События

«Кабак» рәсемнәр күргәзмәсендә 25.03.2025

«Кабак» рәсемнәр күргәзмәсендә

Арчаның "Казан арты" музеенда  "Кабак" исемле рәсемнәр күргәзмәсе ачылу тантанасында катнашырга туры килде.

Рәссамнар - болытлы көндә дә кояш чыгара алучылар, кәефсезнең кәефен күтәрә белүчеләр. Иҗатлары  белән галәмгә алып  чыгалар, су төбенә алып төшә алалар,  тауларга күтәрә беләләр.

Бу көнне  дә рәхәтләнеп бакчаларда "йөрдек", берсеннән-берсе тәмле кабаклар белән "сыйландык".  Хәтта залга кабак исе таралгандай булды.

Рәсем сәнгатен аңлап, иҗатчыларны да, безне дә зурлап килгән артистларыбызга аерым рәхмәт әйтәсе килә.
Талантлы рәссамнарның  кылкаләмнәре беркайчан  да кипмәсен. Шушындый  соклангыч тематик күргәзмәне карарга  шәһәребезнең өлкәннәре дә, балалары да күп килер әле, дип ышанам.

Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/kabak-rasemnar-kurgazmasenda


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение