр барды. Мәктәп укучылары көрәште. Ярышларны ачу тантанасында район башлыгы урынбасары Рамил Гарифҗанов, районның татарча көрәш федерациясе рәисе Ренат Алиев, район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Зиннур Сәгыйтов, район мәгариф бүлеге җитәчесе Зөлфәт Дәүләтбаев катнашты.

Барысы 153 бала көрәште. Беренче урынны Курса Почмак мәктәбе командасы алды. Тренеры — Разил Нәбиуллин. Икенче урында Шушмабаш командасы, тренеры Зөлфәт Хәйруллин. Өченче урында — Яңа Кенәр мәктәбе командасы, тренеры Марат Габделәхәтов. Җиңүчеләрне фотолардан карап күрерсез.

Бу ярышлардан районда татарча көрәш үсә башлаганы ачык күренде. 2015 ел башында үткәрелгән ярыш сәгать 2ләрдә бетсә, быелгысы сәгать 5кә кадәр барды. Чөнки көрәшүчеләр күп иде.

 Чыганак: http://arskmedia.ru


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение