События

Район мәдәният йортында Арча 5нче гимназиясенең чыгарылыш кичәсе узды 28.06.2025

Район мәдәният йортында Арча 5нче гимназиясенең чыгарылыш кичәсе узды

28 июньдә районыбызның барлык мәктәпләрендә чыгарылыш сыйныф укучылары кулларына аттестатлар алды

Арчаның 5нче гимназиясе укучылары өчен әлеге истәлекле көн район мәдәният йортында узды. Быелгы уку елын биредә 92 бала тәмамлады.

5нче гимназиянең унөч 11нче, җитмеш тугыз 9нчы сыйныф укучысы кулларына аттестат алды бу көнне.

Чыгарылыш сыйныф укучыларын гимназиянең директоры Нияз Муллахметов котлады.

«Олы тормыш юлына аяк басуыгыз белән котлыйм, укучылар. Сезнең алдыгызда яңа мөмкинлекләр ачыла. Үз юлыгызны буйлап, сайлаган уку йортларына керүегезне телим. Мәктәбебездә укуын дәвам итүчеләр белән киләсе уку елында очрашырбыз», – диде ул. 

Барлык имтиханнарны яхшы тапшырып, гимназия данына тап төшермәгәннәре өчен чыгарылыш сыйныф укучыларына рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Бәйрәмне әти-әниләр һәм гимназия укытучылары карады. Котлауларга, җылы теләкләргә, рәхмәт һәм мактау сүзләренә бай булды ул көн. Сәхнә түрендә чыгарылыш сыйныф укучылары тарафыннан берсеннән-берсе күңелгә үтеп керә торган чыгышлар әзерләнгән иде. Аларның һәркайсында укытучыларга, әти-әниләргә карата рәхмәт яңгырады. 

Укучыларны сыйныф җитәкчеләре белән беррәттән беренче укытучылары да котлады. 


Гөлнур Миннебаева

Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/raion-madaniiat-iortynda-arca-5nce-gimnaziiasenen-cygaryl...


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение