|
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
12.08.2025
Яңа Кырлай авылында «Ат көне» бәйрәме узды
Яңа Кырлайда быел 10 тапкыр узган «Ат көне»нең һәр ярышы зурлап оештырылган иде. Күпләр кызыксынып караган «Аударыш» аеруча халык күңеленә хуш килә кебек.
Кара-каршы ике атта җайдаклар көрәште. Билгә бәйләнгән баудан бер-берсен тартып төшерергә тиешләр. Быел өч авырлык үлчәве буенча көч сынаштылар.
70 кг кадәр авырлыкта 1 урын – Вильдан Ямангулов, 2 урын – Курса Почмактан Илнур Рамазанов, 3 урында – Илдар Гобәйдуллин.
90 кг кадәр авырлыкта 1 урын - Илнур Гобәйдуллин.2 урын - Инсаф Хөсәенов. 3 урын - Айнур Шәйхетдинов.
90 кгнан артык авырлыкта 1 урын - Илнур Әхмәтов. 2 урын - Алексей Мулендеев. 3 урын - Илнар Абдуллин.
Җиңүчеләргә кубоклар, медальләр һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.
Гөлнур Миннебаева
Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/at-konenda-atlarda-utyryp-korastelar
