События

Шушы яшемә җитеп, беренче мәртәбә тере космонавтны күрдем 14.06.2025

Шушы яшемә җитеп, беренче мәртәбә тере космонавтны күрдем

Райондашыбыз, журналист Риман Гыйлемхан яза. Фотода үзе.

Җирне ярату өчен, күккә менәргә кирәк

Шушы яшемә җитеп, беренче мәртәбә тере космонавтны күрдем, аның белән чәй эчеп сөйләшеп утырдым.

Ул СССР дигән зур илнең соңгы космонавты, Советлар Союзы Герое Анатолий Павлович Арцебарский иде. Аның ни өчен нәкъ менә Арчага кайтуын юлдашым Рөстәм Зәкуан үзенә генә хас итеп аңлатты: “Гани Сафиуллин музеена кайта ул. Үз героегызны онытып бетерә язып, Сарманга биреп куйган идегез бит инде. Ә хәзер аның нигезенә әнә нинди шәхесләр кайта”, – диде.

Үземә оят булса да әйтим: Рөстәм эшләгән оешманың егет-кызлары Иске Кишет авылында Гани Сафиуллин нигезен торгызу, музей ачу эшләре белән йөри башлагач, герой якташым турында Интернетта мәгълүматлар эзләргә тотындым. Һәм, ни гаҗәп, сайтларның берсендә якташым Арчада түгел, ә Сарман районында туган дип язылган иде. “Сарман кешесе” икәнен тагын берничә чыганакта күргәч, бөтенләй егылып китә яздым.

Бу инде шәхесләребезгә ихтирам-игътибар кимегән, аларны оныта барабыз дигән сүз. Хәтер ул һәрвакыт яңарып торырга тиеш, ул – яшәү нигезе. Хәтере беткән кешеләрне күргәнегез бармы? Андыйлар турында бездә “башы киткән” диләр. Андыйлар гади генә бер эшне дә башкара алмый, бер минут элек кенә ни әйткәнен оныта. Хәтере беткән халык та шул ук “башы киткән” кешегә әйләнеп кала түгелме соң?

Гани Сафиуллин музеенда космонавтны көткәндә әнә шул хакта уйландым.

Капка төбенә җыелган укучыларның шаулаша башлавы уйларымны бүлде, берсе: “Киләләр!” – дип кычкырды. Ашыгып, урамга чыктык. Менә ул – җирдән аерылып, галәм киңлекләрендә ярты елга якын яшәгән егет! Буйга әллә ни зур түгел, үзен бик тыйнак тота, әкрен генә, ашыкмый гына, сабыр гына сөйли. Берәү: “Карале, үзебезнең татар түгелме соң бу?” – дип куйды. Икенчесе, белдекле генә итеп: “Татарда “Арцебарский” дигән фамилия юк”, – дип каршы төшә башлаган иде, калганнары: “Бәлки ул Арчабарскийдыр”, – дип шаяртырга тотынды.

Украин егете Анатолий Арцебарскийны үз итәселәре, үзләренеке итеп күрәселәре килә иде якташларымның. Музейда да итәгенә ябышып дигәндәй йөрделәр, сораулар белән күмеп ташладылар. Хәтта космонавтларның нәрсә ашавы, гафу итегез, ничек “тышка чыгулары” белән дә кызыксындылар. Чөнки Җирнең тарту көче беткән урында уң як та, сул як та, ас та, өс тә юк бит, бөтен нәрсә очып йөри. Һәр сорауга җавап бирде кунак, 5 ай буе тюбиклардан теш пастасы сыман ризык ашауларын, унитазда тузан суыткычныкы сыман насос эшләвен дә әйтте. Ә иң беренче сорау, әлбәттә, ничек космонавт булу турында иде.

1961 елны галәмгә Юрий Гагарин очканда, Анатолийга нибары дүрт яшь ярым була. Әмма ул заманда гаҗәеп тоелган кием – скафандр, башына “СССР” дип язылган шлем кигән Гагарин рәсеме аңа шулхәтле тәэсир итә ки, космонавт булу теләге сабый күңеленә керә дә утыра. “Менә шул балачактан бирле үземне галәмгә очарга әзерли башладым”, – дигән иде Анатолий Павлович. Бу сүзләр яшь буынны тәрбияләү максатыннан чыгып кына әйтелмәгәндер. Кеше батырлыкка гомер буе әзерләнә, диләр бит. Арцебарскийның тормыш юлын нечкәләсәң, аның, чыннан да, эзлекле рәвештә үз максатына барганын чамалыйсың. Мәктәп елларында спорт белән ныклап шөгыльләнгән, күп укыган, урамга чыгарга да вакыты җитмәгән. Мәктәпне тәмамлап, совет армиясендә хезмәт итеп кайтуга, кая барыйм икән, дип аптырап тормаган ул, Харьков Югары хәрби авиация училищесына укырга кергән. Аннан соң Әстерхан өлкәсенең Актүбә шәһәрендә Авиация техникасын сынау һәм очучы-сынаучылар әзерләү үзәгендә укыган. 1988 елда Анатолий космонавтлар отрядына кабул ителә, ә 1991 елның 18 маенда галәмгә оча. Җирдән еракта – Союз ТМ-12” халыкара галәм комплексында һәм “Мир” орбиталь станциясендә биш айга якын очып йөри ул, 6 мәртәбә ачык космоска чыга, анда барлыгы 32 сәгать 17 минут була.

