|
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
29.04.2025
Арча район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов: «Ватаныбыз сагында торучыларыбызга гуманитар ярдәмне тапшырдык»
«Ватаныбыз сагында торучыларыбызга гуманитар ярдәмне тапшырдык» – дип яза үзенең Телеграм-каналында Арча район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев һәм Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов белән берлектә ир-егетләргә махсус техника, приборлар һәм җиһазлар тапшырулары турында хәбәр итә ул.
Җитәкче әлеге изге эшкә өлеше кергән һәркемгә рәхмәт сүзләрен җиткерә.
