События

Милли җыен кунаклары - Арчада 27.08.2025

Милли җыен кунаклары - Арчада

Бүген Милләт җыенының икенче көне Арча районында уза.

Җыен кунаклары берничә 3 төркемгә бүленеп, районның истәлекле урыннары белән танышалар.

Бер төркеме сәяхәтне Г.Тукай исемендәге педагогика көллиятеннән башлады. Көллият директоры Гөлнара Гарипова милли җыен кунакларын көллият белән таныштырды. Соңыннан укытучылар һәм укучылар катнашында концерт булды.  Кунаклар милли костюмнардан сәхнәгә чыккан егет һәм кызларга сокланып карады, рәхәтләнеп татар җырлары тыңлады, милли татар мохитына кереп чумды, һәр чыгыштан соң гөрләтеп кул чапты.

Арча педагогика көллиятендә милли җыен делегатлары "Әлифба" музеенда булдылар. Дамир Таҗиев аларны китап авторлары белән таныштырды.

Арча педагогика көллиятеннән соң безнең төркем ике автобуста Яңа Кырлайга юл алды. Биредә Гөлшат Сафиуллина аларны Габдулла Тукай музее белән таныштырды.

Милли җыен кунаклары Сәгьди карт йортында да булдылар Адилә Кәбирова кыска гына вакыт эчендә кызыклы күп мәгълүмат бирергә өлгерде. Ә Әхмәтхан бай йорты турында Гөлнур Шәрәфетдинова мавыктыргыч итеп сөйләде.


Гөлсинә Зәкиева

Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/milli-yen-kunaklary-arcada


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение