События

Хәсәншәех хоккей командасы Апас районыннан жиңеп кайтты 23.01.2016

Хәсәншәех хоккей командасы Апас районыннан жиңеп кайтты

Апастагы “Алтын алка” боз сараенда Хәсәншәех авылы хоккейчылары, Апас районының ике хоккей командасы белән очрашып, җиңү яулап кайтты.

Әлеге очрашуны Арча егете, Апас районы прокуроры, Хәсәншәех авылы кияве Ришат Шакиров оештырды. Безнекеләр Апасның “Бөркетләр” командасын 11:3, “Т-34” не 6:3 исәбе белән җиңде.

Хәсәншәех хоккейчылары инде берничә ел районның иң көчле командаларының берсе. Алар ел әйләнәсе Арча боз сараенда көчле командалар белән ярыша. Әле соңгы араларда гына 4 район командасы белән очрашып беренчелекне алып кайттылар. Команда өчен бөтен авыл җан ата.

— Безгә һәрдаим спонсырлык ярдәме күрсәткән “Ватан” агрофирмасы җитәкчесе Илнар Әхмәтовка, теләктәшлек белдергән җитәкчебез Апаз авылы җирлеге башлыгы Ринат Садыйковка, Апас командасы белән очраштырган, транспорт-юл чыгымнарын каплаган “Ватан” агрофирмасы җитәкчелегенә, якташабыз Ришат Шакировка зур рәхмәтебезне белдерәбез, — ди егетләр.

Без бу команда белән горурланабыз!  Аларга тагын да зур уңышлар телибез!

 Чыганак: http://arskmedia.ru


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение