События

Бүген ЗАГСта юбилярларны котладылар 02.06.2025

Бүген ЗАГСта юбилярларны котладылар

Арча Питомнигында яшәүче Гөлназ белән Хәниф Ибәтуллиннарның бергә өйләнешеп яши башлауларына 30 ел. Котларга балалары, район хатын-кызлар советы рәисе Альмира Гатауллина, шәһәр советы җитәкчесе урынбасары Гүзәлия Нигьмәтҗанова килде. Гөлназ ханым шәһәр советында эшли. Хәниф ялда. Арча питомнигында туып үскән. Әтисе Әнәс совхоз җитәкчесе булып эшләгән кеше. Хәниф авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап, питомникта совхозда баш экономист булып эшләгән. Бик кызганыч, йорт төзелешендә егылып төшеп, умыртка баганасын имгәтә. Коляскада. Басып торгалыйм, ашарга да пешергәлим, ди ул. Ә Гөлназ Казан кызы. Питомникка туйга кайткач танышалар алар. Бер ел дуслашып йөргәннән соң өйләнешәләр. Бер малай, бер кыз тәрбияләп үстерәләр. Искәндәр Арчаның 1нче мәктәбен тәмамлап, Казан  энергетика университетын тәмамлый. Өйләнә. Гаиләсе белән Казанда яши. Ул үстерәләр. "Әтиләре егылып төшеп имгәнгәч, бөтен ирләр эше Искәндәргә калды, - дип сөйләде әниләре Гөлназ ханым. - 2010 ел иде ул. Искәндәргә 14 яшь иде ул вакытта. Бабасына бал кортлары карарга да булышты. Бакча да сукалады". Кызлары Айсылу Казан медицина университетында 4нче курста укый. Гөлназ ханым мәктәпне көмеш медальгә тәмамлый. Әтисе сәүдә системасында җитәкче урыннарда эшләгәнлектән, кызын да кооперация уку йортына укырга кертә. Юбилярларны котлау тантанасын ЗАГСның баш белгече Гөлназ Маркелова алып барды. Район хатын-кызлар советы рәисе Альмира Гатауллина район җитәкчесе Алмаз Хисаметдиновның котлавын җиткерде, шәхсән үз исеменнән дә матур итеп котлады, бүләк тапшырды. Шәһәр советы җитәкчесе урынбасары Гүзәлия Нигьмәтҗанова шулай ук юбилярларны котлап, бүләк тапшырды. Аннан котлауларны чәчәкләр, җылы сүзләр белән балалар дәвам итте. Әтисе белән әнисен кочаклап, җылы сүзләр әйткәндә Айсылуның күзләренә яшьләр килде. Әти, әни... иң якын кешеләр бит алар... Тигезлек белән бергә-бергә озын озак еллар яшәргә язсын!

Румия Надршина

Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/bugen-zagsta-iubiliarlarny-kotladylar-1748888799


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение