![]() |
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События

Чиканас үзешчәннәре “Йөрәк ярасы” дигән пьесасы буенча спектакль куйды
Чиканаста үзешчән драматург Рәмзия Мөхәммәтҗанованың “Йөрәк ярасы” дигән пьесасы буенча сәхнәләштерелгән спектакль карап кайттым.
Үзешчән артистларны уңышлы премьера белән котлыйм. Еладым да, көлдем дә, борчылдым да, сөендем дә. Кабатланмаган, тапталмаган тема, күңелне тетрәндерерлек эчтәлек, чын артистларча уен.
Иң сокландырганы, зал шыгрым тулы халык. Күрше авыллардан да махсус килгәннәр. Баштан ахырга кадәр алкышлап карадылар. Спектакль барышында тирә-юньгә күз төшергәләп алдым – бөтенесе сәхнәгә текәлгән, эх иткән дә тавыш юк. Сәхнәдәгеләр дә тамашачыны шундый халәттә тотты – иң көчле, менә хәзер нәрсә булыр икән, дип көткән мизгелдә генә пәрдә ябыла, аннан тема көтелмәгән үзгәреш ала. Кызык та, кызганыч та. Кайсы күз яшьләрен сөртә, кайсы мышкылдап елап утыра... Әмма күзне сәхнәдән алмый.
Сугыш темасы, тик бүгенге көн белән бәйле. Яшьләрнең комсызлыгын, тәрбиясезлеген дә, шул ук вакытта икенче образ аша аларның өлкәннәргә карата яхшы мөнәсәбәтен дә, тарих белән кызыксынуын да күрсәтә, узган чор белән бүгенгене өзелергә торган тормыш җепләрен яңадан бәйләп куеп берләштерә. Вакыйга бер йортта, бер гаилә эчендә бара. Абдулла карт (Илшат Фәсхетдинов) һәм аның хатыны Асия әбинең (Алсу Сафиуллина) өч яшеннән ятим калып, үзләре үстергән оныгы Илсур (Динар Хәсәнов) янына Булат (Ислам Хидиятуллин) һәм Тимур (Фәнзил Зыятов) кунакка кайта. Тик аларның шикле кунак булуларын кибетче Әлфия (Гәүһәрия Шәфигуллина) сизенеп ала. Бу хакта авылдашлары Раилә (Лилия Сафиуллина), Мәдинәгә (Алсу Фатыхова) һәм участковый Саматка (Ильяс Фәсхетдинов) җиткерә. Әби белән бабай бер шиксез егетләрне кунак итә, мунчага кадәр ягып кертә, тәм-том белән сыйлый. Бабайга пычак белән кадап, орден-медальләрен алып чыгып киткәч кенә барысының да күзе ачыла. Җинаятьчеләр тотыла. Вакыйгага шуның белән нокта да куелырга тиеш иде кебек. Юк, автор тагын бер көтелмәгән хәл китереп чыгарды.
Авылга Гаделия (Зөбәрҗәт Хәсәнова) исемле фельдшер кыз кайтты да, үзенең мөлаемлеге белән Асия әбине күңелен йомшартты һәм гомере буе йөрәген тырнап торган, тормышын аңа кадәрге һәм аннан соңгы чорга бүлгән язмыш сынавын кабат исенә төшерә. Әзерлек курсларыннан соң сугышка китүче ирен күреп калырга дип сабый баласын кулына алып вокзалга килә яшь хатын. Хисләргә бирелеп китеп, баласын кулыннан ычкындыра һәм... гомерлеккә югалта. Өстәвенә бер кимчелеге бар – бала сөйләшә алмый. “Галия, дип исемен әйтергә өйрәтә башлаган идек инде без аны”, – ди Асия әбигә күршесе, сердәшчесе, иң якын кешеләренең берсе Мәрзия әби (Халидә Вафина).
Юкка гына күңеле тартылмаган икән Асия әбинең фельдшер кызга. Элемтәләр урнаштыручы, иң кадерле кешесе белән очраштыручы булып чыкты Гаделия. Абдулла карт белән Асия әбинең югалган кызының оныгы икән бит. Ахырда ана белән кызның (бу рольне Рәмзия Мөхәммәтҗанова башкарды) очрашуы йөрәкләрне тетрәндерде. Кызының беренче сүзе “әнием” булды.
Һәр үзешчән артист үз ролен шундый оста итеп башкарды, һәрберсе үз урынында (режиссеры Вагыйз Әһлиуллин, оештыручысы китапханә каршында эшләп килүче “Ак калфак” һәм “Нур” оешмалары җитәкчесе Алсу Фатыхова, тавыш операторы Рәзил Җамалиев). Булдыргансыз, чиканаслар!
Гөлсинә Зәкиева