|
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
15.06.2025
Арча сабантуе мизгелләре...
Шулай Арча сабантуенда ат ярышын карадым да капкадан кереп, төп мәйданга барышым. Кечкенә сәхнә янында туктамый кала алмадым. Шундый матур итеп Факия Шәрәфетдинова җырлый иде. Туктап, рәхәтләнеп тыңладым.Афәрин, Факия ханым, алга таба да җырлавың белән тамашачыга матур ял бүләк итәргә язсын! Алар тулы бер ансамбль белән иде. Нәсимә Гарифуллина җитәкләгән (сәнгать җитәкчесе Гүзәл Минхәирова) "Яшь йөрәкләр" ансамбле белән.Бар да шунда! Җырлыйлар, бииләр! Халыкның күңелен күрәләр. Менә шундый актив ветераннар алар! Ә кемдер сабантуена төшәргә дә иренә, яки нәрсә калган анда дип, бәрәңге чүбе утый. Ә "Яшь йөрәкләр" ансамбле кызлары бар нәрсәгә өлгерә! Шундый булырга кирәк!
https://www.youtube.com/watch?v=r_c7P1ne2XE
https://www.youtube.com/watch?v=cfiJh-Ihnsg
Румия Саттарова
Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/arca-sabantue-mizgellare