Укучылар космонавтны авыз ачып тыңлады. Алар өчен генә түгел без – өлкәннәр өчен дә гаҗәп иде аның сөйләгәннәре. Музей бүлмәсеннән ал бүлмәгә чыгып, Иске Кишет авылы китапханәсе мөдире, музейны карап торучы Гөлфия Габитова пешергән коймаклар белән чәйләп утырганда, галәмдә кешенең үз-үзен тотышы, тормыш-яшәеш турында уйланулары белән кызыксындым. Төпсезлектә-чиксезлектә 5 ай яшәү минем өчен гаять авыр, хәтта гайре табигый тоела иде. Бер уйлаганда, Анатолий Павлович галәм комплексында берьялгызы булмаган, 8 кеше идек, дүртесе – чит ил космонавтлары, ди. Шөкер, “психологическая совместимость”, ягъни бер-берең белән аңлашу-ярашу дигән төшенчә дә бар бит әле. Әмма галәмнең кырыс шартлары, көтелмәгән хәлләргә тару ихтималы булу аларны тату гаиләгә әйләндергән.

Анатолий Павлович: “Планетабыз кечкенә генә зәңгәр шар булып күренә иде. Мин аны еш кына үзебезнең космик корабль белән чагыштыра идем. Һәм галәмдә аңа да төрле куркынычлар яный бит. Шуңа күрә Җирне сакларга, яратырга кирәк, дигән уй күңелгә еш керде. Ә җирне, кешеләрне ярату өчен, минемчә, галәмдә яшәп карау кирәк”, – дигән иде. Аның бу сүзләре турында күп уйлап йөрдем. Бәлки, кайбер илләр җитәкчеләрен дә галәмгә очырырга кирәктер. Нәни генә зәңгәр шарчыкта ызгыш-талашсыз яшәү кирәклеге турында уйланмаслармы, диюем.

А.Арцебарский – алдан язганымча, СССРның соңгы космонавты, соңгы герое. Аннан соң Россия космонавтлары, Россия геройлары китә. СССР харәбәләре өстендә төзелеп килгән Россиядә узган тарихка тискәре мөнәсәбәт тә борчый иде кунакны. Бу уңайдан бер гыйбрәт тә сөйләде ул. Аңа, ачык космоска чыгып, 15 метр озынлыктагы күтәргеч кран кебек бер җайланманы кулдан җыярга туры килгән. Соңыннан шул җайламаның башына флаг эләргә эләргә уйлаганнар. Әмма нинди флагны? СССРның бетеп барган, яңа Россиянең туып килгән чагы. Уйлаганнар, уйлаганнар да СССР флагы элгәннәр. Соңрак, әлеге халыкара галәм комплексы турында төшерелгән фильм караганда шул флаг та күренгәч, бөтен космонавт-ветераннар күз яшьләре белән елаган.

Бәлки, бүгенге җитәкчелек акылына килер һәм элекке СССР шикелле куәтле бер ил барлыкка килер дип өметләнә Анатолий Павлович. Ни генә сөйләмәсеннәр, элек ил халыклары дус, тату яшәде. Узган тарих белән, кеше хәтере белән сугышуны туктатырга кирәк, ди ул.

