События

«Арча Хәбәрләре» редакциясе - «Иң яхшы дизайн» номинациясе җиңүчесе 22.09.2025

«Арча Хәбәрләре» редакциясе - «Иң яхшы дизайн» номинациясе җиңүчесе

«Арча хәбәрләре» газетасының баш мөхәррире Исрафил Насыйфуллин һәм дизайнер Алия Мостафина «Иң яхшы дизайн» номинациясендә өченче урынны алдылар.

15-21 сентябрьдә Сочида «Бөтен Россия – 2025» XXIX заманча журналистика форумы уза. Бу медиасфераның иң зур вакыйгасы, анда бөтен илдән массакүләм мәгълүмат чаралары  вәкилләре яңа трендлар турында фикер алыша. 

Биредә «Татмедиа» АҖ вәкилләре профессиональ иҗади конкурс лауреатлары һәм дипломантлары булдылар.

«Арча хәбәрләре» редакциясенең баш мөхәррире Исрафил Насыйбуллин бу көннәрдә Сочидагы форумда катнашып, массакүләм мәгълүмат чараларындагы яңа технологияләр һәм төп таләпләр белән танышты. 

Бүген филиалыбыз иҗади конкурс җиңүчеләре арасында бүләкләнде. «Иң яхшы дизайн» номинациясендә җиңү яулаучы баш мөхәрриребез Исрафил Насыйбуллины һәм газета версткасы белгече Алия Мостафинаны чын күңелдән котлыйбыз. 


Гөлнур Миннебаева

Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/arca-xabarlare-redakciiase-in-iaxsy-dizain-nominaciiase-i...


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение