![]() |
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События

Яңа Иябаштан 80 яшьлек Тәбрис Шакиров 128 тапкыр гер күтәрә
Казанда Николай Жребцов истәлегенә халыкара гер күтәрү ярышлары узды. 8 илдән катнаштылар
“Ярышта беренче урынны алдым, – дип сөйләде Яңа Иябаштан Тәбрис Шакиров – 128 тапкыр күтәрү саналды. Озын цикл. Кутәреп бетерүгә врач кан басымымны улчәде. 80 яшь бит!“. Котлыйбыз!
Арчада менә нинди кешеләр бар! Яшь бара дип, моңсуланып, елап ятарга түгел, һәр чорның үз гүзәллеге бар, шуны тоеп, күреп яши белергә кирәк, ди табиблар һәм акыллы кешеләр.
Тәбрис абыйның җиңүләре булып тора. Бер очрашуда болай дип сөйләгән иде ул. “Әти, Шакир улы Мөхәммәтҗан, 53 яшендә үлде, әни (Нургаян) 99 яшьтә бакыйлыкка күчте. Әти сугышта Ленинград блокадасында катнашкан кеше. Бер кулы катып калган иде. 1943 елда яраланып, сугыштан кайтты. Мин 1945 елның 15 августында туганмын. Сугыштан соң әти әллә ни озак яшәмәде. 1966 елда китеп барды...”.
Әтисе оста гармунчы була. Теләсә кайсы гармунны ала да – җырлата. Күрше Александровка авылында (беткән урыс авылы) кибетче булып эшләгән. Шунда өйләнгән дә. “Без 45ләр аз, – дип сүзне дәвам итте Тәбрис Шакиров. – Ир-атлар сугышта бит. Балалар тумаган. Сугыш алдыннан туган малайлар белән без, ваклар, сугышабыз. Малайлар сугышып үсә бит ул. Безнең тирә малайлар юк диярлек. Сугышырга зурлар кала инде... Әти сүгә, көчеңне кая куярга белмәсәң, гер күтәр, ди. Тотындым гер күтәрергә. Армиядә дә авыр атлетика белән шөгыльләндем. Дивизия чемпионы булдым. Пермь өлкәсендә ракета гаскәрләрендә 3 ел хезмәт иттем. Взвод командиры урынбасары идем. Авыл хуҗалыгы институтын тәмамлагач, юллама белән Новгород өлкәсенә эшкә җибәрделәр. Аннан кире авылга кайттым. Гомерем буе “Тукай-Кырлай” колхозында агроном булып эшләдем. Гер күтәрүдә җиңүләр, бүләкләр күп булды. Әти ягыннан туганыбыз Мостафа абый юл бирмәгән атчыны бер сугуда еккан... Шулай ук әнинең (Нургаян) әтисе Фазыл гайрәтле кеше булган. Хәер, ничек кенә көчле булсаң да, ярышларда катнашу өчен даими шөгыльләнү кирәк”.
Ә Тәбрис абый даими шөгыльләнә. Исәнлек-саулык, уңышлар телибез үзенә!