Гани Сафиуллин музеена кергәч, кунагыбыз һәр экспонат янында озак-озак тукталып, уйланып торды. Юкса экскурсовод ролен башкаручы запастагы полковник, “Таттелеком” җитәкчесе Л.Шәфигуллинның урынбасары Рөстәм Гомәров аңа героебыз турында барын да тәфсилләп сөйләп барды. Мин исә Гани Сафиуллин белән Анатолий Арцебарский арасында ниндидер рухи бер бәйләнеш күрдем. Ике шәхес тә – Советлар Союзы Геройлары. Аерма шунда гына: берсе – галәм, икенчесе – җир батыры. Берсе, гомерен куркыныч астына куеп, галәмдә ил иминлеге өчен төрле тикшеренүләр алып барган булса, икенчесе туган җир азатлыгы өчен утка-суга кергән. Соңыннан уйларын бер җөмлә белән әйтте дә бирде кунак. “Вы – татары, великий народ, вы молодцы, своих героев не забываете”, – диде. Анысы дөрес үзе, әмма төрле хәлләр була бит. Ярый әле, тарихи хәтер сагында торучыларыбыз бар. Әгәр, мәсәлән, фидакарьләр Иске Кишеттә Гани Сафиуллин музее ачмаган булсалар, бу якка килү түгел, әйләнеп тә караучы булмас иде. Кая инде ул космонавт кайту!

Шунысын да әйтим әле: А.Арцебарскийны Арчага кунакка районның хәрби комиссары Алмаз Борһанов үзенең дусты, Россия Герое Дмитрий Сафин аркылы чакырган икән. Музей ачтың да – шуның белән тынычландың түгел бит әле. Элемтәче егетләр хәрби комиссариат, район хакимияте һәм башка оешмалар белән бергә музейның ничек яшәргә тиешлеген дә тәгаенләп куйганнар. Күптән түгел монда Россиянең төрле төбәкләреннән өч дистәдән артык офицер килеп шаккатып киткәннәр. Яшьләрне Гани Сафиуллин фатыйхасы белән музейдан армиягә озату да күркәм гадәткә әйләнде. Музей ул – тарихның бер мизгеле туктап, катып калган урын түгел. Тыңлый белгән кешегә кабер, истәлек такталары да күп гыйбрәтләр сөйли ала. Мәшһүр якташыбыз, язучы Мөхәммәт Мәһдиев исә музей турында: “Син картаймыйсың, син яңарасың гына”, – дигән булган. Әлбәттә, музей яңарып торсын өчен, эшләргә дә кимрәк. Рөстәм Гомәров, Казахстан архивлары белән элемтәгә кереп, Алматыда оешкан һәм Гани Сафиуллин җитәкләгән 38 нче укчы дивизия турында өстәмә мәгълүматлар туплаган. Аларны китап итеп бастырып, музейга куйганнар. Анда геройның беркайда да басылып чыкмаган фоторәсемнәре, “Личное дело”сына хәтле бар.

Кемнәр үткәннәрдән гыйбрәт алу, ватанны ярату хисләре тәрбияләү кирәклеге турында зур урыннарда, зур мөнбәрләр артына басып сөйләп йөри, ә кемнәрдер моны инде эшли.

Кунакларыбыз А.Арцебарский һәм аның белән Мәскәүдән килгән I ранг капитаны Александр Христофоров без инде күнеккән, үзебез өчен шулай тиеш, табигый дип санаган күп нәрсәгә сокланып йөрделәр. 40 йортлы Симетбаш авылы башында пьедесталга куелган, авыл халкының сугышта һәм тылда күрсәткән батырлыкларын гәүдәләндергән танк һәм тракторга да гаҗәпләнде алар. “Мондый нәрсәне бер авыл җирендә дә күргән юк иде”, – диделәр. Хәтнәгә баргач, урыс алпавыты П.Перцев каберлегенең, ул төзегән чиркәүнең төзекләндерелүен, Изге Чишмә янында мөселманнар һәм православныйлар өчен эшләгән гыйбадәтханәләрне күргәч, тагын бер кат шаккатылар. А.Христофоров: “Әгәр чит планета җан ияләре Россиягә килергә уйласа, иң элек Арчага төшәргә тиеш”, – дип куйды.

– Ә ни өчен? – дим моңа.

– Чөнки Арча – иң кунакчыл төбәк. Аннан соң сезнең депутатыгыз Шәфигуллин алар төшкән урында йә музей эшләтер. Һич югы истәлек ташы куйдырыр иде әле, – дип шаяртып та алды ул.

Шуны уйлап куйдым: җирне, кешеләрне ярату өчен, галәмдә булып кайту өстенә Арчага килеп китү дә кирәк түгел микән? Иманым камил, кунакларыбыз монда күргәннәрне дусларына-танышларына да сөйләрләр. Дан шулай тарала инде ул. Саубуллашканда кунаклар: “Дай бог, еще встретимся”, – диделәр. Ә без: “Амин, шулай булсын!” – дидек.

Риман Гыйлемханов.


Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/susy-iasema-itep-berence-martaba-tere-kosmonavtny-kurdem


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение