|
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
21.09.2025
Кәче авылның икенче зиратына бара торган юлны төзекләндерү эше алып барыла
Быел Кәче авылында үткән җыелышта авылның икенче зиратына бара торган юлны төзекләндерү мәсьәләсен күтәргәннәр иде. Яз, көз айларында аннан йөрү аеруча кыен, пычрак ерып йөрергә туры килә.
Әлеге зиратны төзекләндерү эшләрендә Миндияр Хөснетдинов белән Фоат Закиров башлап йөрүчеләр булган. Андый игелекле кеше юл мәсьәләсен хәл иткәндә табылган. Ул – Галимов Тәүфыйк Илдар улы, “Ремстроймост“ ширкәте җитәкчесе. Бик күп игелекле гамәлләр башкара, махсус хәрби операция зонасындагы якташларыбызга гуманитар ярдәм оештыруга зур өлеш кертә.
Зират юлын салуны үз өстенә алам дип әйткән дә, эшне башлап та җибәргәннәр. Авыл халкына да рәхмәт, булышучылар күп, акча җыеп та өлеш керткәннәр. Тигезләп, дамба күтәреп, вак таш түшиләр, менә дигән юл булачак!
Район җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов та юл төзелешен карап Тәүфыйк Галимовка рәхмәт әйтте.
Ильяс Фәттахов
Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/kace-avyly-xalky-raxmat-ukyi
